Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Үлгәнче сагынырмын!”

2 Ноябрь 2020 2568
Сөембикә иң матур, үзе яраткан, ак җирлеккә зәңгәр бөрчек төшкән күлмәген киеп карады. Әле дә ярый икән бит! Сөләйманны шушы күлмәген киеп озатып калган иде, болай булгач, каршы да алыр.
Бик сагынды Сөембикә егетен. Сө­ләй­манның бәрхет кебек йомшак, калын тавышын ишетәсе килә. Көчле кулларына сарыласы, бөтен сагынуларын бетерерлек итеп, гел дә генә янында торасы килә. Исән-сау кайта күрсен...
Өч елга ничек тә түзәрмен дип озатып калган иде, биш ел була егетнең киткәненә... Инде кайтыр вакыты җитте дип куанып йөргәндә, беркемгә кирәк булмаган сугыш башланды. Тагын бер елы өзгәләнеп узды Сөембикәнең. Хатлар килми башлады... Егеттән килгән һәр хаттан үзенә көч, өмет алган кызның күзеннән яше кипмәде. Шактый вакытлардан соң, көтелгән хат килгәч, сөенеченнән сикеренгән дә иде, әмма ят кул белән язылган булуын күреп, укырга базмый йөрде. Ике көннән соң гына үзен мәҗбүр итеп конвертны ачты. Исән икән аның Сөләйманы, кайтырга әзерләнәм дигән, “учение вакытында” бармаклары сынган икән! Шул сәбәпле генә хат яза алмаган. Нинди зур сөенеч, нинди зур шатлык алып килде бу хат! Сынган бармак төзәлер, күпме кирәк булса, шулкадәр көтәр Сөембикә, хатлар гына килеп торсын да, Сөләйманы кайтып күзенә күренсен. Кызның күз яшьләренә чыланып беткән, башыннан ахырына кадәр сөю белән сугарылган җавап хаты егет янына юл тотты.
1996 елда сугыш бетте диделәр. Әй сөенде Сөембикә! Әмма шатлыгы кыска гомерле булып чыкты... Кабат хатлар килмәс булды. Көтә-көтә көтек булгач, егетнең “Авырып торам, лазареттан чыккач, өйгә кайтарып җибәрәләр. Каршы алырсыңмы?” дип язган хаты килеп төште. Бу юлы кайтасы көне, поезд киләсе сәгате дә язылган.
Шикләнә калды кыз. Авырып торамы, әллә яраланганмы? Язуы һаман да үзенеке түгел, чит кул белән язылган. Сынган бармак шул гомер төзәлмәс идеме?.. Сөләйман хатка язмаса да, Сөембикә дөньяда ниләр булуын ишетеп-белеп тора. “Чечня” дигән сүзне ишетсә, кызның бөтен тәне куырылып килә. Исән килеш күзенә кайтып күренсә, күңеле тынычланыр иде дә...
Сөембикә әйтелгән вакытка вокзалга килде дә, киосктан бер журнал сатып алып, эскәмиягә утырды. Нигәдер күңеле тыныч түгел иде аның, журналның ике битен генә ачып карады да кире сумкасына салып куйды. Укыйсы килми аның, бер урында тик кенә утыра да алмый. Сөләйман төшәсе вагонның кай тирәдә буласын сорашып белеште дә, ул яктан биш урады. Иртәрәк килгән ахрысы...
Көттереп булса да килде поезд. Сулышлары белән тартып алырдай булып көтте Сөембикә поездның туктавын, аннан соң ишекне озак ачмый тордылар. Түземлеге беткән кыз вагон тәрәзәсен куллары белән төйде, бертуктаусыз: “Сөләйман! Сөләйман!” – дип кычкырды. Вагон ишеге ачылды, кешеләр төшеп як-якка таралып беттеләр, егет кенә күренмәде. Поездның кузгалып киткәнен әрнүле күз яше белән озатып калды Сөембикә. Кая соң аның Сөләйманы? Сүзендә тора торган егет иде, нигә кайтмады ул? Кызның бәргәләнгәнен күзәтеп торган вокзал җитәкчесе түзмәде, Сөембикә янына килде.
