Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

200 меңлек капкалар ничек эшләнә?!

23 Июнь 2020 749
Кечкенәдән рәсем белән мавыккан бөтен кеше дә рәссам булмый, билгеле. Ләкин күңел нәфислеккә, сәнгатькә тартыла икән, моннан беркая да китә алмыйсың. Олы Кукмарадан Илдар Габитов агач осталары нәселеннән. Кечкенәдән тимерчелек белән кызыксынса да, аграр техникумга укырга керә үзе. Нәтиҗәдә, алган белеме буенча бер көн дә эшләми. “Безнең күрше капкалар ясый иде, мин гел бу һөнәргә кызыгып, өйрәнеп үстем, башка эшкә кул ятмады”, – ди. Беркавым кешегә ялланып эшләгәннән соң үз эшен булдырган Илдар.
– Капкаларыгызның бизәлеше үзенчәлекле, проектын кем эшли?

– Үзебез. Башта акбур белән рәсемнәрен ясыйбыз, шуннан сызымнар әзер булгач, тимерне эшкәртәбез. Клиентлар үзләрендә эксклюзив рәсемле капкалар булуын яраталар дип беләм, әллә безгә генә шундый нәзакәтле, зәвыклы кешеләр туры киләме... Аннан соң кеше эшен дә кабатлыйсы килми. Монда иҗади яктан күңелгә рәхәтлек бирә торган бер момент туа торгандыр. Рәсемгә осталык кечкенәдән үк бар иде, табигый бер сәләтме ул, күңел халәтеме шунда, әйтә алмыйм.

– Бик кыйммәткә төшә торгандыр мондый капкалар?

– 200 меңлекләрне эшләгән бар. Иң арзаннары 30ар мең тирәсе була. Капканың зурлыгыннан, заказ ясаучының теләкләреннән тора бәя. Һәркем үз “юрганына карап” чамалый анысын. Сыйфатлы, матур әйбер арзан була алмый...

***
Әңгәмәне тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак , 25 нче саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 2025
12 Октябрь 2020 09:36 1373
5 Октябрь 2020 10:16 1343
ӨСКӘ