Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Үләннәр белән үземне аякка бастырдым да, мал-туар асрый башладым”

22 Март 2017 2096
Узган атнада Яшел Үзән районы Юынчы авылында яшәүче гаҗәеп көчле рухлы, тырыш ханым белән танышып кайттым. 60 яшьлек Фәимә апа Сибгатуллина авыруын үләннәр дәвамында җиңгән. Хәзер инде җир җимертеп дөнья көтә: кош-корт тота, абзар тутырып мал-туарын асрый. Һөнәрләре күп аның. Эшләмәгән эше юк. Хәтта ишегалдында музей да ачып куйган.

“Улымны Чечняга җибәрмичә саклап калсам да...”

Туганыдай якын күреп каршы алды безне Фәимә апа. Гомумән, яңа танышымны журналистлар бик ярата икән. Көз аенда гына “ТНВ” каналы да аның турында сюжет әзерләп киткән. 

– Язмышым китап язарлык, – дип башлады ул сүзен өйгә кергәч.  – Үзем шушы авыл кызы булсам да, Юынчыга 47 яшемдә генә кире кайттым. Бөтен тормышым Казанда үтте. Бик авыр операцияләр кичерергә туры килде. 13 ел бергә яшәгәч, ирем ташлап, башка хатын янына чыгып китте. Ике бала белән ялгыз калдым...



Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының  23 март көнне чыгачак 11нче санында укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