– Нәрсә, кызым, берәрсе кайтасы идеме әллә? Кайтмадымы?
– Егетем...
Кызның дерелдәгән иреннәре башка сүз әйтерлек хәлдә түгел иде.
– Алай бәргәләнмә әле син, бүген кайтмаса, иртәгә кайтыр. Бәлки ул поездга соңга калгандыр, бәлки берәр мәшәкате килеп чыккандыр. Шулайдыр әле, сиңа бүләк алам дип поездга соңга калгандыр.
Бу сүзләрдән кызның иреннәре дерелдәүдән туктады, өмет тулы рәхмәтле күзе белән янында торган вокзал җитәкчесенә карады да көзге болытлар арасыннан чыккан кояш кебек елмаеп җибәрде.
– Чынлап әйтәсезме, абый? Алайса мин иртәгә дә шушы вакытка киләм әле, – диде дә йөгереп китеп тә барды.
Кыз китүгә, ир янына озын буйлы бер егет килеп басты:
– Нәрсә диде?
– Әйтә алмадым мин аңа... Иртәгә дә шушы вакытка киләм, дип кайтып китте... Эх! Мондый кыз янына кайтмый калырга тиеш түгел иде ул. Нигә болай килеп чыкты соң?.. Кемгә кирәк иде бу сугыш? Нинди асыл егетләребез әрәм булды!
– Әйтергә иде... Иртәгә тагын киләсе була инде... Сөләйманга ни дияргә хәзер? Өметләнеп көтеп тормасын, үлде дип әйтегез дип ныгытып җибәргән иде бит.
– Ник, үлмәгәнмени ул?! Болай булгач, әйдә, куып җитик кызны, кайгырмасын! Мин бит егет үлгән дип торам. Болай булгач...
– Тукта, абзый! Кызмале син... Исән диярлеге юк аның... Ярты ел инде кайтканына... Бөтен тәне тишкәләнеп, тетелеп беткән... Йөзенә карарлык түгел. Ничә кешене коткарган, үзен саклый алмаган... Ике аягы да өзелгән... Куллары да... Ничек исән калган?! Вахит абый, син инде бер кешегә дә авыз ачасы булма! Белүче юк бу хакта... Терәлеп торган бер күршебез белә, әмма абый аңа да авызын ачмаска кушты. Кешегә әйтсәгез, бер көн дә яшәмим дип әйтеп куйды. Гарип калуына хурлана... Бер иптәше: “Җүләр син, читкә сикергән булсаң, исән калыр идең”, – дигән. Батырлыкка саналмый икән...
– Шулай да... әйтергә кирәк булган... Үзе хәл иткән булыр иде. Акыллы кызга охшаган...
– Мин абыйга каршы килә алмыйм. Бәлки син әйтеп карарсың?
– Алайса мин сезгә бүген эштән соң кереп чыгармын.
– Ярый, көтәм...
Сөембикә ничек кайтып җиткәнен дә тоймады. Ул инде Сөләйманга нидер булганын аңлады. “Яралангандыр, бер аягын өздереп кайтучылар булды бит. Бәлки ул да... миңа гына әйтмиләрдер” – дип уйлый да, акылы шундук: “Юктыр, лазаретта дип язган иде бит. Теге абый әйткәнчә, поездга соңга калгандыр”, – дип каршы төшә. Соңгы вариант кызның күңелен бераз тынычландыра иде, шуңа ул беренчесе хакында уйламаска тырышты.
