Язмалар исемлегенә күчү
– Яңа туган балаларга пинетка, кечкенә башмакчыклар бәйләргә яратам мин, – дип сөйләп китте ул. – Авылдашларның да күбесенә шулай бәйләп бүләк иттем. Пинетка, жилет, башлык, кыз бала булса – күлмәк. Бала әйберләре бәйләгәндә туа торган хисләрне аңлатып булмый. Кулга күз иярми, үзеннәнүзе эшләнә торган иң рәхәт эшләр шулдыр.
– Фәрдәния апа, ни өчен шәһәрдән авылга кайтырга булдыгыз?
– Альберт улым инициативасы белән. Ул вакытта наркомания чәчәк атып килгән чор, яшьләр бик бозыла башлаган иде. Ә улым дингә бик якын, кечкенәдән догалар укып, һәр эшен, һәр адымын бисмилла белән башлый торган бала иде. “Әни, болай булса, сеңлемне югалтабыз. Шәһәрдә тыныч түгел, монда калырга ярамый”, – диде. Кызым 13 яшендә иде, абыйсына – 17. “Әни, авылга кайтыйк, сеңлемнең “переходной возраст”, кулдан ычкындырырга ярамый”, – дип гел кабатлап торды. Өч ел сөйләде шушы сүзен. Шулай итеп 1997 елда авылга кайттык.
***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
“Әни, болай булса, сеңлемне югалтабыз”, – дип өч ел кабатлады улым
11 Ноябрь 2020 1539

Элек кибетләрдә кием төрлелеге булмагангамы, күп кенә хатын-кызлар кул эшләренә алына иде. Үзем дә әнкәй бәйләгән костюмнар, итәк-чалбарлар киеп үскән кеше. Шуңа күрә Яңа Чишмә районы Чертуш авылында яшәүче Фәрдәния апа Шәмшуарованың кул эшләрен игътибарсыз калдыра алмадым. Иң яратып эшләнә торганнары белән дә кызыксындым.
– Фәрдәния апа, ни өчен шәһәрдән авылга кайтырга булдыгыз?
– Альберт улым инициативасы белән. Ул вакытта наркомания чәчәк атып килгән чор, яшьләр бик бозыла башлаган иде. Ә улым дингә бик якын, кечкенәдән догалар укып, һәр эшен, һәр адымын бисмилла белән башлый торган бала иде. “Әни, болай булса, сеңлемне югалтабыз. Шәһәрдә тыныч түгел, монда калырга ярамый”, – диде. Кызым 13 яшендә иде, абыйсына – 17. “Әни, авылга кайтыйк, сеңлемнең “переходной возраст”, кулдан ычкындырырга ярамый”, – дип гел кабатлап торды. Өч ел сөйләде шушы сүзен. Шулай итеп 1997 елда авылга кайттык.
***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Альбина Гайнуллина