Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Өйгә кайтасы килеп тора...”

15 Декабрь 2020 785
Төзелеш өлкәсендә үз бизнесы булган яшь эшмәкәр, өч кыз әтисе Рәдис Хәсәнҗанов белән ир-хатын темасына сөйләшеп алдык.
– Бүген күп хатын-кыз дөнья дилбегәсен үз кулына алып тормышны тарта. Ирләрдән күбрәк акча эшләргә тырыша. Сезнең гаиләне күзәтәм, сездә башкача. “Үзем акча эшлим, зинһар, балаларны гына кара”, дип торасыз. Башка ирләргә болай уйларга нәрсә комачаулый?

– Беренче сәбәбе: тәрбия. Гаиләдә ир балага кечкенәдән җаваплылык бирергә кирәк дип саныйм. 2-3 классларда әти миңа мотоциклын бирде дә: “Мә, улым, малларны шуның белән кара, печән дә чап, тирес тә түк”, – диде. Әле кечкенә сеңлемне дә карарга тиеш идем. Хәзер күпләр “әни малае” булып үсә. Шуңа йомшак холыклы ирләр барлыкка килә. Шундыйлар беренче авырлыклар белән очрашуга, әти-әнисенең аяк астына кайтып егыла. Икенчедән, хатын-кызларда шундый әйбер бар: кияүгә чыккач, ирен басып куярга тырыша.

– Ирне хатыны эштән ничек каршы алырга тиеш?

– Ире кайтасы килә торган итеп. Шәхсән минем өйгә шулкадәр кайтасы килеп тора, сагынып кайтам. “Әтиегез кайтты”, – дип, балаларны җыеп, хатыным Алисә мине ишектән үк каршы ала. Матур итеп киенгән, тәмле ашарга пешергән була...

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак"  газетасының яңа, 50 нче саныннан укый алачаксыз. 
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2903
25 Январь 2021 09:50 763
ӨСКӘ