Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Җырларны дусларча гына бүләк итәм”

19 Март 2019 902
Бигрәк шау-шулы бүген дөнья. Абына-сөртенә чабабыз, ашыгабыз. Кулда телефон, интернет киңлекләре – бөтен ашыкканыбыз меңләгән гигайбайтларга әйләнеп, шуңа ябышып, өелеп бара. Артистлар, иҗат кешеләренең барысы да диярлек бүген моннан оста файдалана. Бер караганда, тамашачыны якынрак китерү өчен уңайлы күпер кебек бит. Ник кулланмаска ди әле? Шул ук вакытта мондый заманча шартларга, мөмкинлекләргә исе китмәүчеләр дә бар икән.
Күркәм бер тыйнаклыкмы, “баш исән бул­сын да, күңел тыныч торсын” дип яшәүме – билгесез. Әмма шунысын беләм: ан­дыйларның иҗаты, күңел дөньясы кайбер “мин” дип йөрүчеләргә караганда күпкә баерак булып чыга. Вәис Бәй­рәмов моңа мисал дип уйлыйм. Үзе Татарстанның ат­казанган артисты, күп җыр­лар авторы...

– Хәлләрегез ничек, Вәис абый, кайда, ни эшләп йөрисез?

– Филармониядәге төркем белән Екатеринбург шәһәрендә йөреп кайттык әле менә. Татар конгрессы оештырды моны.

– Үзегез дә аерым концерт куярга җыенасыз икән...

– Исән булсак, 31 мартта юбилей концерты узачак. 55 яшь тула бит!
Иҗатташ дуслар белән бергә минем иҗатны барлыйбыз.

– Иҗатны, тормышны барлар өчен ярый әле түгәрәк даталар бар. 50 белән 55 арасында нинди әһәмиятле вакыйгалар булды?

– Олы улым өйләнде – бу әти-әни өчен олы шатлык. Ике онык үстерергә булышабыз. Кечкенә малай 11 сыйныфны тәмамлап, музыка көллиятенә укырга керде – минем сукмактан бара, Аллага шөкер.

– Татарстанның атказанган артисты бит сез. Шул ук вакытта бик тыйнак кешегә охшагансыз. Бу тыйнаклык бүген халык арасында танылырга, акча эшләргә комачау итмиме?

* * *
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 11 нчы саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1003
ӨСКӘ