Кыз төнне борсаланып ятып, йокылы-уяулы уздырды. Иртән торгач кулы эшкә бармады, ни тотса шул кулыннан төшеп китте. Өйдә тора алмасын аңлагач, иртә икәнен белсә дә, киенеп вокзалга юл тотты. Поезд гадәттәгечә соңга калып килеп, үзәкләрен өзде Сөембикәнең. Үзе тагын, соңга калуына гафу үтенгәндәй, үзәк өзгеч тавыш белән кычкыртып, кирәкле вагонны нәкъ кызның борын төбендә шып итеп туктатты. Ишек ачылды, менә-менә чыгар диеп көткән кешесе күренмәгәч, кыз үзе вагон эченә атылды. Әмма проводница хатын: “Каршы алучыларның кайчан эчкә кергәне бар?! Хәзер үк күз алдымнан юк бул!” – дип, аның “буранын очырып” куып чыгарды. Китте поезд, арыган кеше кебек “пуф-пуф” итеп бераз акрын гына барды да алга ыргылды. Кайтмады егет... Кыз кая барырга, кемнән ярдәм сорарга белми як-ягына каранды. Беркем юк, кичәге абый да күренми, читтәрәк тәрәзәләре каралтылган бер машина тора. Тынлык... Кайда син, Сөләйман? Әллә кыз ялгыш аңладымы? Сөембикә тиз генә күкрәк турысыннан эчкә яшереп куйган хатны чыгарды. Күз яшен тыя алмыйча хатны ике тапкыр укып чыкты. Менә бит, шушы көндә, шул сәгатьтә, шул номерлы поезд белән кайтам, каршы алырсыңмы, дигән... Юлда бер-бер хәл булдымы икән әллә? Кемнән сорашырга соң? Их, ичмасам, әдәп саклаган булып, әти-әнисенең кайда яшәгәнен дә сорашып калмаган. Әтисе бик коры шул, йодрыгын төйнәп: “Кызый, кара аны, никахсыз егет өенә аяк та басасы түгел, җаныңны алырмын!” – диде бит. Сөембикә, урыныннан кузгалмыйча, кадаклангандай бик озак басып торды. Теге кара машина да кемнедер көтә ахры, урыныннан кузгалмый, машинадан чыккан кеше дә күренми. Шулай аптырап торганда, кичәге таныш абыйны күреп алды кыз, күптән көткән кешесен очраткан кебек кычкырып җибәргәнен тоймый да калды: “Абый, абый! Мин тагын килдем әле...” Нигә шулай әйтте? Үзе дә белми... Теге абыйның: “Әйбәт булган”, – дигәнен ишеткәч, күңелсезләнеп: “Әйбәт түгел шул, бүген дә кайтмады...” – дип, мөлдерәп тулган күзләрен яшереп башын түбән иде. Сүзләр артык иде... Бераз тын торгач, Сөембикә: “Ярый, абый, сау булыгыз, мин иртәгә тагын киләм әле”, – дип кайтып китте. Аның артыннан дәшми карап калган ирнең дә күзләре яшьле иде. Ул: “Килеп йөрмә!” – дип кычкырмакчы булды, тавышы чыкмады. “Иртәгә... иртәгә... диде”, – дип пышылдады ул, кара машинадан чыгып янына килеп баскан озын буйлы ир-егеткә.
– Тагын әйтмәдеңме?
– Әйтә алмадым. Тере кешене ничек итеп үлгәннәр исемлегенә кертим ди? Көчем җитми... Карале, әйдә, син иртәгә егетнең үзен монда алып кил. Үзе хәл итсен, егет кеше бит ул. Шундый батырлык кыла торып, гариплегеннән оялып яту егетлек түгел. Кеше гомерен саклап калган бит ул!
Сөембикә ай буе, көн саен, бер үк вакытта вокзалда поезд килгәнне көтте. Аның моңсу күзләре беркемне күрми, колаклары аның тирәсеннән чыш-пыш килеп узган кешеләрне ишетми... Ул Сөләйманын көтә! Кайт инде, Сөләйман! Кайларда адашып йөрисең? Әллә яраландыңмы? Бер хәбәр салсаң ни була? Сөембикә егеткә нидер булганын аңлады, бәлки яраланып, гарип калгандыр да, савыкканчы кызның күзенә күренмәскә уйлагандыр, дип уфтанды. Эх, Сөләйман, белсәң иде син үзеңнең кызга ничек кадерле икәнеңне! Нинди генә кыяфәттә кайтсаң да риза, кайт кына, тизрәк кайт кына!
