Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Һәр бала планлаштырылган булырга тиеш”

18 Февраль 2020 929
Хатын-кызның бар матурлыгы ана булуда, диләр. Бу сүзләр белән килешмәгән кеше юктыр. Шуңа күрә һәр гүзәл зат әни булырга алдан ук җитди әзерләнергә бурычлы. Шул чагында гына ул сау-сәламәт бала табачак һәм үзенең исәнлеген дә сак­лап калачак. Моның өчен нәрсәне истә тотарга һәм ни эшләргә кирәк? Бу хакта “Казан” университет клиникасы терапевты, югары категорияле табиб, 33 ел гомерен шушы һөнәргә багышлаган ханым Ильмира Әнвәр кызы Галимова белән сөйләштек.
– Ильмира ханым, йөкле хатын-кызларга күзәтү уздырганда, терапевт буларак, нинди проблемалар белән очрашасыз?

– Авырга узган хатыннарның күбе­сенең гемоглобины түбән. Ни өчен шулай дип сорасаң, гомер буе шулай инде, диләр, моңа артык исләре китми. Бала яралган вакытта ук орлык сәламәт җирлеккә салынырга тиеш һәм бу аның дөрес формалашуы, камил үсеше өчен мөһим. Әгәр әнинең организмында барлык матдәләр җитеш икән, сыйфат ягы югары, ягъни ул үзе дә, яралачак нарасый да сәламәт була. Ә инде нидер җитешмәсә, витаминнар юк икән, төрле тайпылышлар башлануы ихтимал. Шуңа да һәр хатын-кыз балага узуны алдан ук планлаштырырга, организмның зәгыйфь якларын ачык­лап, аларны дәваларга тиеш. Бу ана һәм бала исәнлеге өчен иң әһәмиятле шартларның берсе.

– Хәзер очраклы гына балага узучылар күп...

– Алай гына түгел, йөккә калгач та, яшәү рәвешләрен үзгәртмәгән, әйтик, тәмәке тартуын дәвам иткән кызлар шактый. Әлбәттә, бу зур хата. Кемдер сәламәтлек өчен зыянлы предприятиедә хезмәт куя һәм үзенең йөкле икәнен белсә дә, эшен алыштыра алмый, чөнки яшәргә акча кирәк. Андый шартларда эшләүчеләр арасында да, йөккә узгач, баласы төшүчеләр күп. Шуңа күрә алдан ук эш мәсьәләсен дә уйлау, хәл итү сорала. Эшне сәламәтлектән өстен куярга ярамый. Күпләр компьютер каршында утыра, хәрәкәтләнми, диярлек. Шуңа әле телефон, башка төр гаджетлар өстәлә. Кеше әкренләп мускуллары катканын, кан йөреше бозылганын сизми. Йөклелек өчен бу да хәтәр. Утырып эшләгәндә һәр кырык биш минут саен биш-ун минут йөреп, тәнне язып, күзне ял иттереп алырга кирәк. Шушы кыска вакыт эчендә хәрәкәтләнү дә сәламәтлекне ныгытырга булыша. Су мәсьәләсендә дә төрле фикерләр ишетергә туры килә. Адәм баласының организмында һәр күзәнәк судан тора. Әгәр су җитмәсә (бигрәк тә авырлы хатынның йөклелек арткан саен эчке органнары кысыла, кан йөреше начарая), кан куера, сидек юлларында бактерияләр үрчи башлый. Шуңа да җитәрлек дәрәҗәдә чиста су эчү дә әһәмияткә ия. Моңа чәй, җиләк-җимеш соклары һ.б. керми.

– Йөкле хатыннарны кагыйдә буларак табиб-гинекологлар карый. Ә терапевтка күренү ни дәрәҗәдә мөһим?

