Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"6 урынлы саннан торган акча тәкъдим иткәч, ризалаштым"

26 Январь 2016 1707
Яшь рэпер Илназ Габидуллин белән социаль челтәрдә таныштык. Дөресрәге, аның "Вконтакте" сайтындагы "Кызык-мызык" (http://vk.com/kizik_mizik) төркеме аша.
– Илназ, ни өчен төркемне сатарга булдың?

– Узган елны саттым. Сатар алдыннан бума ютәл белән авырып, хастаханәдә ятарга туры килде. Кыйммәтле даруларга акча кирәк булды. Шул вакытта миңа "Төркемегезне сатып алсак буламы?" – дип яздылар. Башта уйлармын, дидем. 6 урынлы саннан торган акча тәкъдим иткәч, ризалаштым. "Кызык-мызыкны саткач, кызык кына хәл булды. Төркемне сатудан кергән акчаны әнигә кайтарып бирдем. Әни курыкты. "Улым, шулхәтле акчаны каян алдың? Начар юлда йөрисеңдер әле?" – диде. Барысын да аңлаттым. Аннары сөенде инде.

Эльза ГАЗИЗОВА

P.S. Илназ Габидуллин "Кызык-мызык" төркемен кайчан һәм нинди нинди максатлар белән ачкан? Рэпер үзе кайсы яктан? Гаиләдә ул ничәнче? Менә шушы сорауларга тулы җавапны "Акчарлак" газетасының 28 январь көнне чыгачак 4нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