Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Әти-әниең интегеп гомер итә икән, синең яхшы яшәргә хакың юк”

27 Ноябрь 2020 814
Ел саен ноябрьнең соңгы якшәм­бесендә Әниләр көнен билгеләп уза­быз. Ислам динендә әниләргә зур урын бирелә. Бу хакта “Туган авы­лым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.
Бүген бала әти-әнигә спонсор итеп карый

Нурулла хәзрәт, “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, дигән бик матур хәдис бар. Әңгәмәбезне балаларның әниләр алдында булган хаклары турында сөйләшүдән башласак иде.

– Әниләр көне барлыкка килүне нормаль күренешкә санамыйм. Әни ул бер генә көн түгел, ә ел әйләнәсе! Аны ел дәвамында ихтирам итәргә бурычлыбыз. Әниләр көнен билгеләп узабыз икән, димәк, аларга карата хөрмәт күрсәтүдә хилафлык, зәгыйфьлек күзәтелә. Без вакыт-вакыт үзебезне хайваннан да начаррак тотабыз. Әти-әниләрне санга сукмау, оныту шуның белән дә бәйле. Бүген бала аларга спонсор итеп карый: әти-әни ашату-эчертү, киендерү һ.б. өчен кирәк дип уйлый. Файда килмәсә, әти-әнинең хәтта хәлләрен дә белмиләр. Моның сәбәбе – рухи байлык булмау, динсезлек.

– Нишләп һаман динсезлеккә кайтабыз? Башка сәбәпләр юкмы?

– Чөнки Исламда әти-әни турында бик күп сүзләр әйтелгән. Кеше әти-әнисенә бәйле булмаса, аларга мөнәсәбәте үзгәрмәсә, ул үгет-нәсыйхәтләр язылмас иде. Димәк, без югалып калырга, онытып җибәрергә, уйлап бетермәскә мөмкин. Халыкта да бит: “Ана күңеле – балада, баланыкы далада”, – диләр. Сабый, бераз канатлары күренүгә, әти-әнисен онытып җибәрә. Аларны үлгәч кенә исенә төшерә, “Эх, исән булсалар, шулай итәр идем”, – дип үкенә аннары. Динебез әти-әни кадерен исән чакта белергә куша. Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына берәү килә дә: “Бу дөньяда иң кадерле кеше кем?” – дип сорый. Расүлебез: “Әниең”, – ди. “Аннан соң кем?” “Әниең!” “Ә аннары?” “Әниең!” Өч мәртәбә шулай кабатлагач кына Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әтиең”, – ди. Аллаһы Тәгалә әнә шулай итеп әни кешене беренче урынга куя. Билгеле, моның үз хикмәте бар һәм бу әти икенче урында тора дигән сүз түгел. Балада әтисенә ихтирамны әнисе сала, ә әнигә булган хөрмәтне Аллаһы Тәгалә бирә. Ягъни гаиләдә баланы әни тәрбияли, әти – контроль, тәэмин итүче. Әти-әнинең хәер-фатыйхасы Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән дә бәйле. Алар канәгать түгел икән, син Раббыбызның рәхмәтенә ирешергә омтылма да. Дин юлына басып, Аллаһка ышанып, намаз укып яшәү генә җәннәткә керү өчен гарантия түгел. Монда әти-әнинең ризалыгы да бик кирәк. Коръәни Кәримдә күп урында: “Аллаһы Тәгаләгә иман китерегез, әти-әниегезгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз”, – диелә. Әти-әни кадерен белмәгән зат Аллаһы Тәгалә белән дә дөрес мөгамәлә кора алмый. Әти-әни җирдәге “Алла” инде ул: безгә тормыш бирәләр, ашатып-эчертәләр, авырганда карыйлар һ.б.
Бу урында бер риваять сөйләп китим. Бер сәхабә җан бирә алмыйча ята, иман кәлимәсен әйтергә теле дә әйләнми икән. Пәйгамбәребез бу хакта белгәч, үз янына әнисен чакырта. Расүлебез бу ханымнан: “Син балаңнан ризамы?” – дип сорый. Ана кеше: “Юк. Ул өйләнгәч, мине онытты, хатынын гына карый башлады”, – ди. Пәйгамбәребез: “Син риза булмагач, улың иман китермичә үләр, тәмугка керәчәк”, – ди. Әнисе барыбер: “Риза түгел”, – дигәч, Расүлебез сәхабәләренә утын алып килеп, учак ягарга куша һәм: “Менә шушы учакта балаңны яндырабыз”, – ди. Ана кеше: “Юк, яндырмагыз. Ул бит минем балам, йөрәгем түзмәячәк”, – дип хафага кала. Расүлебез: “Син балаңны жәллисең, учактан сакламакчы буласың. Ә бит гафу итмәсәң, тәмуг утына керә”, – ди. Хатын елап җибәрә, баласын кичерә. Улы иман китереп үлә. Үлем түшәгендә җан бирә алмыйча интегеп ятуның да сәбәбе әти-әнидән ризалык алмау булырга мөмкин.

