Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Өметсезлек хисен шайтан бирә”

29 Январь 2021 523
“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.
– Нурулла хəзрəт, беркөнне Михаил Жванецкий: “Бабасы белəн оныгы уртак тел тапсын өчен утырып эчəргə тиеш”, – диде.

– Бу – наданлык. 80 яшендə шундый киңəш бирə икəн, димəк ул тормышын дөрес яшəмəгəн. Əйе, танылган кешелəр арасында бозыклык чəчүчелəр дə бар. Пəйгамбəребез (с.г.в.) боларны: “Бозыклыкның ачкычы”, – ди, ягъни кеше үзе генə бозыклык эшлəп калмый, кешелəрне дə шуңа өйрəтə. Рус эстрадасында андый кешелəр бик күп, һəр икенчесе, дисəк тə була. Безнең эстрадада, Аллага шөкер, тəртип, əдəп-əхлак, җырчылар да ирлəре, хатыннары белəн бергə җырлап йөри.

– Кабер ташына сурəт куярга ярамый, дилəр. Куелган сурəтлəрне нишлəтергə соң?

– Əйе, рөхсəт ителми. Ул безнең динебездə юк. Андый урынга фəрештəлəр килми, ояла. Кабер ташыннан фоторəсемне алырга була, ул борып кына куелган. Фото ташның үзенə ясалган булса, аны каплап куярга мөмкин.

– Мəҗлеслəрдəге дога кылу турында да сөйлəшик əле. Кайвакыт егерме минут буе дога кылалар. Озаклап кылу урынлымы?

– Дога кылуның үз тəртибе бар: ихлас күңелдəн булырга тиеш, хəлəл əйбер генə сорарга кирəк. Пəйгамбəребез (с.г.в.): “Догалар белəн сорасаң хəерлерəк, догаларыгызны нык итеп, ышанып сорагыз”, – дигəн. Бирер микəн, бирмəс микəн, дип түгел. Дога кылганда, сораганда озын итеп сорамагыз. Əйе, кайвакыт доганы озак итеп кылырга туры килə. Кайбер кеше бик күп əйбер сорый: балага да, əти-əнисенə дə, үзенə дə, гаилəсенə дə, йортка да. Ə кайбер муллалар дога кылганда уйный башлыйлар. Артистланырга кирəкми.

– “Сəдака биргəч, юньлəп догасын да кылмады”, – диючелəргə ни дисең?

– Җомга көнне мəчеттə күп кеше тезелеп утыра, һəрберсенə унбиш минут дога кылсаң, күпме вакыт кирəк булыр иде! Сəдака биргəч дога кылмаска да мөмкин. Биргəн сəдакаң алучы кешенең кулына төшкəнче үк Аллаһның кулына төшеп өлгерə инде.

– Мəчеткə килеп кергəч, сине бабай каршы алырга мөмкин. Ул бабай бер-ике ел элек кенə намазга баскан була. Əмма мəчеткə килеп кергəн һəрбер кешене төзəтергə, өйрəтергə тотына. Кыска итəкле хатын керсə, шунда ук озын күлмəк кидерəм, əзрəк кенə салган адəм керсə, шунда ук айнытам, дип уйлый. Ул бит адəмнəрне биздерə генə...

– Чыннан да, биздерə. Ишек төбендə белемле, гыйбрəтле кеше утырырга тиеш. Бу кеше – Ислам динен күрсəтеп утыручы. Əйе, бəлки бу мəчетнең мулласы бик гыйлемледер, лəкин мəчеткə килеп кергəн кеше башта ишек төбендə сакта торучы əлеге бабай белəн очраша. Бабайның кычкырганын күреп, ул борылып чыгып та китəргə мөмкин: мəчеттə каршы алучы сабыр, тəҗрибəле булырга тиеш. Мəчет сакчыларының акчалары əз, шуңа күрə кем ризалаша, шуны утырталар инде анда. Зур мəчетлəрдə берничə хəзрəт икəн, хəзрəтлəрнең берсе ишек төбендə дежур тора ала бит. Килгəн кешелəрнең сорауларына да җавап бирер иде.

– “Исəн вакытымда кабер ташы ясатып куйдым, шулай итсəң гомерең озыная икəн”, – диючелəр бар һəм: “Кабер ташы ясатсаң, үлем чакырасың”, – дип əйтүчелəр дə очрый.

– Кабер ташы гомерне озайта дигəн сүз диндə юк. Үлем чакырасың, дигəн фал да юк.

– Гөнаһыңны кешегə сөйлəргə ярыймы?

– Сөйлəмə, үзеңне түбəнсетмə. Хак Тəгалə каршында гафу үтенсəң, Аллаһ гафу итə. Тəүбə ит.

– Хəзрəт, син инде ашларда еш буласың, халык вəгазьне бирелеп, аңлап тыңлыймы?

