Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Үләсем килми, җир астында тыным кысылыр...”

25 Апрель 2017 2555
Кукмара районы Көшкәтбаш авылы – бетеп барган авыллар рәтендә. Биредә туып-үскән кешеләрнең күбесе Пчеловод белән Чура авылына күченеп киткән. Бары ике йортның тәрәзәсендә генә ел әйләнәсе ут сүнмәгән. Шуларның берсендә Федора белән Иван Ильиннар гомер иткән. Ләкин 14 апрельдә булган җан өзгеч вакыйгадан соң, авылның уты гына түгел, рухы да сүнгән. Җомга көнне көндезге 2ләр тирәсендә Ильиннар йортында янгын чыга. Кызганыч, 76 яшьлек карт белән 78 яшьлек карчыкның гомерен саклап кала алмыйлар...
– Әби белән бабайны Көшкәтбаштан алып китү өчен 5-6 ел көрәш барды, – дип сүзне Ренат абый башлады. – Үзем дә барган саен: “Өй иркен, безгә килегез”, – дидем. Гел сәбәп табып тордылар. Узган җәйдә барыбыз бергә җыелгач, олы кызлары берәр айга Казанга алып китәргә кыстап карады. “Без нинди җинаять эшләгән, үзегезгә булсын төрмәгез!” – диделәр анда да.

Язманы тулысынча 27 апрельдә чыгачак, “Акчарлак” газетасының 16 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2593
15 Июнь 2020 11:42 1554
ӨСКӘ