Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Ватылган пыяла савыт кебек юк булдылар”

23 Июль 2015 2353
18 июль көнне кичке 20 сәгать 35 минутта Әтнә районы Кышлау – Ключи-Сап – Иске Җогып юлында коточкыч юл һәлакәте була: кара-каршы хәрәкәт иткән ике “Лада Калина” машинасы бәрелешә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, 1997 елгы “Лада Калина” йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм үзенә таба хәрәкәт итүче “Калина” белән бәрелешеп, юл читенә төшеп каплана. Бер машинада – биш, икенчесендә ике пассажир була. Нәтиҗәдә, беренче машинага утырган 16 яшьлек Нәзифә Халикова һәм 17 яшьлек Айгөл Закирова якты дөнья белән хушлаша. 1996 елгы ике егет һәм бер кызны, каршы як машинадагы 1968 елгы шофер һәм 1965 елгы пассажирны ашыгыч рәвештә Арча хастаханәсенә алып китәләр.

– Кара-каршы күрше булып яшәгән, бергә уйнап үскән кызларны кара җир куенына салдык, – диде Яңа Шашы авыл җирлеге хисапчысы Илсөя Шакирова. – Бу кызларны бөтен авыл тырыш, актив дип кенә искә ала. Һәлакәт булган көнне дә аларның Әтнәдән футбол ярышыннан кайтып килүләре булган. Авариянең ничек килеп чыгуы турында әлегә төгәл мәгълүматлар юк. Шунысы гына билгеле: каршы якка килүче машина Иске Җогып авылыныкы булган. Ул да безнең авыл җирлегенә керә. Җиде кеше катнашындагы һәлакәттән әле дә айный алмыйбыз.

Яңа Шашы авылы халкы гына түгел, бөтен Әтнә авыр кайгыда. Социаль челтәрләрдә барысы да кызларны югалту ачысын белдергән, якыннарының кайгысын уртаклашкан.

– Нәзифәнең бабасы Мөхәммәт­җан абый – шагыйрь Хәкимҗан Халиковның бертуган энесе. Нәзифә дә шигырь­ләр язган: көндәлек дәфтә­рен табып укыганнар кичә... Ул – уку алдынгысы, спортчы. Айгөл “4ле”, “5ле” билгеләренә укыды, шулай ук иҗади кеше иде... Иде дип әйтергә тел дә әйләнми хәтта. Икесе дә – укучылар үзидарәсе әйдаманнары, класс җитәк­че­лә­ре­нең уң куллары иде. Ышанмый күңел... – дип уфтанды тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Корбанова Гөлнара.

Айгөл быел 11 сыйныфны тә­мамлаган. Хыяллары зурдан булган аның. Ашыга-ашыга чыгарылыш кичәсенә әзерләнгән, тырышып имтиханнар тапшырган. Кулына аттестат алган көнне ул “Вконтакте”дагы битенә: “Кадерлеләрем минем! Менә безнең 11 ел гомеребез үтеп тә китте. Бу ел бик тиз узды. Бик тиз. Шатлыклы да, күңелсез вакытлар да булды, әмма шуңа карамастан, сез – барыгыз да минем йөрәгемдә сакланачаксыз. “30 ел эш дәверендә мондый сыйныф күргән юк иде”, дип тә әйттеләр безнең турында, ничек кенә булмасын, без – иң тату сыйныф. Ярдәм кирәк булса, мин аны сезнең тарафтан тойдым. Кадерлеләрем минем! Сезнең белән бергә бер сыйныфта утырмаячагыма, һәр көн күрешмәячәгемә ышана да алмыйм хәтта. Һәммәгезгә уңышлар, сабырлык һәм студент тормышының тәмен белергә телим!” – дип язган. Әйтерсең лә, ул дуслары белән башка күрешмәячәген, студент булуның тәмен татымавын сизенгән…

Кызларның нинди хыял-максатлар белән януы, тормышка ашмый калган планнары турында Айгөлнең сыйныфташы Рафил Шакиров белән сөйләштек.

– Без бер авылдан түгел, мин – Кышлаудан. Айгөл белән Нәзифә – Яңа Шашыдан. Без алты авылдан җыелып, Яңа Шашы урта мәктәбендә укыдык. Айгөлне бары яхшы яктан гына искә ала алам. Ул бик ярдәмчел, тырыш иде. Бер эштән дә курыкмады. Кулыннан килмәгән эш юк иде дисәм дә була. Ярдәм сорасаң, беркайчан “юк” дип борып җибәрмәде, булдыра алганча булышты. Классның лидеры иде. Физика фәненнән бергә БДИ тапшырдык. Быел районда физикадан имтихан бирүче бердәнбер кыз иде ул. Бергә аттестат алдык, аннан таң каршыладык. Шуннан соң мин аны күрмәдем... Теләге  – КХТИга укырга керү иде, документларын да шунда тапшырды. Айгөл белән Нәзифә – күршеләр. Алар кечкенәдән бергә, чын дуслар. Бер-берсеннән бер дә аерылмыйлар иде. Бергә китеп тә бардылар... Кулдан төшеп китеп, чәлпәрәмә килгән савыт кебек юк булдылар. Бер урамнан, чәчәк кебек, әле яши дә башламаган ике кызның җансыз гәүдәсен күтәреп алып киттеләр. Алар артыннан түгелгән күз яшьләре ташу булып акты. Якыннарына Ходай сабырлык бирсен.

Айгөлне Иске Җогып авылы зиратына, Нәзифәне Мамыш авылына җирлиләр. Берничә ел элек, Нәзифәнең бертуган абыйсы Илфир да вафат була. Инде Нәзифә дә аның янында урын алган.

Чәчәк кебек ике кыз, “үләм” дип тә уйларга өлгермичә җан-тәслим кылып, шушы матур җәй айларында, тормышларының язында кара җирне түмгәк итәләр.   Айгөл белән Нәзифәнең әти-әни­сенең, Айгөлнең апасы Фирүзәнең, барлык якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Кызларның караңгы гүрләре якты, каберләре киң булсын.

Чулпан ШАКИРОВА

Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