Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Үземнең алай ук популяр булмавыма исем китми"

9 Сентябрь 2019 341
Әңгәмә "Акчарлак" газетасвының архив саннарыннан алынды, 23 август 2012 № 34
Моннан 68 ел элек, 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее шәһәре төрмәсенең гильотинасында фашистлар татар шагыйре Муса Җәлилне үлем җәзасына тарталар. Аның гомерен хәрби әсирләрдән торган яшерен оешма оештырган өчен өзәләр. 1946 елда СССР Муса Җәлилне эзләү эше ача, аны Ватанына хыянәт итүдә һәм дошманга ярдәм итүдә гаеплиләр. 1947 елда аның исеме аеруча куркыныч җинаятьчеләр исемлегенә кертелә. Бары тик 1953 елда гына, шагыйрьнең шигырьләрен кулына төшергән Константин Симонов аның батырлыгы турында газеталарга мәкаләләр язып, Җәлилнең дусты, язучы Гази Кашшаф булышлыгы белән 1956 елда Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә...

Моңарчы мин бу бөек шагыйрьнең бер кызы, шигырьләрдә искә алынган Чулпан гына бар дип белә идем. Баксаң, Җәлилнең әле Люция исемле кызы һәм Лилиан исемле оныгы да бар икән. Лилиан Наврозашвили – театр һәм кино актрисасы, аның иреш­кән уңышлары шактый. Бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшәп, Муса Җәлил­нең иҗатына мөкиббән бу ханым белән аның иҗаты, бабасының әсәрләре турында сөйләштек.

– Лилиан, без Муса Җәлилнең бер генә кызы бар дип белә идек. Әти-әниең, әбиең турында сөйлә әле.

– Әти-әнием икесе дә иҗади һөнәр ияләре. Әнием – Җәлилова Люция Муса кызы озак еллар Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укытты, соңрак Мәскәүнең С.А.Герасимов исемендәге остаханәсендә белем алып, кинорежиссер булды. Аның әнисе, ягъни минем әбием Зәкия Садыйкова шагыйрә иде, озак еллар тәрҗемәче һәм радиоредактор булып эшләде. Мин алар белән бик горурланам, чөнки алар бик көчле хатын-кызлар! Әбием бөтен татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре белән таныш иде.

Миндә татар һәм грузин каны ага. Әтием Грузиядә Тблиси шәһәрендә яшәде, рәссам иде. 2008 елда ул якты дөнья белән хушлашты. Мин үзем дә аз гына грузинча беләм, үземнең бертуганнарымны бик яратам. Төрле аналардан туган булсак та, без барыбыз да Наврозашвилилар бит! Әниләребез төрле булу безгә аралашырга һәм бер-беребезне яратырга комачауламый. Үзеңнең нәселеңне хөрмәт итәргә кирәк.

– Муса Җәлилнең оныгы булу җаваплылык өстиме?

– Миңа бабамның көрәштәше Рушат Хисаметдинов белән очрашу бәхете елмайды. Ул миңа: “Муса Җәлилнең оныгы булу – бик җаваплы эш”, – диде. Мин аңа бабамның “Сандугач һәм чишмә” поэмасын укып күрсәттем. Бу минем иң яраткан әсәремдер. Соңгы юлларны укыганда күземә гел яшь килә. Поэмадагы башкалар гомерен саклап калу өчен үзе үлгән сандугачны гел бабам итеп күз алдына китерәм. Рушат абый белән очрашканда миңа нибары алты яшь иде, шулай да, мин бу очрашуны яхшы хәтерлим.

– Бөек татар шагыйренең оныгы татарча беләме?

– Әбиемә рәхмәт инде, мин татарча иркен аралашам. Әдәби телне беләм дип әйтә алмыйм, чөнки совет заманында милли телгә игътибар җитмәде, аның каравы, СССРда һәр укучы Муса Җәлилнең кем икәнен белә иде. Ә хәзерге яшьләр Җәлилнең нинди батырлык эшләвен дә әйтә алмый, шунысы хәтерне калдыра. Без бит үзебезнең геройларыбызны хәтердә сакларга тиеш!

– Ә сез аны искә алу кичәләрен оештырасызмы?

– Ел саен аның туган көне – 15 февраль һәм үлем җәзасы бирелгән 25 август көнне бөтен гаиләбез Муса Җәлилне искә ала. Петербургта аңа һәйкәл куелган һәм без шунда барып, чәчәкләр салабыз. Бабамның 100 яшьлеге зур залда үтте, мин анда аның шигырьләрен укыдым, кичәне үзем алып бардым.

– Аның шигырьләре сезгә көч бирәме?