Инде кызның китәргә вакыты җиткән, сумкалары тутырылган иде. Быел ул дип­лом яклаячак, соңга калырга ярамый... Саубуллашырга дип вокзалга төшкән кызны вокзал җитәкчесе күреп алды.
– Әле син һаман монда йөрисеңме? – диде ул гаҗәпләнеп. – Сиңа беркем дә...
Кыз аны тыңлап бетермәде:
– Вахит абый, мин тиз генә килә алмам, китәм инде, диплом аласым бар. Әгәр дә минем Сөләйманымны күрсәгез, әйтегез аңа... Мин аны көтәрмен, гомерем буена көтәрмен, – дип егетнең фотосын кулына тоттырды да китеп барды.
Вахит абыйсы кыз артыннан:
– Син аны әле дә яратасыңмы? Сагынасыңмы? – дип кычкырды.
Кыз тукталды, бераз башын түбән иеп торгач:
– Яратам... Сагынам... Үлгәнче сагынырмын! – диде дә йөгереп китеп барды.
– Тукта! – дип кычкырды Вахит абыйсы. – Тукта, кызым, сиңа әйтер сүзем бар!
Әмма кыз аны ишетмәде...
Сөләйманның хезмәт итү срогы тулган, кайтып китәргә әзерләнеп йөргән көннәре иде. Частька тикшерү килә, генерал үзе киләчәк, дигән хәбәр килеп ирешкәч, кайту вакытын билгесез срокка күчерделәр. Бер көнне өйрәнү вакытында, яшь солдатның кулыннан шартлаткыч төшеп киткәнен күреп, бар да читкә атылды. Сөләйман секунд эчендә солдатның куркулы күзен күреп, үзе хакында уйламыйча ярдәмгә ташланды. Шартлаганчы өлгерергә кирәк иде, тәҗрибәле солдат яшь егетне этеп җибәреп, яшен тизлеге белән үлем өстенә сикерде…
Аңсыз яткан көннәр, сызланып уздырган айларның исәбен белмәде Сөләйман. Иң авыры алда булган икән, ике аяксыз калуына тешен кысып сабыр иткән егет, ике кулын терсәккә кадәр кисәргә җыенуларын белгәч, өметсезлеккә бирелде. Сөембикә… Сөембикә… Син калырсың инде, еларсың… Сине азапламам мин, чарасын күрермен… Егетнең нинди газап эчендә ятуын аңлаган карт санитар егет исеменнән кызга хат язып салырга булды. “Менә алдан “чирләп китте” дип язарбыз. Аннан соң каты авырый диярбез. Шулай итеп сынап карыйк. Шуннан соң чын хәлне дә җиткерербез, әгәр дә сынатмаса”, – дип егетне үгетләде. Башта риза булмаса да, өмет дигәнең көчлерәк булып чыкты, егет ризалыгын биргәч, хат Сөембикә яшәгән якларга китте. Икенче көнне үк килеп төшкән телеграммадан егеткә канатлар үскән кебек булды. Сызланулары кимемәсә дә, өмете ныгыды. Сөембикә аны ярата! Иң мөһиме шушы… Әмма терсәккә кадәр киселгән кулларына карап, егет ант эчте: кызның күзенә күренмәскә, егет үлде дип әйтсеннәр дә бетте-китте!
Яралары төзәлгәч, сызланулары бераз кимегәч, Сөләйманны кайтарып куйдылар. Бөтен байлыгы – аркасына аскан капчыгына салынган авыртуны баса торган көчле уколлар, кайнатмый торган шприцлар, мамык, бинтлар иде. Баһадирдай улларының яртыга калган гәүдәсенә, тегелеп, ямалып беткән битенә карап, әнисе йөрәген тотып егылды. Гаиләгә килгән кайгыны һәркайсы төрлечә кабул итте. Әнисе аякка баса алмады, улы өчен кайгыра торгач, үзе үлеп китте, әтисенең башы хастаханәдән чыкмый. Энесе икешәр эштә эшләп интегә, ә ул түшәмгә карап ята. Тәмам туйды Сөләйман. Ике аяк, терсәккә кадәр ике кул юк, нигә кирәк мондый тормыш? Нигә исән калды ул? Үлгән булса, герой исеме биреп, хөрмәт белән күмгән, кызганып елаган булырлар иде... Кемгә кирәге бар аның хәзер? Ничек чыгарга бу сазлыктан?