– Бервакыт шулай ашта утырам, вəгазь сөйли башладым. Шулчак табында утыручы əбилəрдəн берсе: “Абау, өстəлдə тоз юк ич. Тоз кая, тоз?” – дип мəш килə башлады. Бөтен кеше тоз эзлəргə тотынды. Каяндыр тоз алып килеп өстəлгə куйдылар. Мин əле һаман вəгазь сөйлим. Янəдəн: “Тастымал, тастымал юк, уф, уф”, – дилəр. Түбə ишелəмени! Китте тастымал эзлəү. Мондый күренешлəр мөселман халкын бизəми.

– Исламда депрессия төшенчəсе бармы?

– Бар. Күңел төшенкелеге, тормыштан ваз кичү, өметсезлеккə бирелү. Бу халəт мөселманга хас əйбер булырга тиеш түгел. Тормышы бармасын дип өметсезлек хисен шайтан бирə. Күп кенə мөселманнар төшенкелеккə бирелə, чөнки киңəш бирүче юк. Бар да үтə, сабыр булырга кирəк. Тəкъва булсаң, Хак Тəгалə чыгу юлын күрсəтə.

– Мөселман гаилəлəре дə аерыла. Ни өчен, сəбəбе нидə?

– Дөньяга бирелгəннəр. Дөньядан күп нəрсə көтəлəр.

– Əз ашарга, əз йокларга кирəк, дигəн сүзне ишеткəнем бар.

– Гөнаһны аз кылган, азга канəгать булган кеше аз ашый, аз йоклый. Əгəр дə кеше күп ашый, дөньядан рəхəт-лəззəт эзлəп йөри, гөнаһны күп кыла икəн, ул күп йоклаячак. Күпме йокласа да йокысы туймаячак. Йокының нормасы юк. Галимнəр сигез сəгать, ди. Лəкин өч-дүрт сəгать йоклап та кешенең йокысы
туя ала.

– Явыз күңелле балалар ничек пəйда була?

– Хəзерге буын балаларның 90%ы зинадан туган, бу хəл татарлар арасында да бар. Зинадан туган балалар – шайтан гаскəре, шулай дип əйтсəк тə була. Бу баланы барлыкка китергəндə шайтан катнашкан. Димəк, анда инде явызлык бар. Бу балага əмер генə кирəк. Əмер кемнəн? Шайтаннан. Əлеге балалар бары тик дөнья белəн генə яши: ашый, эчə, кинога бара, музыка тыңлый, хоккей карый. Дини əйбер юк.

– Дин буенча, оят җирлəргə карау тыелган...

– Əйе, бу – хəрəм. Оят җиргə карау күңелне каралта, йөрəкне катыландыра, кешене дорфаландыра, күз нурын ала. Хəтта үзеңнең җенес əгъзаңа да карарга ярамый. Юганда да карамыйча гына юарга кирəк.

– Доктор, врачларга нишлəргə?

– Хатыннарны – хатын, ирлəрне ир караса дөресрəк булыр иде. Безнең илдə моны эшлəү кыенрак, кызганыч.

Суррогат анага Ислам диненең карашы ничек?

– Каршы. Рөхсəт ителми. Башка ананың карынында бала үсə, лəкин ул генетик яктан əлеге хатынныкы түгел. Икенче яктан, бала шушы хатынның карынында үсə, аның каны да бар анда, аның геннары бар. Əмма ул үз баласын чит кешегə бирергə мəҗбүр. Бу – дөрес түгел. Аннары, ир бу хатынга беркем дə түгел, бу зина, ягъни зинадан балага узган булып чыга. Монда нəселлəр дə буталып бетə.

– Хатын-кыз урамда үзе генə йөрергə тиеш түгелме?

– Юк, аның янында якын ир туганы булырга тиеш: ире, əтисе, абыйсы, энесе, əтисе-əнисе ягыннан абыйлары. Бу аны саклау, чит ирлəрнең алдавыннан яклау өчен дə кирəк.

– Хатын-кызның күз яшенə ышанырга ярыймы?

– Ышанып бетəргə ярамый, тота да елый башлый ул. Күз яше белəн ала, жəллəтə. Хатын-кызның бөтен сөйлəгəн сүзенə дə ышанырга ярамый. Нəтиҗə чыгарма. Хатын-кызның хəтере кыска.

– Дога кайчан кабул булмый?

– Гөнаһ эшлəсəң, хəрəм ашасаң, хəрəм кием кисəң, хəрəм керсə, багучыга барсаң. Намазга игътибар итəргə кирəк. Дөнья артыннан кусаң, вакыт су урынына ага. Ахирəтне уйлап, дин эшлəрен эшлəсəң, вакыт əкрен бара.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 23 январь 2020 № 3
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1345
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