Әтиләрнең
абруе югалды...

– Әти-әнигә күрсәтелгән нинди мөнәсәбәт иң хәерлесе?

– Коръәни Кәримдә: “Әти-әние­гезгә “уф” дип тә әйтмәгез”, – диелә. Алар йомыш кушканда да яхшы кәеф белән елмаеп башкарырга тиешбез. Канәгатьсезлекне йөзгә чыгарырга да ярамый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) вакытында кайбер сәхабәләрнең сугышка барасы килгәч, Расүлебез әти-әниләре турында сорый. Аларның исән-сау икәнен белгәч: “Әти-әниегезне карагыз. Бу – сезнең җиһатыгыз”, – ди. Мөселман кешесе әти-әнисен калдырып хәтта Ислам дине өчен изге саналган сугышка да чыгып китә алмый.
Бер сәхабә параличланган әнисен тәрбияли. Бервакыт Расүлебез янына килә дә: “Әнине үзем бала карагандай ашатам, эчертәм. Йөри алмагач, кирәк җиренә күтәреп барам. Мин аның каршындагы бала хакын үтәдемме?” – дип сорый. Пәйгамбәребез: “Йөздән берен дә кайтармадың”, – ди. Әниләрне кулда күтәреп кенә йөртсәк тә балалык бурычын түләп бетерә алмыйбыз.
Хаҗ вакытында әнисен аркасына салып гыйбадәт кылдырган сәхабәләр турында да риваятьләр шактый. Алар хакында шулай ук балалык бурычын үтәп бетермәде, диелә.
Галим Имам Шәфигый бервакытта да әнисе белән бергә утырып ашамаган. “Ни өчен шулай эшлисең?” – дип кызыксынгач, болай дигән: “Мин бөтен ризыкны әнинең алдына куям, ул ашап туйгач кына утырам. Чөнки аның күзе ризыкның бер өлешенә төшәр, ә мин ул үрелгәнче алырга өлгерсәм, ашап куйсам, әнинең күңелендә “Эх, шушы азыкны ашый алмадым” дигән хис калыр”, – дигән. Без бу хакта уйлап та карамыйбыз, алдыбыздагысын сыпыртып ашыйбыз, әнигә исә калганы эләгә.
Имам Әхмәт Ибн Хәнбәл дигән галим исә әнисе исән чагында өйләнми. “Син имам, галим, хәзрәт. Ник өйлән­мисең? Өйләнү – сөннәт, үтәргә ки­рәк”, – дигәч, ул: “Мин хәерче, әни бе­лән бер кечкенә өйдә яшим. Килен алып кайтсам, икесе арасында берәр хәл булып, ул әнигә усал караш таш­ларга мөмкин. Әнигә авырлык килгәнне күтәрә алмаячакмын”, – ди. Һәм әнисе үлгәч кенә өйләнә. Бүген инде килен төшкән йортта әнигә урын бетә...

