Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

21 яшьлек егет “инстаграм” аша 100 мең cум акча эшләгән

26 Август 2016 1972
Хәзерге яшьләргә акча эшләүнең юллары ачылып кына тора. Күтәреп төшерәсе дә юк. Кулыңда берәр гаджет булса, әзрәк интернетны чамаласаң, анда утырырга вакытың да булса, рәхим ит! Әлбәттә, бераз башың эшләү дә кирәк.
Шундый яшьләрнең берсе белән таныштырасым килә. Татарстанда яшәүче 21 яшьлек Булат Нәҗмиев “инстаграм”да франшиза юлы белән март аенда 100 мең сум акча эшләгән.

– Булат, иң элек франшиза сүзенә аңлатма биреп китик әле.

– Франшиза – ул син һәм билгеле бер сәүдә төркеме арасындагы килешү. Аңа ия булсаң, компаниянең брендын кулланып, бизнесыңны үстерә аласың. Аны сатып алсаң, бизнес эшендә җиңелрәк – шундук тәҗрибәң була. Чөнки еш кына нульдән башлаган кешеләр ике елдан соң ук конкурентларга каршы тора алмыйча, артка чигенергә мәҗбүр була. Минем бу эшкә керешкәнче акчам юк иде. 150 меңне кешедән алып торып, франшиза сатып алдым.

– Бүген барыбыз да “инстаграм”да утырабыз. Көн дә фотолар куябыз. Ә менә акча эшли белмибез. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Мин башта сәгатьләр саттым. Ләкин ул эшкә күңелем ятмады. Товарны алу, почтада чират тору... Бер елдан соң җаныма якын эш таптым. Элек мин “инстаграм”ны ашаган ризыкларны фотога төшереп, шуны куеп утыру урыны гына дип саный идем. Баксаң, ул акча эшләү өчен менә дигән мәйдан икән!
Башта клиентлар эзлибез һәм аларга шушы ук “инстаграм” аша үзләренә клиент табарга булышабыз. Гадәттә, төрле сату нокталары, кибетләр белән эшлибез. Шуннан бер айга килешү төзибез. Абонент түләве 10-30 мең тирәсе чыга.

Анысы эшнең катлаулылыгына һәм әлеге кибетләргә нинди нәтиҗә бирә алуыбызга бәйле. Шулай ук керемнән процентлар алу юлы белән дә эшләп була. Әйтик, бер клиентка март аенда 425 меңлек чиста керем керттек. Шуның 85 меңе миңа булды. Башка клиентларым да бар иде. Шулай итеп, март аенда 102 мең сум эшләп куйдым. Дөрес, әлегә ай саен 100 мең эшләмим. Тәҗрибә җитеп бетми. Бизнес системасын дөрес итеп җайларга кирәк. Күп клиент алсам, акчам күбрәк була анысы. Ләкин аларга яхшы нәтиҗә бирә алмыйм. Ә болай аена уртача 50 мең сум кереп бара.

– Эшегез нидән гыйбарәт? Төгәлрәк аңлатып кит әле.

– Минем вазыйфама “инстаграм”да утыручыларны чәчәк кибетләренең аккаунтына җәлеп итү керә. “Подписчик” җыюның махсус программалары бар. “Подписчик”ларыбыз күбәйгән саен, база барлыкка килә. Алар товарларны, акцияләрне карап бара. Кесәсеннән телефонын чыгарып, шунда ук үзенә ошаган чәчәккә заказ бирә ала. Шулай ук конкурслар уздырабыз, башка эре “инстаграм” аккаунтларында үзебезне рекламалыйбыз. Казан, Питер һәм Түбән Новгородтагы чәчәк кибетләре белән эшлим. Хәзер инде чәчәк бизнесы турында күп нәрсә беләм. Айга күпме акча эшләүләреннән дә хәбәрдармын. Тиздән маркетинг агентлыгы ачарга йөрим.

– Син әле бик яшь. Берәр кайда укыйсыңдыр?

– Әйе. Ике университетта укыйм.

– Эшләп тапкан акчаңны нәрсәгә тотасың?

– Акча туздырырга тырышмыйм. Гадәттә, аны бизнес эшенә тотам. Үзем өчен алган бердәнбер кыйммәтле әйбер – кулымдагы “айфон 6S” телефоны.

– Үзең кайсы як егете буласың?

– Казанда туып, Буада үстем. Хәзерге вакытта әнием һәм әбием белән Казанда яшим.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