Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“23 яшьлек улымны урманда агач басып үтерде”

3 Апрель 2015 1505
“Егыласымны белгән булсам, алдан салам түшәп куйган булыр идем”, – дияргә ярата безнең халык. Буа районы Кишер Аксуында гомер итүче Хәдия апа Хәсәнова да бу сүзләрне минут саен кабатларга мәҗбүр. Хәленнән килсә, шул җиргә хәтфә булып үзе ятар иде ул.

“Иремне югалту да онытылмаган әле”

Атна буе пошынып, төннәрне керфек тә какмый үткәрә ана. Гомер булмаганны, уртанчы улы Илшат артыннан күләгә кебек ияреп йөри, аңа барып сарыла, кочаклый, үбә. Гүя, бик тиздән алтын баганасын югалтасын белә ул. Ана күңеле алдан сизенә: көннәрдән бер көнне урманга агач кисәргә киткән җирдән җансыз гәүдәсе генә кайта Илшатның.

Мин кайгы килгән йортның ишеген шакыганда Илшатның 51ен укытып, әле таралышырга да өлгермәгәннәр иде. Борчуым өчен гафу үтенеп, өйләренә уздым. Әмма Хәдия апа мине якын туганыдай каршы алды. Сөбханалла! Безнең татар хатын- кызларының чыдамлыгына, сабырлыгына тагын бер кат таң калдым. “Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә”, дигән әйтем бик тә туры килә аңа. Беләм, күңелендә әллә нинди уйлар бураныдыр, тик сыкрый-сыкрый түзә Ана йөрәге...

Шулай да канаты каерылган Хәдия апаның йөрәген парә-парә телмәс өчен, фаҗига булган көн вакыйгаларын кинәт сорарга кыймадым.
– Мин тумышым белән шушы авыл кызы, – дип башлады сүзен танышым. 18 яшемдә Равил исемле егеткә кияүгә чыктым. Сигез елдан соң көттереп кенә беренче балабыз Раил дөньяга аваз салды. Аннан соң бер елдан Илшатны, дүрт елдан соң Илназны алып кайттык. Белемем булмагач, колхозда гына хезмәт куйдым. Ирем алдынгы комбайнчы иде.

Парлы канат белән 25 ел гына яшәп кала Хәдия апа. Сигез ел элек сөекле ире начар авырудан вафат була. “Тормыш арбасына ничек тә җигелергә кирәк, башны ияргә ярамас, тормышны таркатмыйм”, – дип, күпләп мал-туар үрчетә башлый хатын. Сагышларын алар янында баса, ихтыярсыз аккан күз яшьләрен дә малкайлары янында коя. Терлек күп булгач, азык-төлекне дә гел юнәтеп торырга кирәк бит. “Һаман кешегә ялынып булмас, капка төбендә машина тик тора”, – дип “права”га укырга була ул. Менә шунда инде аңа язмыш тагын бер тапкыр елмая: хатыны вафат булган Ирек исемле ир белән танышып, никах укытып куялар.

“Илшатка агач төшкән”

Инде тормышлар җайланып кына киткәч, кайгы килеп тагын ишек шакый.

18 январь иртәсе. Сәгать иртәнге җиденче яртылар. Хәдия ханым сөт тапшырырга чыгып баса. Шул вакытта капкадан Илшат та күренә. Әнисенә бер сүз дәшмичә йөгерә-атлый китеп бара ул. “Кая барасың?” – дигән сорауга да ишетелер-ишетелмәс кенә: “Шулай кирәк”, – дип җавап бирә.

– Хәмзә исемле эшмәкәр агач җиһазлар ясау белән шөгыльләнә. Илшат шунда хезмәт куйды, – ди Хәдия ханым. – Тик күптән түгел Хәмзәләр берниләре калмыйча янганнар иде. Аның өчен бик борчылды инде улым. Көн саен барып ярдәм итте. Алдагы көнне генә станокларны буяп кайткан. Бер көн дә эшли алмады шул станокларда, бәбкәчем. Бу иртәдә шундадыр дип белдем, ә ул урманга киткән икән. Ләйсән һәм Җәүдәт Галәветдиновлар йорт салырга йөри. Алар булышырга чакырган, күрәсең.

Сәгать берләр тирәсендә мичкә утын өстәргә бардым. Кулымда – өч пүлән утын. Ул минем өч малай дигән сүз бит инде. Икенче пүләнне тыкканда кылт итеп исемә Илшат килеп төште. “Һай, улым, Илшат, исемең дә матур бит, шуны шалтыратып әйтим әле”, – дип телефонымны алсам, зарядкасы беткән. “Ярар, зарядкага куйгач шалтыратырмын”, – дим. Өйгә кергәнче тегермәнне кабызып, он тарттырырга уйладым. Шул вакытта Ләйсән килеп керде дә: “Илшатның башына сухостой (тамырында корыган агач) төшкән, хастаханәгә алып киткәннәр”, – диде. Утын кочаклап, аны уйлаганда җан биргән вакыты булган икән мескенкәемнең, – дип күз яшьләрен түгеп алды әни кеше.

“Үлгәндер” дигән уй башына да килми ананың. “Кайсы җиренә зыян килде, нык сызланамы икән?” – дип күңеленнән газизен уйлап бара ул. Әмма өметләре акланмый. Хәдия апа Чуашстанның Яльчик хастаханәсенә улы янына барып җиткәч үк, газизенең үлү хәбәрен җиткерәләр. Бу кайгыга түзми ана, аңын югалтып җиргә егыла.