Нурулла хәзрәт, ни өчен балалар һәм әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәт капма-каршыга үзгәрде?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Кыямәт көне алдыннан кол үзенә хуҗа табар”, – ди. Бу сүзләрне берничә төрле аңларга була. Беренчедән, колларның балалары ирекле булып туа. Икенчедән, әни кеше баласының колына әйләнә хәзер. Бүген балаларыбыздан үзебезгә хуҗа ясыйбыз. Әйтик, элек әти эштән кайтмыйча өстәл артына утыру юк иде, хәзер ул-кызларыбызны беренче итеп ашатабыз. Алар өйдә хуҗа, ни тели, шуны эшлиләр. “Ялларда шунда барабыз, шул-шул әйберне алып кайт”, – дип безгә күрсәтмә генә бирәләр. Безнең авылда бер егет армиядә вакытта: “Мин кайтуга шундый-шундый машина алып куй”, – дип хат язган. Әтисе улының теләген үтәде. Өченчедән, әтиләрнең абруе югалды, әни культы көчле. Күпләргә ир нәсел калдыру һәм акча алып кайту өчен генә кирәк. Ә бит әти гаиләдә беренче чиратта ир булырга тиеш. Дүртенчедән, балаларыбыз динсез. Шул сәбәпле, билгеле бер чорга җиткәч, балалар “мин әти-әнидән акыллырак, тапкыррак” дип, аларны санга сукмый башлый. Әгәр: “Мин Аллаһтан көчле түгел, ә Ул әти-әнигә итагатьле булырга куша”, – дип уйласа, андый хәл күзәтелмәс иде.
Син аларны тәэмин итәргә бурычлы.

– Бер бай җырчы, әнисенең очсызлы машинада йөрүен видеога төшереп интернетка куйгач, “Яхшы машина да алып бирә алмыйсың”, – дип сүгеп бетерделәр үзен. Үзеңнең тормыш шартларыңа карап, әти-әнигә күрсәтелгән ярдәм дә үзгәрергә тиешме? Аларга бит инде күп кирәкми...

– Әти-әниең иң яхшы ризыкны ашамыйча, син аңа үрелергә дә тиеш түгел. Алар интегеп гомер итә икән, синең яхшы яшәргә хакың юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисендә: “Син үзең дә, малың да – әти-әниеңнеке”, – диелә. Тапкан малыңның бер өлеше әти-әниеңнеке булып кала. Ислам динендә әти-әнигә дә, балаларыңа да сәдака, зәкят, гошер һ.б. бирергә ярамый. Чөнки син аларны болай да тәэмин итәргә бурычлы. Кибеткә кердең икән, әти-әниеңә шалтыратып: “Ашарыгызга бармы? Сезгә нәрсә алырга?” – дип сорарга тиешсең. Әйе, әти-әни ярдәмнән баш та тартыр. Ләкин хикмәтлеләре алай эшләмәс, “Ярар, шуны-шуны керт”, – дияр. Бу очракта, беренчедән, ярдәм иткәч баланың күңеле була. Икенчедән, бүген кирәк түгел дисәң, балаң иртәгә шалтыратып та тормаячак. Кайбер хәлле кешеләрнең әти-әниләре балалар китергәнне башкаларга – мохтаҗларга өләшә. Болай эшләгәндә инде бөтен кешегә дә савап була.

– Еш кына ир яки хатын яшь чагында үзен кайгыртып, балалары турында оныта. Ә картлык көнендә ялгыз кала. Монда балага үпкәләргә ярыймы? Картлар йортына эләгүчеләр дә күп очракта үзләре гаепле түгелме?

– Әти-әнигә булган мөнәсәбәт рәхмәт йөзеннән генә эшләнми. Ул – безнең бурыч. Нинди генә шартларда да аларга игелек кылырга тиешбез. Бер генә очракта аларны тыңламаска мөмкин – әти-әни дингә каршы килсә: “яулыгыңны сал”, “намаз укыма” һ.б. әйтсә. Әгәр инде әтиең яки әниең белән утыз ел күрешмичә дә, ул авыр хәлдә ята дисәләр, син аның янына чыгып китәргә бурычлы. Мәчеткә дә ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр йөри. “Әти-әниеңне табасың киләме?” – дим. “Юк, алар мине ташлаган бит”, – диләр. Мин: “Ташлап китү – аларның гөнаһы. Аларны белергә теләмәү – синең гөнаһың”, – дип аңлатам. Бала теләсә нинди әти-әнигә миһербанлы, шәфкатьле мөгамәләдә калырга тиеш. Бу аны бизи, дәрәҗәсен күтәрә, эчке комплексларын җиңәргә булыша, әти-әнисе үлеп киткәч, үкенүдән дә саклый. Үзем яхшы булам дип эшләгән гамәл генә игелек санала, ә инде миңа кире кайтарсыннар дип эш-фигыль кылу – файда эзләү ул.
Балаларны бүләргә ярамый.

