Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

19 яшьлек Гөлинәнең үлемендә табиблар гаеплеме?

26 Декабрь 2013 2054
Чистай кызы Гөлинә Галәвет­динова 21 ноябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә бала таба. 4 көннән соң яшь әни үз теләге белән бала табу йортыннан чыга һәм әниләре янына, Чистайга кайтып китә.
2 декабрьдә Гөлинәнең хәле авырая. Берничә көннән аны Казанга алып китәләр һәм операция ясыйлар. Казан табиб­лары 19 яшьлек кызга сепсис дигән диагноз куя. Бозык кан яшен тизлегендә бөтен организмга таралган, коткарырга инде соң була. Сау-сәламәт бәби табып 15 көн узгач, Гөлинә хастаханәдә үлә.

Гөлинәнең якыннары һәм ире Реназ мондый хәлнең килеп чыгуында табиблар гаепле дип саный. Чистай табиблары яшь әнигә үз вакытында төгәл диагноз куя алмаган. Башта ангина, аннары пневмония дигәннәр. Ә чынбарлыкта Гөлинәнең чире аналыкта була. Реназ хатынының үлеме белән килешергә теләми. “Надан һәм дорфа район табиб­лары җәзасын алырга тиеш”, – ди ул.

– Гөлинә бәбине Түбән Камадагы бала табу йортында тапты, – дип сөйли Реназ Галәветдинов. – Мин үзем шунда эшлим. Түбән Кама шәһәрендә фатир снимать итеп тора идек. Әниләр авылда, Чистай районында яши. Гөлинә бәби тапкач ук зарланды: “Бәбине табып, бер сәгать узуга, аны кулыма китереп тоттырдылар. Хәлем авыр иде, “бер сәгатькә булса да алыгыз инде баланы”, дидем. Ә алар “үзең таптың, үзең кара”, – диләр. Шулай 4 көн буе бәби белән яттым. Беренче балам бит, бернәрсә дә белмим”, – дип сөйләде. Ул миңа көн саен шалтыратып торды: “Реназ, берәр нәрсә эшлә инде”, – ди. Ә мине анда кертмиләр. “Түз, тиздән чыгаралар”, – дип тынычландыра идем. Шулай итеп дүрт көн түзде дә, бишенчесендә Гөлинә миңа әйтте: “Реназ, монда минем белән ятучылар бөтенесе “отказной” язды, чыгалар. Мин түзә алмыйм, чыгам”, – ди. “Ярар, нужаланма, яз”, – дидем. Гөлинә “отказной” язды да, без авылга, әниләр янына кайтып киттек. 4-5 көн хәле яхшы булды, бәбине имезергә өйрәнде. Әмма аннары Гөлинәнең температурасы күтәрелде, авырый башлады. Кул-аяклары авырта, суларга авыр, ди. Шимбә көнне төнге өчтә ашыгыч ярдәм чакырттык. Килделәр, тикшерделәр, әйдәгез, Чистай район хастаханәсенә, стационарга диләр. Анда килгәндә Гөлинәнең аяк-куллары эшләми башлаган иде инде . Табиб килде дә: “Ни булды?” – дип сорады. Мин хатын өчен сөйлим, бөтен җире авырта, дим. Табиб үпкәсенә УЗИ ясарга җибәрде. Ясадылар да, “вроде нормально, наверное ангина”, диләр. “Инфекционный”га ятарга куштылар. Мин әйтәм, “карагыз инде яхшылап”, дим, тыңламадылар. Без “инфекционный”га бармадык, кайтып киттек. Икенче көнне якшәмбе төнлә Гөлинәнең хәле тагын да начарланды. Йокламады. Тагын ашыгыч ярдәм чакырттык. Хастаханәдәге табиб хатын-кыз булып чыкты. Без килгәндә арты белән утыра иде, безнең якка борылмады да. Мин әйтәм, “карагыз инде, үлә бит”, дим. Табиб миңа: “Ты слишком много вопросов задаешь”, – ди. Мин ярсып кычкыра башлагач кына табиб Гөлинә ягына борылды, кулын күтәрергә кушты. “Ничек күтәрсен ул аны, аның кул-аягы параличланган бит”, – дим. “Это у нее мышцы, пос­ле родов”, – ди врач. Гинеколог чакырырга куштым. Безне Чистайдагы “часовой” хастаханәгә алып киттеләр. Төнге 4тә килдек. Алып калдылар. Коридорга салдылар, палаталарда урын юк. “Хәле авыр, палата бирегез”, дип сораган идем, тыңламадылар. Иртәнге сигезгә табиб килә диделәр. Таңга кадәр көчкә түздек. Табиб иртән килде, карады, нәрсә икәнен аңламый, белми. Нев­рологны чакырттылар. Анысын тагын 2 сәгать көттек. Килде, тикшерде, “барысы да әйбәт”, ди. “Давай, кире район хастаханәсенә, гинекологка” дия башладылар. Гинеколог “ярар, карыйм”, дип алып кереп китте Гөлинәне. 5 минуттан ук кире алып чыкты. “УЗИ нәрсә күрсәтә?” – дим. Ә ул: “Мин УЗИ ясамадым, корсак якларын бармаклар белән генә тикшердем, барысы да әйбәт”, – диде дә, бетте шуның белән.