Сөембикә хакында уйламаска тырышкан саен, кыз егетнең күз алдына килә дә баса. Энесенә ныгытып әйтеп куйды, кыз берни дә белмәскә тиеш. Әмма читтән генә булса да, күз кырые белән генә бер күрәсе иде үзен...
Кышның салкын бер көнендә аларга Вахит абый килеп керде. Бераз сөйләшеп утыргач, хәл-әхвәл сорашкач, “ялгыш кына” бер сурәтне онытып, чыгып китте. Эштән кайткан энекәше ул сурәтне абыйсының караваты янында торган урындыкка “ялгыш кына” куеп калдырды. Үзенең гайрәтле, таза-сау гәүдәсен күрү Сөләйманның күңелен кузгатып җибәрде. Сөембикә шушы егетне ярата, көтә бит! Бүгенге ике аяксыз, ике кулсыз имгәк белән ничек яшәсен ул? Нигә аның муенына авыр йөк булып тагылырга? Елар-елар да онытыр әле... Кызның адресын белү солдатның күңелен җилкетеп куйды. Күрергә, соңгы тапкыр булса да, бер күрергә кирәк аны! Үзе күренмәс, кызның күңелендә гарип булып калырга теләми. Кызны күргәч, энекәшеннән күпергә алып баруын сорар.
Берәр йомыш тапкан булып, аны чит­кә җибәрер дә, коляскасын аска, поезд юлына тәгәрәтер... Үзе белән бергә кызның сурәтен генә булса да алып китәргә тели ул... Шулай әйбәт булыр... Иң дөрес юл шушы... Бөтен кешегә яхшы була. Аның үлгәнен ишеткәч, Сөембикә кайгырыр инде... Елар-елар да, тынычланыр, кияүгә чыгар, балалары булыр... Нигә юкка өметләндереп, гомер буе көттерергә, газапка салырга аны? Нигә аңа үзен тагып, гомер буе гарип каратсын! Энекәше дә ике эштә интегеп йөрмәс, әтисен карар, үз тормышын корыр. Аның аркасында әнисе үлде бит инде, шул җитмәгәнмени? Ниһаять, Сөләйман тәвәккәлләде, гозерен эн­есенә җиткерде. Гарип солдат барысын да яхшылап уйлаган, бөтен неч­кәлекләренә кадәр исәпләнгән план аның өчен тормышка ашмаслык түгел иде. Киттеләр хәлиткеч очрашуга...
Көтеп-көтеп тә кайтмаган, бер хә­бәр­сез югалган егетне кызның кү­ңе­ле барыбер көтте. Урамга чыкса, ке­ше арасыннан аңа охшаган ир-егет­ләрне күзләде. Тапмады... Аның кебек баһадир гәүдәле егетләр сирәк туадыр шул. Урамнан тулай торактагы бүлмәсенә керүгә, өстен дә салмый тәрәзәгә йөгерде. Урамда, тәрәзә каршында Сөләйманы басып торадыр кебек иде аңа. “Көтүләрең бушка” ди­деләр аңа, “Көтмә!” дип үзәген өз­деләр. Андый вакытта кыз бер сүз дә дәшми. Ул үзе белә... Көтәр... Күпме көтәргә кирәк булса, шуның кадәр көтәр...
