Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

90 яшьлек Маһирауза апаны әби дияргә тел әйләнми

28 Февраль 2019 965
Туган көне уңаеннан Маһирауза апа Нургалиева белән күрештек. Күз алдына китерегез, 90 яшь! Әйтүе генә ансат... Иңнәренә төшкән сынауларның очы-кырые, саны юк. Сугыш еллары, югалтулар, авыр хезмәт юлы аша үткән гомер... Шуңа да карамый “Аллага шөкер” дип кенә тора үзе.
Кызы, Гөлчәчәк апа:

– Безгә өендә бер эш тә эшләтми әни. Үзе җыештыра. Кибетләргә, базарга да үзе йөри, җаны теләгәнен сайлап алып кайта, – ди.

– Аяк-куллар йөреп торганда, көче­бездән килгәнен үзебез эшлибез әле. Өеңне кеше җыештырса, кирәк әйбереңне табар өчен кабат аларга шалтыратып сорарга туры килер иде, – дип, Маһирауза апа да сүзгә кушыла.

Ул бик актив тормыш алып бара. Атна саен күп итеп пирог пешереп, күрше­лә­рен, оныкларын сыйларга ярата икән.

– Әле җәй көне бабай белән бакчадан кайтып кермиләр, – ди кызы Гөлчәчәк апа. – Җиләккә йөриләр. Барыбызга да чиләге-чиләге белән тутырып җир җиләге алып кайталар...

Ике кызы, дүрт оныгы һәм оныкчык­лары бар икән Маһирауза апаның. Үзе 1929 елның 6 январенда Биектау районы Татар Урматы авылында туган. Әтисе – Нуриәхмәт, әнисе Саҗидә исемле, Маһирауза апа исә беренче бала булган.

– Җиде бала туган идек, икесе үлде, – дип сөйли ул. – 1941 елның 25 сентябрендә әтигә повестка килде дә шул көнне үк сугышка алып киттеләр үзен. Беренче сентябрьдә энебез туды. Шулай итеп, әти сугышка киткәндә бишәү калдык. Миңа ул вакытта 12 яшь иде. Кечкенәдән төрле эштә эшләргә туры килде. Чүп тә утадык, урагын да урдык. Көндез сортировкада йөрибез, көлтә бәйлибез. Төнлә шул көлтәләрне агач носилкалар белән икешәр кеше тотып эскерт салган җиргә ташыйбыз.

– Тәүлегенә ничә сәгать эшләдегез? – дип сорыйм.

– Кем санаган инде аның сәгатен, балам. Ул вакытта акчага эшләмәдек бит. Эш көне булсын дип шатлана-шатлана йөрдек. Гаилә ишле. Мин – олысы. Әни авыру. Эшли алмый. Кечкенә энемне арбага салып кәнсәләрдә охран торды. Хезмәт көне язмасалар паек булмый, ә яшәргә кирәк...

Ул чагында кышын авыл халкын урман кисәргә “вербовать” иткәннәр. Бармаган кеше акча түләп калырга тиеш булган. Әнисенең түләргә мөмкинлеге булмагач, 16 яшьлек кыз кышкы салкыннарда урман кисәргә чыгып китә. Ирләр арасында бу авыр эштә алар бары 4 кыз бала булалар. Үзенең беренче медален дә Маһирауза апа 1947 елны шушы хезмәте өчен ала.

Сугышка киткән әтисе исә хәбәрсез югала. Аннан бары тик юлда язган өч хаты гына килеп кала.

21 яшендә колхоздан рөхсәт алып Казанга китә Маһирауза апа. Ул чагында паспортны укырга керүчеләргә генә бирәләр. Шуңа күрә иптәш кызы белән “счетоводка, укытучылыкка укыйбыз” дип ышандырып китә болар. Казанга килгәч, СК заводының “эшчеләр алабыз” дигән белдерүенә юлыгалар да паспортларын шунда тапшыралар.

Кадрлар бүлегендә кызлардан:

– ОКСКа керәсезме, төзелешкә барасызмы? – дип сорыйлар.

– Төзелешкә бармыйк инде, ОКСКта эшлик, әйдә, – дип хәл итә кызлар.

Нәтиҗәдә, аның икесе дә төзелеш булып чыга. Завод тулай торактан бүлмә бирә үзләренә.

1950 елда кияүгә чыга Маһирауза апа. Шул вакытта төзелештән китеп, резин итекләр җитештерә торган заводка урнаша. Анда 14 ел эшли. Ике кыз үстерә. Сәламәтлегенә зыян килеп тәне бозыла башлагач, заводтан китәргә була. 20 ел кибетче булып эшли. Пенсиягә дә кибеттән чыга. Әмма өйдә утырырга теләми. Казан Мәдәният институтына ашханәгә кассир булып урнаша. Аннары бер кафеда кассада эшли. 82 яшендә балалары бик ачуланганга күрә генә эштән туктый.

– Күпне күрергә туры килде. Ләкин зарланырга яратмыйм. Аллага шөкер дип булган гомеремә, саулыгыма сөенеп яшим. Балаларыма рәхмәт. Бәхетле әни, бәхетле әби булдым.

– Үкенечләр калмадымы? – дип сорагач, уйланыбрак калды Маһирауза апа.

– Юк. Калмады. Әти сугышка киткәндә: “Авылдашлар, без җиңеп кайтабыз. Карчык, балаларны укыт!” – диде. Укымаганыма гына үкенәм. Анысына да үзем гаепле.

– Шуңа күрә кызларыгызны укытырга тырышкансыз инде...

– Аллага шөкер, икесенә дә югары белем бирдек. Ирем Әсхәт 51 яшендә үлеп китте. Ул вакытта олы кызым укуын тәмамлаган, кияүдә, ике баласы бар иде. Ә кечкенәсе беренче курста гына. “Сезгә авыр була бит. Укуны калдырып эшкә керергәдер бәлки?” – диде. Үкенерлек булмасын өчен тырыштым. Берүзем укытып кияүгә бирергә туры килде кечесен.

– Ә Исмәгыйль абый (икенче ире) белән озак торасызмы? Аның белән ничек таныштыгыз?

– Ирем үлгәнгә биш ел иде танышканда. 38 ел бергә торабыз инде бабай белән дә. Майда 80 яшь тула үзенә.

Сынауларга чыныккан күңелнең кылларын югалтулар барыбер телә тора. Ирен, сеңелләрен, энеләрен, хәтта оныгын да соңгы юлга озаткан Маһирауза апа никадәр сабыр булмасын, сөйләгәндә керфекләре дымланып, күз читләре кызарып ала.

– Үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Түзәсең инде. Ходай сабырлыктан аермасын. Калганнарның сәламәтлеген биреп, бала хәсрәтеннән сакласын. Миннән алда балалар китмәсен. Безне искә алучы булып калсыннар иде, – дип, сер бирми генә күзен сыпырып ала да, кабат елмаеп, сүзне читкә алып китә Маһирауза апа.

Тормышка мәхәббәте, энергиясе ташып торган 90 яшьлек ак яулыклы бу апаны әби дияргә тел дә әйләнми. Оныклары белән оныкчыкларына, кызларына бер куаныч булып, таза-сау булып, рәхәтләнеп яшәргә язсын үзенә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1145
ӨСКӘ