Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

16 сутый җирдә кыяр үстереп, 80 мең сум эшләгән

22 Октябрь 2015 1622
Нократ Аланының Урта Шөн авылында яшәүче Фәнис Ибраһимов 16 сутый җирдә 9 тонна кыяр үстергән. Белемле, төпле, ә иң мөһиме – тотынган эшеннән тәм таба белә, дип мактадылар аны авыл җирлегендә.
– Быел беренче тапкыр тәҗ­рибә ясап каравым. Гадәттә, эшне башлаган вакытта һәр җирдә тәгәрмәчкә таяк тыгучылар табыла. Миңа да күпләр: “Инженер-механик идең, агрономга әйләндеңмени?!” – дип көлеп карадылар, – дип сөйли Фәнис әфәнде. – Кыярны ашарга яратмасам да, үстерү процессы ошый. Бернинди парник, теплицасыз, бакчада, ачык һавада үстеләр. Дөресен әйтергә кирәк, быел һава торышы начар торды. Кыяр өчен кояшлы көннәр аз булды. Чирләп интектерделәр. Әле ярый, бу өлкәдә белгеч дусларым бар. Телефон аша гына кыяр яфракларын төшереп җибәрәм дә, алар нинди дару, күпме күләмдә кирәген әйтеп торды.

Тумышы белән Спас райо­нының Болгар шәһә­рен­нән героем. Казанда авыл хуҗалыгы университетын тәмамлый. Кредитлар алып, үзенең автосервисын булдыра. Ләкин тормыш җилләре аны авылга алып кайта. Хатыны Гөлнур шушы авыл кызы икән. Бүген бергәләшеп өч яшьлек кызларын үстерәләр.

– Зур шәһәрдә тузан бөртеге булганчы, кечкенә авылның “патшасы” булу яхшырак дип уйлыйм. Аннары бу яклар миңа бик ошады. Халкы да яхшы, табигате дә матур. Авылда яшәгән кешегә тулы ирек. Нәрсә эшлисең килә – үзеңне шуңа багышлыйсың, – ди Фәнис Ибраһимов.

Кабат кыяр үс­терүгә әйләнеп кайтабыз. Әлеге эштә иң авыры – җыю икән.

– Көненә 500 сум чамасы түләү хисабына, берничә мәктәп укучысын яллап эшләттем. Май ахырыннан сентябрь башына кадәр җыйдык. Елы яхшы килсә, октябрьгә кадәр уңыш бирә иде әле кыяр.

– Кыяр үстереп баеп буламы?

– Баеп дип... Һәр нәрсәдән табыш алырга була. Планны гына дөрес төзергә кирәк. Тирес сатып та акча эшләргә мөмкин.

– Уңышны сумнарда исәп­ләсәк?

– Менә шушы 16 сутый җирдә кыяр үстерү өчен 25 меңләп акча тотылды. Кулга 80 мең чиста табыш керде. Зарлана алмыйм, Аллага шөкер.

– Җыелган уңышны кая урнаштырдыгыз?

– Кировта бер сату ноктасына илтеп тапшырдым. Казан белән чагыштырганда, анда бәя кыйбатрак йөри. Безнең гаиләнең 10 гектар җире дә бар әле. Анда печән, ашлык чәчә идек. Киләсе елга шул мәйданның 1 гектарында кыяр үстерергә хыялланам менә. Исәпләүләр буенча, 150 мең сум акча кирәк булачак. Авыл хуҗалыгы программасы нигезендә субсидия ала алсам, эшләр алга китәр дип өметләнәм.

Ләкин яңа танышым бер­төрлелекне яратмый. Гел яңа кызыксыну табып торырга кирәк аңа.

– Авылда машиналар белән кайнашу өчен үземнең гаражым да бар. Тик аннан читләшәсем килә. Вакыт уздырыр өчен ир-атка ярый торган һөнәр, әлбәттә. Кыяр да 5-6 елга гына җитәчәк. Туячакмын. Шушы вакыт эчендә бу өлкәне күтәреп җиткерә алуыма 90%ка ышанам, – диде ул. Бирсен Ходай! Үз-үзенә ышаныч булганда гына зур эшләргә тотынып, үрләр яулый ала бит адәм баласы.

Нәзилә ХУҖИНА
Казан – Урта Шөн (Киров өлкәсе) – Казан
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 947
ӨСКӘ