“Саубуллашуым булган икән”

Бер-ике ай элек төшендә сыңар аяк киемен югалтуын күрә танышым. Әмма ул моны ирен җуйганга гына кергән дип уйлый. 24 яшьлек типсә тимер өзәрдәй егет вафат булыр дигән уй ялгыш кына да килми аның башына. Тик, әйткәнемчә, соңгы арада Илшатны күз карасыдай саклый ул.

– Бер сеңлем Апас районы Кызыл-Тау авылында яши. Кичтән улыма: “Әйдә, шунда барыйк әле”, – дидем. “Юк, мин эшкә чыгам”, – диде ул. Гүя мин аны шул бәхетсезлектән сакларга тырышканмын инде. Ул бармыйбыз дигәч, үз-үземә урын таба алмадым. Елыйсым да килә, үз алдыма да сөйләнәм. Эчем пошуына түзә алмагач, бүлмәдән залга чыгып яттым, – ди әни кеше.

– Мин дә менә шунда утырган идем. Ишектән ике тапкыр килеп карады бу безне. “Ник керми икән?” – дип аптырадым, – дип елый-елый сүзгә дәү әниләре кушылды.

Шул арада Илшат урамга чыгып китә дә машинасын кабыза. Хәдия апа да йөгереп аның артыннан чыга. “Беркая китмим”, – дип әнисенә ияреп керә ул. Әмма әнисе күрмәгәндә янә чыгып китеп, Рушан исемле иптәш егетенә барып килә.

– Кай арада кереп киенгән! Ходай күрсәтмәгәндер инде миңа, хушлашып килсен, дигәндер. Шуннан кайткач, чәй эчәргә утырды. Мин аның яныннан үтеп аш пешерү бүлмәсенә кереп барганда, кинәт бардым да кочакладым моны. “Нишлисең, әни?” – ди бәбкәчем. “Мин сине яратам бит, улым”,– дим моңа. Чәчләреннән үптем, борынын кыстым. Сөеп туйгач та тагын бер барып яратып килдем. Саубуллашуым булган икән, – ди Хәдия апа.

20 январьда кияүгә чыгуына 35 ел булган көнне улын югалта Хәдия ханым.

“Әни, мин өйләнергә телим”

Агач эшенә керешкәнче, Буада автосервиста да эшләп ала Илшат. Кайтып йөрергә иптәш булсын дип, Хәдия ханым үзе дә “Семейный Бум” үзәгенә җыештыручы булып урнаша. Әнә шулай һаман җил-давылдан саклап, яклап, үз канаты астында йөртергә тырыша ул аны. Тик саклап кына бетерә алмый шул.

– Сервиста эшләгән өчен юньләп акчасын да түләмәделәр. “Миңа аның акчасы да шуның кадәр генә, өйрәнү-күнекмә үзем өчен кирәк, хәзер машинаны башыннан аягына кадәр сүтеп-җыя алам”, – дия иде. Бар белгәнен үзе белән алып китте, – дип яшь коя ана.

Әни кеше белән ир бала сердәшләр булмый инде ул. Илшат та әтисе урынына калган Ирек абыйсын якын күрә, ярата. Әмма вафатына ике-өч көн кала, Илшат әнисенә үзенең эч серен чишә:

– “Әни, мин болай йөреп туйдым”, – диде ул. Бу сүзләрдән куырылып киттем. Өйләнергә тели икән, балакаем. “Йөргән кызың бармы соң?” – дим. “Син каршы булмасаң, Зиләне алам”, – ди. Беренче йөргән кызы иде ул аның, тик аның хәзер егете бар. “Мин сорап барсам, миңа чыга ул”, – ди, үзенең күзләре яна. “Улым, әзрәк хәлләник инде, әле акча да юк бит”, – дим. Үзе дә ризалашты. Шул көнне үк Зиләгә шалтыраткан, ә трубканы егете алган. “Бәхетле булыгыз!” дип язып җибәргән”, – дип елады Зилә мәете өстендә.

“Бу эшне ябарга юл куймыйм!”

Әнисе улын саксызлык аркасында вафат булган дип барса да, кияүләре моны танырга теләми. Эшнең асылына төшенергә, барысын да ачыкларга ниятли ул. Отставкадагы опер-уполномоченный Алексей Лепешкин моның өчен Мәскәүдән үк кайткан.

– Үлгән көнне дә, икенче көнне дә урманга бардык, – диде ул. – Кан эзләрен фотога да төшердем. Күкрәк читлеге, кабыргалар сынган, башына зыян килгән дигән нәтиҗә ясадылар. Агачның ничә метрдан төшкәнлеге дә мәгълүм. Курткасының ике җиңе дә ертылган. Әле һаман тикшерү эшләре бара. Башта бу эшне Апас прокуратурасы карады, хәзер Кама Тамагыныкына тапшырдылар. Ә вакыт һаман бара. Ничек кенә булмасын, бу эшне яптырырга юл куймаячакмын!

Соңгы сүз

Алексей Лепешкинның әлеге кыю адымы белән килешәм. Ни булса да, дөреслекнең күзенә карарга, чияләнгән төеннең очын табарга тырышырга кирәк. Алайса, үлгән кеше гаепле булып калган очракларны күреп, язып туйдык инде. Әмма дөреслекне белгәч тә, Хәдия апаның иңнәренә канат үсәр дип уйламыйм. Югалткан улын кәгазьдәге язулар гына кире кайтара алмас шул. Бәла-каза агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри. “Иреңне урманга җибәрү – сугышка җибәрү белән бер” дия иде мәрхүм дәү әни. Шуңа күрә, агач кисү өмәләрендә аеруча сак булыйк!                                

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Буа – Кишер Аксуы – Казан
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1025
28 Август 2019 15:23 725
ӨСКӘ