Сөембикә укуын тәмамлап кулына диплом алуга, шәһәрдәге хәрбиләр госпиталенә эшкә керде. Укыган вакытта ук барып ярдәм итеп йөргәнгә, аның эшкә киләсен беләләр иде инде, биш куллап каршы алдылар. Сөләйманы кайтмый калган­гамы, яралы солдатларга ярдәм итү, аларның газапларын бераз гына булса да киметә алуы җа­нына рәхәтлек бирә иде аның.
Менә бүген дә эшенә ашыга иде кыз, ишектән чыгуга, бераз читтәрәк, коляскада утырган кеше күзенә чалынды. Тәҗрибәле күз шундук чамалады, егетнең ике аягы юк, куллары да киселгән. Нигә монда утыра ул? Хәер сорый дисәң… Ошамаган… Кыз туп-туры коляска янына китте.
– Сез кем? Нигә безнең ишек төбендә утырасыз? Монда сезне кем алып килде? – дип сораштыра башлады.
Башын иеп утырган кеше бер сүз дә эндәшмәде. Кыз фикеренчә, бу кеше сугышта булган, телсез-чукрак кайткан да, аны гаиләсе кабул итмәгән. Мондый хәлләрне бик күп ишетте Сөембикә, ишеткән саен хәйран кала иде... Нинди генә хәлдә кайтса да, ул кеше синеке бит, синең яраткан кешең. Аны ничек кабул итмәскә мөмкин?! Сөембикә башын күтәреп, биш катлы йортларның һәммәсен күзәтеп чыкты. Кайсы кансызының эше икән бу?
– Сез бу тирәдә яшисезме?
– ...
– Сезне гаиләгез кабул итмәде, шулаймы?
–...
Әллә нишләп китте Сөембикә, үзәк өзгеч тавыш белән:
– Их, минем Сөләйманым кайтсын иде әле! Сезнең кебек коляскада гына утырып торса да, гомерем буе яратып, кадерләп яшәр идем, – дип әйтеп салды.
Сөләйманны ток куырган кебек булды. Үз-үзен: “Көчле бул, ялгыш кына да “Мин синең Сөләйманың бит” дия күрмә!” – дип үгетләде. Ничек кенә тырышса да, күз яшен тыя алмады. Ачы күз яшьләре, сатлык җаннар кебек, ике бите буйлап ихтыярсыз агып төштеләр.
Сөембикә гарип кешенең битеннән аккан күз яшен сөртеп алмакчы булды. Әмма ул башын читкә каерды. Шулвакыт каядыр югалып торган энекәш тә килеп җитте.
Кыз белән баш кагып кына исән­ләште дә:
– Абый ул минем, мин аны үзем исәнендә ташламаячакмын, – дип, абыйсын алып китәргә әзерләнде.
– Олы йөрәкле кеше икәнсез… Кайда яраланган иде?
– ...
Безнең госпитальгә алып килегез, бе­раз гына булса да ярдәм итә алырбыз.
– …
– Нинди йөрәк белән ташлады икән аны хатыны? Ничек тыныч кына яши ала ул? – дип нәфрәтләнде кыз, бу ике ирнең үзенә дәшмәүләренә игътибар итмичә.
– Ә сез? Сез шундый ир белән яшәр идегезме?
– Минем егетем кайтмый калды…
– Ә сез аны искә аласызмы? Әллә инде күптән онытып, кияүгә чыктыгызмы?
– Мин аны гомерем буе онытмаячакмын!..
Йөрәк януына чыдый алмаган Сөембикә йөгереп китте дә, туктап борылып, бераз карап торды, аннан соң бар көченә кычкырды:
– Сез нәрсә беләсез соң?! Мин аны яратам, үлгәнче сагынырмын!
Энекәш абыйсына борылып карады. Абый кеше әрни-әрни елый иде.
– Елама, абый, сөен, яратам, сагынам, диде бит. Әйдә, фатирны сатабыз да сиңа Мәскәүдә аяк куйдырып кайтабыз. Синең кулларың бар, бармак­ларсыз туган кешеләр була, яшиләр бит. Сөембикә апаны интектермә, үзең дә газапланма… Әйтергәдер аңа, бәлки?.. Артыннан йөгеримме? Куып җитә алам мин аны...