– Йөкле ханымнар терапевтка план буенча ике мәртәбә килә. Күзәтү уздыргач, кайберләрен гемотолог, эндокринолог, кардиолог кебек белгечләргә җибәрәбез. Мин сау-сәламәт, нигә инде бу табибларга йөрергә, дип ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Болай фикерләргә ярамый. Чөнки йөклелеккә бәйле рәвештә эндокрин системада җитешсезлекләр күзәтелүе, башка органнарның эшчәнлеге бозылуы да ихтимал. Элек, ниндидер авырулар булып, кеше дару эчсә яки балага узганын белми торып берәр төрле препарат кабул итсә дә, табиб­ларда, генетикта тикшеренү хәерле. Бу ниндидер өзлегүләрдән сакланып калу өчен шарт.
– Балалар авыру туа, дибез. Моның бер сәбәбе һаман да шул йөклелекне алдан планлаштырмау, моңа җитди карамаумы?

– Әни булырга җыенган кешенең физик халәте беренче урында тора. Сәламәт хатын-кыздан гына сәламәт сабый туа. Хәзер кызлар ябыгырга хыяллана, төрле диеталарга утыралар. Бу репродуктив системаны сизелерлек какшата. Һәрнәрсә үз урынында һәм чама белән булырга тиеш. Әйе, тормыш без планлаштырганча гына да бармый. Кемдер йөккә узгач авырып китә. Андый очракта дөрес итеп дәвалана белү зарур. Хәл ителми торган мәсьәлә юк, дим. Хәзер бит карындагы балага да, әнигә дә зыян китермичә генә дәваланырга бөтен мөмкинлекләр бар. Шуны да әйтергә телим: беренче урында хатын-кыз сәламәтлеге торса да, үзем дә әни, әби буларак (күп табиб­лар шулайдыр инде), һәр бала дөньяга исән-сау аваз салырга тиеш, дип саныйм.

– Кемдер балага узганын белүгә вакытын үзенә багышлый, үзен тәрбияли, карый. Кемдер элеккечә эшли, чаба, дөнья куа. Сез пациентларыгызга бу уңайдан ниләр киңәш итәсез?

– Авырлы хатын-кызны чәчәк бө­ресенә тиңлим. Көннән-көн аның бар матурлыгы ачыла, ул тагын да ягымлыга әйләнә. Аннан да матур кеше дөньяда юк кебек! Алар бит, әни булып, яңа тормышка җан бирә һәм монда эчке халәт физик үзенчәлекләргә караганда өстен торса хәерле. Бөтен хатын-кыз үзен әни булырга әзерләргә тиеш. Теләп, көтеп алынган йөклелек барлык яклап уңай тәэсир итә. Баланы карында вакытта ук яратып, аңа мәхәббәтеңне бирергә, нарасыйны гына түгел, җиһанны үз итәргә кирәк. Бәби көткәндә кайберәүләрнең холкы үзгәрә, тупаслана, үзләрен башкалардан өстен тоталар. Ярату хисеңне кызганмыйча, тирә-юньдәгеләргә өләшкәндә, ул сиңа артыгы белән әйләнеп кайта һәм балага да күчә, аның да, үзеңнең дә сәламәтлегеңә йогынты ясый. Шундый тикшеренүләр бар: хатын-кыз баласын төшергәч, кырык көнгә кадәр сабый ана тәнендә елый икән. Бер баласын төшереп, кырык көн үтми торып, гүзәл зат икенчегә буйга узса, сабыйда генетик авырулар булу куркынычы да дәлилләнгән факт. Практикамда да андый хәлләр күзәтелде.

– Сез әйткәнчә, үзен патшабикәдәй тот­кан ханымнарны ничек кабул итәсез?

– Эш урынында бервакытта да па­­­циент­­ларыма эчке халәтемне сиз­дер­мим, һәммәсенә мәхәббәт бе­лән карыйм. Кемнеңдер дорфалыгын да күңелгә якын алмыйм, ях­шы мөнәсәбәтем аша аларга үрнәк күр­сәтергә тырышам.