– Мин Берлинда булдым, моабит төрмәсен күрдем. Концлагерьларның куркынычлыгын күреп, кырык тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан бабам “Бала йокысы”, “Төрмәдә төш” кебек шигырьләрен язган. Алар бит хис, мәхәббәт белән тулы! Авыр чакларда мин бабам язган шигырьләрне ачам да, әйтерсең лә аның көчен тоям һәм яхшылык, намуслылык һәрвакыт җиңәчәгенә ышанам. Шул чакта күңелемә шулкадәр җиңел булып китә, җир йөзендә яхшы күңелле кешеләрнең күплегенә ышанасы килә башлый.

– Муса Җәлилнең кызы Чулпан гаиләсе белән аралашасызмы?

– Кызганыч, безнең гаиләләр беркайчан да аралашмаган. 2009 елның 25 августында Муса Җәлилнең Кремль янындагы һәйкәле янында Чулпан Җәлилованың кызы Таня белән таныштык. Киләчәктә аның белән аралашу өчен вакыт һәм теләк табылыр дип өметләнәм.

– Иҗат юлыгызны Казанда башлагансыз, ник туган ягыгыздан китәсе иттегез?

– Питерга 1995 елда килдем. Читтә яшәсәм дә, ел саен туган ягыма кайтырга, дусларым белән күрешергә тырышам.

– Казанда узган чараларга чакыралармы?

– Юк, әмма мин үпкәләмим. Мин бит аның кадәр үк танылган кеше түгел, шул гына!

– Татарлардан кемнәр белән аралашасыз?

– Чулпан Хаматова белән дусбыз, аның әнисе дә бик яхшы кеше. Кайчакта әниләрне, балаларны бергә җыябыз да, рәхәтләнеп ял итәбез. Чулпанны бик яратам, ул бик ачык, эчкерсез кеше. Шулай ук якташым Альберт Асадуллин белән аралашабыз. Мин аның концертларын калдырмыйм, ул минем спектакльләргә йөри. Киләчәктә бергәләп берәр проект әзерләргә дә уйлап торабыз әле.

– Нинди рольне уйнау турында хыялланасыз?

– Мин кечкенә чагымнан ук Бөек Ватан сугышы турындагы фильмда төшәргә хыялландым. “А зори здесь тихие” фильмын уйнаган Остроумовага охшаш образ тудырасым килде. Минем дә батыр хатын-кыз ролен башкарасым килә. Тик әлегә бу хыялым тормышка ашмады. Аның каравы, мин “Волкодав”та сугышчы хатын-кыз Эртанны уйнадым. Бу фильмны Словакиядә төшерделәр һәм төшерү процессы бик кызыклы булды. Моның өчен шактый зур әзерлек үтәргә туры килде: атта йөрергә, кылыч белән сугышырга өйрәндек, безнең белән иң яхшы каскадерлар эшләде.

– Бүгенге көндә актер булу, фильм­нарда төшү җиңел эш түгел. Сезнең нинди кыенлыклар белән очрашканыгыз булды?

– Күп әйберне агентлар хәл итә. Актерларны алар этеп-төртеп тора. Кино актерларын төп чыныктыру урыны – Мәскәү, шуңа да, күпләр калага ашкына. Әмма, минемчә, үз юлың белән барырга кирәк. Минем сабын операларында төшәргә теләгем юк һәм үземнең алай ук популяр булмавыма да исем китми.

– Белүемчә, сез радиода ди-джей булып та эшләдегез. Нишләп бу эшегезне ташладыгыз?

– Әйе, “Эльдорадио”да ял көннәрендә Лилиан Ли псевдонимы астында иртәнге эфирны алып бара идем. Ике ел буе радио белән театр арасында чабып йөрдем. Соңыннан миңа 4 айга фильмда төшәргә китәргә туры килде һәм аннан кайткач бу эшне ташларга уйладым, чөнки әни булырга әзерләнә идем. Хатын-кыз өчен әни булу – төп рольдер, мөгаен. Аннан да зуррак бәхетне кичергәнем юк әле! Улыма ике яшь чагында мине телевидениегә эшкә чакырдылар, төннәрен шунда съемкага чаба идем. Әмма ел ярымнан соң йокысыз төннәрдән туеп, тагын театрда гына эшләүне сайладым. Мин көн саен яраткан эшемне башкарам, шул бәхет түгелмени?!

– Улыгызга хәзер ничә яшь?

– Улым Баграт быел мәктәпкә укырга керә. Кечкенә булса да, ул үзен кино өлкәсендә сынап карады инде. Режиссер Виктор Татарский төшергән “ППС” сериалында төште. 9 сәгать барган съемкадан соң ул бик нык аруын белдерде. Шулай да, аның фильмда төшү теләге сүнмәде. Әгәр ул актерлык юлын сайлый икән, мин аңа ярдәм итәргә әзермен. Ул бит Муса Җәлилнең оныкчыгы, аңа көчсез булырга ярамый!


Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 947
ӨСКӘ