Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әҗәлгә дә шигырь кирәк...

13 Декабрь 2018 3091
Чын хикәят
Борын-борын заманда, даладамы, саладамы, әллә инде каладамы, анысын белмим, яшәгән ди, булган ди бер бик чибәр кыз. Аны ике егет сөйгән ди. Аларның берсе тимерче, икенчесе шагыйрь булган. Кайсын сайларга белмәгән кыз егетләргә шарт куйган: “Минем туган көнемә кайсыгыз затлы бүләк ясый, шуңа кияүгә чыгам”, – дигән ул.

Менә ул көн килеп җиткән. Иң беренче булып, шагыйрь кызга багышлап язган бик хисле шигырен укыган. Тыңлап торучылар шигырьдәге тирән хисләрдән елаганнар, егетнең зур сөюенә сокланып кул чапканнар. Кызның гына исе китмәгән. Тимерче егет, тимердән чүкеп, кыр чәчәкләре ясап алып килгән. Чәчәкләрнең матурлыгына сокланып, барысы да кул чапканнар. Әмма: “Шигырь белән тамак туймый, тимерчене сайла!” – дип кычкырганнар. Шагыйрь башын иеп өенә кайтып киткән...

Еллар узган. Бервакыт егет белән кыз кабат очрашканнар. Шагыйрь кызны көч-хәл белән генә таныган. Аның алдында битләрен җыерчык баскан, бөкрәйгән, алҗыган, үз яшеннән күпкә картрак күренгән хатын басып торган бит. “Син бәхетлеме?” – дип сораган шагыйрь. “Нәрсә ул бәхет? Минем җанымда җылы калмады. Өемдә, тәнемдә, җанымда тимер салкыны. Әйт миңа! Ничек бәхетле булырга?” – дип елаган хатын һәм: “Ә син бәхетлеме соң?” – дип сораган. “Бәхетле! Минем хатыным, балаларым бар. Без кичләрен җыелышып утырабыз да үзебезнең язган шигырьләребезне укыйбыз. Борчуларыбыз тарала, юклык онытыла, күңелләр күтәрелә, бер-беребезгә мәхәббәтебез арта”, – дип сөйли шагыйрь. “Үткәннәрне кире кайтарып булса, синең бер шигырең өчен ярты гомеремне бирер идем”, – дигән хатын.

Шагыйрь аңа: “Мин сиңа үпкә сакламыйм, мине сайламавың өчен рәхмәт сиңа! Синең күңелеңдә шигырьгә урын юк. Шигырьгә күңел киңлеге кирәк. Тар күңелле кешеләрне яратмый ул”, – дигән һәм үз юлыннан китеп барган.

Ике көннән соң хатынның үлгәнен ишеткән шагыйрь аның каберенә мондый язулы такта элеп куйган:

“Җаны салкын шигырь сөйми,
Шигырь сөйгән күңел сирәк.
Ялгышмагыз, шигырь – дога!
Әҗәлгә дә шигырь кирәк...”

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