Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Әл-Ихлас” сүрәсе

28 Январь 2019 1508
“Колхуаллаһ” сүрәсе Коръәни Кәримдә “Әл-Ихлас” буларак билгеле. Ул ихласлык дигәнне аңлата. Бу сүрәнең иңү тарихы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) белән Мәккә мөшрикләре арасындагы мөгамә­ләгә бәйле. “Ихлас” Мәккәдә иңгән сүрәдән санала. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез: “Сезнең Аллагыз – потлар”, – дип әйткәч, Мәккә мөшрикләре Расүлебезгә: “Син безгә үзеңнең Аллаң турында әйт”, – диләр. Шунда Җәбраил (г.с.) Пәйгамбәребезгә “Әл-Ихлас” сүрәсен иңдерә. Анда Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә: “Әйт”, – ди, ягъни мөшрикләргә “Аллаһы Тәгалә ул бер”, – дип әйтергә куша. Шулай итеп “Әл-Ихлас” сүрәсенең беренче аяте үк күп кенә дини фикерләр, ялган хөрәфәтне тар-мар итә. Бүген бит кешеләр арасында “Аллаһы Тәгалә өчәү” – Аллаһы-әти, Аллаһы Тәгаләнең улы һәм изге рух, диючеләр күп. Кайберәүләр Аллаһның өч чагылышы бар дип саный. Ләкин моны аңлата алган кеше генә юк. Һәр җирдә бер президент, бер әти һ.б. була. Бер дәүләтне ике зат җитәкләсә, халык кайсына буйсынырга белмәячәк, фетнә чыгачак. Аллаһы Тәгалә үзе дә Коръәни Кәримдә: “Тагын бер илаһ булса, җир йөзендә бик күп фетнә кубар иде”, – ди.
“Ихлас” сүрәсенең икенче аяте “Аллаһу самәд” дип дәвам итә. Бездә күпләр балаларына Самат дигән исем куша. Хакыйкатьтә ул Габделсамат диелергә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең исем-сыйфатлары белән кешегә исем биргәндә игътибарлы булырга кирәк. “Самат” “бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел” дигәнне аңлата. Без кешегә Самат дип эндәшәбез икән, аны Аллаһы Тәгалә биеклегенә күтәргән булабыз. Габделсамат дисәк, Аллаһ колы дигән мәгънәне белдерәчәк. Самат дигән сүз шулай ук “һәрвакыт бар”, “мәңгелек” дигәнне дә аңлата.

Өченче аятьтә Аллаһы Тәгалә: “Ләм йәлиде. Үә ләм йүүләде”, ягъни: “Ул тумады да, беркемне тудырмады да”, – ди. Кайчак кайберәүләр “Аллаһка кадәр кем булган?” яки “Ул каян барлыкка килгән?” дигән шайтани сораулар бирә. Андый вакытта төпченү урынсыз. Без: “Аллаһ бар, Ул булды һәм булачак”, – дип әйтергә тиеш. Бу сорауларга җир йөзендәге бер кем дә беркайчан да җавап таба алмый. Бер нәрсәне онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгалә беркемне тудырмый, аның улы да, кызы да юк һәм Ул аларга мохтаҗ түгел. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Бөтен галәм минеке”, – ди. Болар “Фәрештәләр Аллаһы Тәгаләнең кызлары” яки “Гайсә – Аллаһының улы”, – дип әйтүчеләргә җавап булып тора. Кызганыч, хәзер күп кенә чит ил киноларында, шулай ук үзебездә төшерелгән фильмнарда да бик еш күп Аллалык турында сөйлиләр, күплек санда Аллалар диләр. Бүгенге көндә борынгы мифологияне яңадан кайтарырга азапланучылар да бар. Алар җир, сугыш, ут Алласы һ.б. дип әйтә.

– Бу махсус эшләнәме?

– Бер илаһлык белән күп илаһлык, ягъни мөшриклекнең аермасы нәрсәдә соң? Бер Аллаһ дисәк, кеше өстендә җаваплылык ята. Син Аллаһы Тәгаләнең канунына буйсынып яшәргә тиеш буласың. Күп илаһлык хакимлек итсә, җаваплылык кими. Әйтик, өйдә әти дә, әни дә баш икән, бала иреккә чыга. Әтисе кайт дигәндә, әни кайтырга кушмады дип ул урамнан керми йөри. Гаиләдә әти бер, әни икенче якка тартса, балада җаваплылык калмый. Мөшрик булгач та җаваплылык кими һәм кеше аны шуңа ярата. Күп илаһлык адәм балаларына гөнаһлы гамәлләрен аклау өчен дә бик кулай. Шуңа мөшриклекне тараталар, халыкларны шуңа өндиләр. Коръәни Кәримнең “Әл-Гыймран” сүрәсендә исә Аллаһы Тәгалә: “Аллаһ тарафында бер генә дин бар. Ул – Ислам”, – ди.

Тагын шуны әйтергә телим: әңгәмәләребезнең берсендә Гайсә (г.с.) турында сөйләдек. Аны Аллаһның улы дип әйтүчеләр бар. Ләкин Гайсә дөньяга әтисез, әнисез килде һәм Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы булды. Һәва да, Адәм дә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән туды. Әти-әни була торып та, баласыз яшәгән гаиләләрне күрәбез. Бу – Аллаһы Тәгаләнең кодрәте бар нәрсәдән өстен икәненә бер дәлил. Аллаһы Тәгалә “Ясин” сүрәсендә: “Мин бер әйбергә бул дип әйтсәм, ул була”, – ди. Аллаһы Тәгалә физик законнар белән яшәми. Алар безнең өчен генә кирәк.

