Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ҖӘМИЛӘ: “Ирем белән аерылгач, татарлар артлары белән басты...”

16 Ноябрь 2020 1107
Ватаныннан еракта яшәсә дә, җаны белән халкыннан аерылмаган ул. Татар телен дә шулкадәр камил белә, иркен сөйләшә. Әйе, әйе, сүзем 30 ел Финляндиядә яшәүче Җәмилә турында. Ун ел сәхнәдән югалып торган җырчы, яңа сулыш белән иҗатка кайтты.
– Җәмилә ханым, яңа клибыгызны күрдем. Котлыйм! Димәк, сез янәдән сәхнәдә?

– Әйе. Хәзерге вакытта яңа альбомымны яздырам. Анда 13 җыр урын алачак. Башка стиль: этно-поп, этно-джаз, рок-поп та булачак. Минем иҗат бераз үзгәрде. Хәзер яшь җырчы кыз түгелмен, иҗат темалары башка. Ләкин элеккеге стиль белән дә аваздашлык сакланган. Җырларны эшләгәндә, мин аларны җыр гына итеп күрмим, ә композиция итеп язам. Минемчә, татар эстрадасында күбесе җыр чыгара. Ансамбль юк. Текст аерым, көй аерым, инструментлар, гомумән, аерым планета яши.

– 10 ел элек ирегез белән аерылышкансыз. Сынаулы елларыгыз, тормышыгызның авыр чоры булган ул. Ничек ул карурманны ерып чыктыгыз?

– Әгәр сине тормыш тезләндерә икән, торырга кирәк һәм Аллаһыдан ярдәм сорап, алга барырга. Ничек егылуың түгел, ә менә абынгач ничек басып китүең мөһим! Шундый авыр вакытларым булды. Ул турыда сөйлисем килми. Алар минем җырларымда язылган. Альбом чыккач, шул җырларны тыңлап та тормышымны аңларга була... Аннан безнең татарга хас бер әйберне әйтәсем килә: кыен хәлдә калып, Агыйдел буенда басып торсаң, сине тибеп төшерергә мөмкиннәр. Катырак һәм ераграк барып төшсен әле дип, йөгереп килеп тибүләре дә бар. Минем белән дә шулайрак булды. Ирем белән аерылгач, бөтенесе арты белән әйләнеп куйды…

***

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