– Гаиләдә бер баланы якын күрү, икенчесе турында “ул безнең ярдәмнән башка да булдыра”, дип уйлау табигый хәлме?

– Расүлебез балалар арасында тигезлек күрсәтмәүне иң зур гаделсезлекләрнең берсе булуын әйтә. Бер сәхабә: “Бөтен малымны бер балама калдырдым”, – дигәч, Пәйгамбәребез: “Хәзер үк ике улыңа да тигез итеп бүл”, – ди. Бер ир исә улын үбә дә алдына утырта, кызын исә үпмичә генә итәгенә ала. Пәйгамбәребез: “Берсен үбеп, икенчесен болай гына утырттың. Син зур гаделсезлек ясадың”, – ди. Мондый гаделсезлек золымлыкка тиң һәм шәригать буенча иң зур гөнаһлардан санала. Балаларны бервакытта да бүләргә ярамый, йөрәгеңнән берсен күбрәк яратсаң да тышка чыгарма. Пәйгамбәребез дә Гайшәне ныграк сөйгән, “йөрәгемне бүлә алмыйм”, дигән, әмма моны сиздермәгән. Чөнки гаделсезлек нәфрәткә, көнчелеккә китерә, хәтта балалар дошманга әйләнергә мөмкин. Берсе сиңа карата ачу да саклаячак әле.

– Хатын-кыз гаиләдә беренче чиратта хатынмы, әллә әниме?

– Хатын! Балалар да аның хатын икәнен күрергә тиеш. Әни булса, әтинең дәрәҗәсе югала.

– Бала шәригать кушканча яшәргә те­ли, әти-әни моңа каршы, ди. Нишләргә?

– Пәйгамбәребезнең бер туганы Исламны кабул иткәч, әнисе: “Улым, син безнең динне саттың, яңа дин алдың, чык аннан”, – ди. Егет ризалашмый. Әнисе: “Алайса, мин берни ашамыйм һәм юынмыйм”, – дип “ультиматум” куя. Улы әнисен бик ярата торган була, аңа: “Әни, үзеңне алай газаплама, мин барыбер Аллаһы Тәгаләне күбрәк яратам”, – ди. Шунда икенче бер сәхабә аңа киңәш бирә: “Әниеңне тыңлама. Ашыйсы килсә – утырып ашар, бетләсә – юыныр”, – ди. Дин – намус иреге, сайлап алган юл. Күпләр, ул-кызлары намаз укыгач, яулык бәйләгәч: “Балам секта-мазарга эләккәндер”, – дип курка. Бу наданлыктан килә. Әмма әти-әнигә агрессия күрсәтергә, каршы җавап кайтарырга, теләсә нәрсә әйтергә ярамый. Берәү: “Суыткычтагы бөтен хәрәм ризыкны тәрәзәдән тотып аттым. Дөрес эшләдемме?” – дип сорады. Мин: “Юк! Әниең өчен ул хәрәм түгел бит. Әлеге ризыкларны акча түләп алган. Аның каршында үзеңне бик ямьсез тоткансың”, – дидем. Заманында үзем дә, авылга кайткач, хәрәм колбасаны турап эткә чыгарып бирдем, акчасын өстәлгә куйдым. “Эткә колбаса ашатасыгыз килсә, мин сездән сатып алырга риза”, – дидем. Шуннан әкренләп андый ризык алу кимеде, бетте. Дингә матур үрнәк күрсәтеп чакырырга, хикмәт белән өндәргә кирәк.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,12 декабрь 2019 № 49

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2903
25 Январь 2021 09:50 782
ӨСКӘ