– Энекәш, тукта! Беркая да бармыйсың! Энекәш, Сөембикәне тынычлыкта калдырыйк. Ул көчле кеше, узар вакыт, бәхетен табар. Шуны да бел, сине йортсыз калдырып аяклы буласым юк! Тагын нәрсә уйлап чыгардың? Кайтыйк без, энекәш, икебезгә бер аяк, дигәндәй, синнән башка беркая барып булмый. Әйдә, әллә каян әйләнеп йөргәнче, поезд юлы аркылы гына чыгыйк…
Сөембикә, йөгереп барган мәлдә, кисәк туктап калды. Күз алдыннан бер күренеш китмәде... Коляскадагы ирнең күз яшен сөртмәкче булган иде, ул башын читкә борды. Шулвакыт кыз ирнең муенында миң күрде. Сөләйманның да нәкъ шул урында миңе бар иде... Гади генә миң түгел, урак кебек түгәрәкләнеп бөгелгән, “С” хәрефенә охшап торган миң бөтен кешедә дә булмый торгандыр... Әллә... Әллә ул кеше... Сөләйманмы? Кызның йөрәге чыгардай булып тибә башлады. Хәле китеп, бер агачка сыенды. Нигә ул аны шундук танымады? Энекәш дигәнендә дә Сөләйман чалымнары бар... Тавышын ишеткәч тә сискәнеп киткән иде... Юкка булмаган икән... Нигә Сөләйман үзен танытмаска тырышты? Сөембикәгә ышанмыймы? Кабул итмәс дип беләме? Җүләр! Хәзер үк, хәзер үк куып җитәргә кирәк аларны, коляска белән әллә кая китмәгәннәрдер!.. Сөембикә бар көченә кире йөгерде. Якынрак буласын чамалап, поезд юлы аша чыгып барганда, рельсларда тукталып калган таныш колясканы күрде. Кыз коты очып як-ягына каранды. Кая соң энекәше? Нәкъ шул вакытта борылышта поезд килгәне күренде. Поезд коляска өстенә килә иде.
Сөембикә ниндидер кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Сөләймааан!
Һәм бар көченә егет янына йөгерде.
Сөләйман кызның тавышын ишетеп борылып карады, ул да бик дулкынланган иде.
Бар көчен җыеп:
– Сөембикә, чык юлдан, чык! Поезд килә, чыыыык! – дип кычкырды.
Сөембикә аны ишетмәде, озын-озын гудоклар биреп килгән поезд каршына атылды. Биш ел көткән Сө­ләйманы кайткан бит! Аның Сө­ләйманы кайткан, коткарырга кирәк!..
Тормозларын чинатып килсә дә, поезд тиз генә туктый алмады...
“Абый, нишләдең син, абый?! Нигә мине алдап кире җибәрдең? А-а-а-а-а, Сөембикә апа! Нишләдегез?!” – дип аунады җирдә, соң гына килеп җиткән энекәш. Тирә-яктан йөгерешеп килгән кешеләр баскан җирләрендә катып калдылар. Шундый мәлдә була торган тынлык... Авыр мизгел... Кайсыдыр тәгәрмәчләре әйләнүдән туктамаган колясканы читкә алып куйды. Кемдер җирдә яткан, артына “Үлгәнче сагынырмын!” дип язылган сурәтне алып, энекәше кулына тоттырды.
Бер-берсенә береккән ике җан, сөю­ләрен җиргә каннары белән язып, башка бервакытта да аерылышмаска дип, мәңгелек иленә китеп барганнар...
Күктә очкан торналар үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып үттеләр. Әллә Сөләйман һәм Сөембикә белән хушлашулары... Әллә туган якка исән килеш кайтып җитүләренә сөенүләре...
Табигать язга әзерләнә иде... 1998 ел язына...


Хикәя "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 14 ноябрь 2019 № 45
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1868
19 Ноябрь 2020 10:02 1367
16 Ноябрь 2020 09:59 1347
ӨСКӘ