Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ач хәлен тук белми

20 Июль 2016 1203
Кешенең табигате шундый – “көтү”дән аерылып чыгучыларны яратмый ул.
Тормышың сизелерлек яхшырып киттеме – кырын карашларны, дошманнарың артуны көт тә тор. Шуңа күрә артык малыңны урамга чыгарып селкемичә, шапырынмыйча яшәвең хәерле. Чит илдә бу сабакны күптән үзләштерделәр инде. Мәсәлән, Нью-Йорк урамында янәшәңнән сәләмә киемле берәү узып китә икән, бу кеше турында берәү дә өс-башына карап фикер йөртми. “Монда дөньяның иң бай кешеләрен дә халык арасында, урамда яки метрода күрергә мөмкин. Америкада байлар үзләрен бик гади тота”, – дип сөйләгән иде бер танышым. Дөрес, бу илнең тарихына күз салсак, кайчандыр акчалы кешеләрнең үзләрен шактый өстенлекле тотуын, хәерчегә ачык йөз күрсәтмәвен күрәбез. Ләкин Америка бу мин-минлек чиреннән инде узган гасыр башында – 1910-20 елларда ук котылган. Европаның бай илләрендә дә шул ук хәл – анда байларны урта хәллеләрдән тиз генә аерам димә... Киенүләре дә бер чама, үз-үзләрен тотышлары да.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

P.S. Бу турыда тулырак “Акчарлак” газетасының 21 июль көнне чыгачак 29нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Февраль 2020 12:35 2535
3 Февраль 2020 13:02 1834
ӨСКӘ