Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

84 яшьлек Хәсән Әхмәтшин:“Велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә файдасын күрәм”

3 Октябрь 2014 1262
Еш кына туй табыны артында яшь парларга тигез картлык телиләр. Дөрес, ул тигез картлыкка җитү түгел, бергә ике-өч ел да яшәмичә аерылышучылар да күп хәзер. Ә менә Теләче районы Баландыш авылында гомер итүче Әхмәтшин Хәсән абый белән Мөслимә апа нәкъ менә шул матур, тигез картлыкның асыл үрнәген гәүдәләндерә.

Үзләреннән: “Матур яшәдегезме?” – дип сорагач, “кешечә” дип елмаеп җавап кайтардылар. Бергә яши башлауларына тиздән 60 ел була аларның. Дүрт бала үстергәннәр. Кызганыч, бүген шуларның икесе генә исән-сау. Җиде оныклары бар икән.

Аларга күз ташлыйсың да, 18 яшьлек егет-кыз белән аралашкандай буласың. Бер-берсенә назлап кына карыйлар да, тыйнак кына елмаеп куялар.

Ә менә Хәсән абый чынлап та егетләрдән калышмый. 84 яшендә дә рәхәтләнеп көн саен велосипедта җилдерә ул.

– Көнгә сәгать ярым йөреп кайтам. Тәнгә менә дигән зарядка! Карчыкның йомышларына да шуның белән генә барам. Кыш көне җәяү йөрим, – ди ул.

– Сәламәтлеккә дә зарланмыйсызмы?

– Аллага шөкер әле. Карчыкка: “Даруларыңны җыеп куй, миңа алар кирәкми”, – дип кенә торам.

– Хәсән абый, кайларда эшләдегез соң?

– 1949 елны Донбасска китеп, 10 ел шунда шахтада эшләдем. Авылга кайткач төрле эшләрдә хезмәт куйдым. Кая кушалар – шунда йөрдем.

– Хәзер тормыш – җәннәт кебек. Бар да бар. Без генә картайдык. – дип сүзгә Мөслимә апа кушыла. – Элек 80 чиләк бәрәңге утырта идек. Аннан 40ка, соңыннан 20гә калдырдык. Быел менә 5 чиләк кенә утырттык. Олыгаюны шуннан аңла инде син. Үзебезгә ашарлык кына суган, помидор үстерәбез. Күп эш бабай өстендә инде хәзер.
“Әйдәгез, икегезне бергә фотога төшереп алыйм”, – дигәч, Мөслимә апа: “Кирәкмәс, без инде хәзер матур да түгел. Оныкларым да килгән саен “челт” итеп шуның белән җәфалап бетерә”, – дип карышып маташты. Соңыннан, яраткан карты янына килеп утыргач, ризалык бирде үзе тагын.

Нәзилә ХУҖИНА
Казан – Теләче – Казан
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1676
16 Март 2020 12:44 1619
10 Март 2020 11:23 1588
ӨСКӘ