Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Үләннәр ноябрь аена кадәр дәвалау үзлекләрен югалтмый”

8 Июль 2019 1029
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саныннан алынды (16 июль, 2015 ел, № 29).
Бездә үскән дару үләннәренең саны өч йөздән арта. Аларның файдалы үзлекләре турында тәҗрибәле фитотерапевт Фирая Захарова сөйләде.

– Халыкта Питраудан соң, ягъни 12 июль узгач үләннәрнең шифасы бетә, диләр.

– Кемдер үләнне ай календарена карап җыя. Моның белән килешмим. Мәсәлән, Казанда агачлар шау чәчәктә була, ә районнарда алар бөредә генә утыра, ягъни бер үк үсемлек атна-ун көн аерма белән чәчәк ата.

– Организмны ныгыту өчен нинди үләннәр кулланалар?

– Белгән үләнне генә җыярга кирәк, шул да җитә. Һәркем уртача 15-20 төрле үлән таный. Мәсәлән, кычыткан, әрем, каен яфрагы, күкебаш (медуница), әрекмән, ромашка һ.б. Күкебаш үләненә аерым тукталырга телим. Ул башта чәчәк ата, аннары гына яфрак яра. Яфрагы үпкә, лимфа бизләре, канга һ.б. файдалы. Аны җәй буе салатларга кушарга яки чәй итеп эчәргә була. Ул йодка бай. Төнәтмәсе сулыш органнары, эчәкләр, бөер, бавыр, сидек куыгы эшчәнлеген яхшырта.
Кычытканны, әйткәнемчә, май аен­да яки орлыклангач җыялар. Аның сихәте турында сөйләп тору артыктыр. Төнәтмәсе аналыктан, эчәктән һәм башка эчке органнардан кан акканда, аны туктата алмаганда кулланыла.
Бака үләне ашказаны сыекчасының кислоталылыгы түбән булганда булыша. Аны төнәтеп эчәргә, шул килеш ашарга ярый. Ул тирләтә, какырыкны чыгара, аппетитны яхшырта, эчке органнарга файдалы.
Нарат күркәсеннән кайнатма ясау зыян итми. Без гаиләдә ике-өч елга бер мәртәбә аннан кайнатма әзерлибез. Күп еллар инде башка җиләк-җимештән кайнатма ясаганыбыз юк. Җиләкне суыткычның катыру бүле­генә куябыз да, ел әйләнәсе морс ясап эчәбез. Аның өчен җиләкне миксер ярдәмендә изәсең дә, кайнаган салкын су һәм тәменчә шикәр өстисең. Шуннан да файдалы эчемлек юк. Кайнатманы шулай ук ак чыршы (пихта) ылысы, тузганак чәчәге, кура җиләге тамырыннан ясыйбыз. Кура җиләге тамырыннан ясалган кайнатма лимфа бизләрен чистарта, яман шештән саклый. Бакчада кура җиләге куагын тәртипкә китергәндә тамырын, сабагын, яфрагын берүк ташлый күрмәгез. Салкын тигәндә аларны чәйгә салсаң, бөтен вирусларны куа.


Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1126
ӨСКӘ