– Элек – 25, аннары 30 яшькә кадәр бала табарга кирәк, дисәләр, хәзер бу сан 35кә әйләнде. Шулай да ничә яшькә кадәр бала табу хәерле?

– Яшь вакытта исәнлек ныграк һәм утыз яшькә кадәр әни булсаң, яхшы инде. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, әйтик, шәхси тормыш кора алмыйча бала алып кайтмаучылар бар. Әгәр хатын-кыз утыз биштән узып бала табарга җыенса да, моны хуп­лыйм гына. Медицина да аңа ярдәм итәргә тиеш. Хәзер бит кайбер парлар берничә мәртәбә ЭКО ясаткач кына бала сөю бәхетенә ирешә. Ул вакытта инде әни кешегә 38 яшь тулып китә. Аның каравы, ул бар мәхәббәтен һәм вакытын сабыйга багышлый. Чөнки тормышы җитеш, тәҗрибәсе бай. Ә бала төпсез кое кебек: аңа күпме генә тәрбия, гыйлем бирсәң дә, артык түгел, барысын да үзенә сеңдерә.

– Гаилә корып яши башлагач озак кына баласы булмаган, ун-унбиш елдан соң йөккә узучылар бар. Бу – Аллаһы Тәгаләнең бүләге, хикмәт инде. Ә сез моны ничек аңлатыр идегез?

– Хатын-кыз яшьлегендә аборт ясатса, сәламәтлеккә сизелерлек зыян килә һәм кемдер шул сәбәпле балага уза алмый. Аннары дәвалана-дәвалана әни булу бәхетенә ирешә. Башка сәбәпләр дә юк түгел. Гомумән, хәзер баласызлык проблемасы бик актуаль һәм ул ирләр арасында да артканнан-арта. Алар яшьлектә партнерларын еш алыштырып төрле авырулар ияртә, моңа шул да сәбәпче. Кемдер орлык өлгереп җитмәү проблемасы белән очраша. Чөнки физик яктан җенси актив булу орлык сыйфатлы дигән сүз түгел әле. Ирләр үзләренең нәсел калдырырга сәләтсез икәнен танырга яратмый, мин сәламәт, ди, табибка барырга теләмиләр. Гаилә корып яши башлагач, бер ел дәвамында хатын-кыз йөккә узмаган икән, икеңә дә яхшылап тикшеренергә кирәк.

Ильмира ханым, cөлек белән дә дәва­лыйсыз дип беләм. Гирудо­терапиянең баласызлык вакытында да файдасы бармы?

– Сөлек, беренчедән, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән дәвалану төре һәм бу хакта Коръәни Кәримдә язылган. Ул кеше тәнен тешләгәч, йөздән артык фермент бүлеп чыгара. Шул рәвешле канны сыеклый, организмның кан белән туенуын яхшырта. Кайбер хатын-кызлар аналыкка кан начар килү сәбәпле балага уза алмый. Алда әйткән ферментлар ун сантиметрга ук үтеп керә һәм тирә-якка тарала, бу урында кан белән тәэмин ителү көйләнә. Органда кан йөреше яхшырдымы, эшчәнлеге дә әйбәтләнә. Безнең организм ул бербөтен һәм барлык органнар үзара бәйләнгән. Сөлектән соң матдәләр алмашы, су-тоз балансы, гормональ фон җайга салына һ.б. файдалы үзлекләре дә бихисап. Соңгы елларда бездә сөлек белән дәваланып егермедән артык хатын-кыз әни булды. Без белмәгәннәре күпмедер. Шуңа да балага уза алмаганда төрле чараларны кулланып карарга киңәш итәм. Беркайчан да күңелне төшерергә ярамый, ышанырга, өметләнергә кирәк. Барлык гүзәл затларның әни булу, бала сөю бәхетен татуларын телим.

***

Язма "Ашыгыч ярдәм" газетасының архив саннарыннан алынды, №4 апрель 2018

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2593
15 Июнь 2020 11:42 1554
ӨСКӘ