Ахыр чиктә Гөлинәне реани­ма­циягә салдылар. Мин тынычланып өйгә кайтып киттем. Кичкырын табибтан шалтыратып хәлен сорадым, диагнозын белештем. “Пневмония”, диде.

Икенче көнне, дүшәмбе иртүк шалтыратып: “Реназ, срочно кил, хатыныңны Казанга алып китәбез, хәле авыр”, диделәр. Мин ул вакытта Түбән Камада идем. Үземнең машина белән Казанга, РКБга җыенып чыгып киттем. Табиб белән күрешеп сөйләштек. “Диагноз куйдык, аның аналыгы үлекләгән, сепсис башланган булган, гинеколог караса күргән булыр иде”, – ди. – Үлек канга, бөтен тәненә таралган, шуңа да кул-аяклары эшләми башлаган. Ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк, ясамасак, үлә. Ясасак, аналыкны алып ташларга туры киләчәк, бүтән бала таба алмаячак, кызганыч”. Без ризалаштык. Операция ясадылар.

Гөлинәнең хәле авыр. Һәр көнне килеп йөрдем. Уңай үзгәрешләр юк. Табиб: “Соң килгәнсез, 1-2 көнгә иртәрәк килсәгез, мондый хәл булмас иде”, – ди. Казан табиблары Гөлинәнең гомере өчен озак көрәште, рәхмәт аларга.

Ә беркөнне иртән миңа шалтыраттып: “Хатыныгыз үлде”, диделәр. Гөлинәне күмгәч, Чистай хастаханәсенә бардым, “ул табибларның күзенә карыйм әле?” – дип сорадым. “Әйе, алар монда, нәрсә эшләтим инде мин аларны”, – диде баш табиб урынбасары.

19 яшьлек яшь ананың үлем факты буенча Татарстанның сәламәтлек сак­лау министрлыгында комиссия төзелә. Комиссия Түбән Кама бала тудыру үзәге һәм Чистай район хаста­ханәсен тикшерә. Нәтиҗәләр декабрь ахырына билгеле булачак. Тик халык әйтемендәгечә, карга күзен карга чукымый. Шуңа да бу очракта табиблар, янә гаепләре ачыкланса да, җаваплылыктан котылырга мөмкин. “Гөлинә Галәветдинова 5 көн узганнан соң Түбән Камадагы бала табу үзәгеннән үз теләге буенча чыгып киткән. Табиблар аны монда калып, дәвалануын дәвам итәргә үгетләгән. Тик ул ризалашмаган”, – ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов та.

Гөлинәнең үлемендә Чистай табиб­лары ни дәрәҗәдә гаепле? Ә бәлки 19 яшьлек әнине Түбән Кама шәһә­рендәге бала тудыру йортында карап җиткермәгәннәрдер? Баласын берүзе тәрбияләүче Реназ Галәветдиновның шушы сорауларга җавап табасы килә.

Марсель ӘСКӘРОВ
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Марсель Әскәров

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1283
1 Февраль 2021 09:26 1135
3 Февраль 2021 09:38 720
ӨСКӘ