Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Әти-әниләр бала туудан җинаятьчедән сакланган кебек саклана”

12 Октябрь 2016 1221
Хөкүмәт бэби-боксларны закон нигезендә тыю турында карар кабул итте. Алар фикеренчә, туган нарасыйны калдырып китәргә махсус урын булдыру ана кешенең хәлен җиңеләйтми, киресенчә, вәзгыятьне катлауландыра гына. Шуңа да бэби-бокслар кую белән шөгыльләнүчеләрне штрафка тартырга җыеналар. Бу мәсьәләнең икенче ягыннан карасаң, мондый урыннар булдыру күпме баланың гомерен саклап калырга ярдәм итәр иде... Бездә исә пилот-проект буларак, бэби-боксны Чаллыда куйдылар. Бәхеткә, анда йөрәк парәсен ташлап калдыру очраклары теркәлмәде. Ислам дине бэби-боксларга ничек карый? Болар турында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.
– Хатын-кыз баласын ташлап китсә, җәмгыятьтә аны төрлечә гаеплиләр, сүгәләр, җавапка тарталар. Ә сабыйның атасы турында беркем бер сүз ләм-мим. Ул да җавап тотарга тиештер бит?

– Без баланың атасы кем икәнен белмәсәк тә, Аллаһы Тәгалә тарафында ул да, хатын да тигез дәрәҗәдә гөнаһ кылган санала.

Хәзер инде дин әһелләре бала төшерүгә каршы чыкты. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Ачлыктан, тормышның авырлыгыннан куркып, балаларыгызны үтермәгез. Без сезне дә, аларны да ашатабыз. Һәр бала үз ризыгы белән туа”, – ди. Бер дин әһеле чыгыш ясаганда: “Әти-әниләр бала туудан җинаятьчедән сакланган кебек саклана”, – дигән. Әйтерсең, сабый –җинаятьче, күпләр аннан шулай курка.

P.S. Бу турыда тулырак “Акчарлак” газетасының 13 октябрь көнне чыгачак 41нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