– “Ихлас” сүрәсе Аңа һичбер зат тиң булмады”, – дип тәмамлана. Монда нәрсәне аңларга?

– Узган йөзлекнең 90нчы елларында зыялы хатын-кызлардан Аллаһы Тәгаләгә ышанасызмы дип сорагач, мин космик акылга инанам дип җавап кайтара һәм шулай үзенең дәрәҗәсен күрсәтергә тырыша иде. Акыл Аллаһы Тәгаләнең 99 исем-сыйфатының берсе генә. Аллаһы Тәгалә күрүче, ишетүче, шифалаучы, шәфкатьле, рәхимле, куәтләүче, түбәнгә төшерүче, һәр нәрсәгә сурәт бирүче, яратучы... Ни өчен боларны әйтмиләр? Чөнки һаман шул җаваплылыкны үз өсләреннән төшерәләр. Бер акыл эленеп торса, ул күрми, ишетми, Коръән дә иңдерми, пәйгамбәрләр дә җибәрми, шифаламый, берни эшләми. Ниндидер гайре акыл бар дип әйтү, Аллаһы Тәгаләне кимсетү, наданлык, түбән фикерләү.

Әйткәнемчә, Аллаһы Тәгаләне акыл белән генә чикләргә ярамый. Без аны кеше, пот белән дә сыйфатлый, аңа ниндидер кыяфәт бирә алмыйбыз. Аны күрүче дибез, ләкин ничек күргәнен белмибез. Аллаһы Тәгалә ишетә дисәк тә, ничек ишеткәне безгә мәгълүм түгел. Бүген, ни кызганыч, кешеләр үзләренә бик күп илаһлар уйлап тапты. Потка табынучы буддистлардан: “Аллаһы Тәгаләгә ышанасызмы?” – дип сорасак, уңай җавап ишетербез. Бу турыда Коръәни Кәримдә дә әйтелә. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр мөшрикләрдән шушы ташка табынасызмы дип сорасагыз, юк. Без шушы ташта Аллаһның кодрәтен сизеп, Аңа якынаябыз”, – дип әйтерләр”, – ди. Кеше белән Аллаһы Тәгалә арасында арадашчы булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә адәм баласын үзе дә ишетә. Кем ашадыр аңа якынаю – ул ширек. Аллаһы Тәгалә: “Мин сезгә муен тамырыгыздан да якын. Кем дә кем сораса, мин шул вакытта аның догасын ишетәм һәм җавап бирәм”, – ди.

– “Ихлас” сүрәсенең көче нидә?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисләрендә “Ихлас” сүрәсе – Коръәннең өчтән бер өлеше”, – ди. Расүлебез: “Бер кичтә Коръәни Кәримнең өчтән бер өлешен укып чыгарга телисезме?” – дип сорагач: “Алай эшләү бик авыр булыр”, – дип белдергән сәхабәләр. Пәйгамбәребез: “Ихлас” сүрәсен укыгыз. Ул Коръәни Кәримнең өчтән бере”, – дигән. Коръәни Кәрим мәгънәсе буенча өч өлешкә бүленә. Анда Аллаһы Тәгаләне өйрәнү, шәригать гыйлеме һәм тарих бар. “Ихлас” сүрәсе бер илаһлыкны өйрәнү өлешен тәшкил иткәнгә, Пәйгамбәребез аны Коръәннең өчтән бер өлеше, ди. “Ихлас” сүрәсен укыган кеше Коръәни Кәримнең өчтән бер өлешен укыган савапны ала.

– Ни өчен күп кеше нәкъ менә “Ихлас”, “Әлхәм” кебек сүрәләрне беренче булып өйрәнә, онытмый. Моның берәр сере бармы?

– Бу сүрәләр кыска һәм истә кала. Аларны без намаз вакытында гел укыйбыз. “Ихлас”, “Фатиха”, “Нәс”, “Фәләкъ” сүрәләрен уку җиңел. Игътибар белән карасак, “Ихлас” сүрәсенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан рифма ягыннан да бик җиңел итеп иңдергәнен күрербез. Һәр аять “дәл” хәрефенә бетә һәм бу ятлау өчен уңай. Коръәни Кәримнең бер аятендә Аллаһы Тәгалә: “Укыр һәм ятлар өчен мин сезгә Коръәнне җиңеләйттем”, –ди.

– “Ихлас” сүрәсен кайчан уку хәерле?

– “Ихлас” һәрвакыт, әйтик, намазда, дога кылганда, йокларга ятканда укыла. Ул иң хәерле сүрәләрдән санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Кем дә кем “Ихлас” сүрәсен ун мәртәбә укый, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә патша сарае кебек йорт салыр. Егерме мәртәбә укыса – ике, утыз кат укыса – өч йорт салыр”, –ди. Моннан без “Ихлас” сүрәсен укуның нинди саваплы икәнен күрәбез.

Архивтан алынды / 11 май 2012 ел / 19 нчы сан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1136
ӨСКӘ