Язмалар исемлегенә күчү
Күп халыкларда кабак муллык һәм чәчәк ату символы санала. Моңа аның зур үсүе генә түгел, эчендә орлыклары булу да сәбәпче. Кабак орлыгын яратмаган кеше сирәк, ул бик тәмле, өстәвенә туклыклы да. Аңарда 28%ка кадәр аксым бар. Дәвалау үзлегенә дә ия.
Бавыр һәм бөер авыруларыннан интегүчеләргә кабак аеруча файдалы. Ул өлкәннәр өчен дә яхшы: тиз эшкәртелә, картаю сәбәпле килеп чыккан барлык чирләргә уңай йогынтысы бар.
Кабак боткасы ябыгырга теләүчеләр өчен файдалы. Матдәләр алмашын яхшырта, организмнан шлакларны чыгара. Әгәр төнлә йоклый алмасагыз, ятар алдыннан кабак согы яки, бал кушып, кабак төнәтмәсе эчегез. Кабактагы пектинлы матдәләр организмнан токсиннарны һәм холестеринны чыгарырга ярдәм итә.
Кабак орлыгының суалчаннарны куу үзлеге күптән билгеле. Киптерелгән орлык ир-егетләргә файдалы, аның ярдәмендә мәни бизе ялкынсынуын дәвалыйлар. Моның өчен көн саен кичен ач карынга 25-30 кабак орлыгы ашарга кирәк.
Кабак орлыгы цинкка бай, шунлыктан аны чәч кавыклаганда, бетчәләр чыкканда учлап ашарга кирәк.
***
Язма "Ашыгыч ярдәм" газетасының архив саннарыннан алынды,
№ 8 август 2018
Һәркемгә файдалы кабак
9 Сентябрь 2020 754

Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК
Автор: