Язмалар исемлегенә күчү
– “Итне сатып алу арзангарак чыга, мал асрау чыгымлы”, – диючеләр бар...
– Сатып алган итне ашый алмыйбыз, тәмле түгел ул. Шулай да сыер асрау файдалырактыр, чөнки ул көндәлек керем китерә. Ике генә сыер савып та, көненә берәр мең була. Ә олы малны суеп сатар өчен ике ел симертергә кирәк.
– Үстерер өчен кесәдән күпме чыга?
– Менә анысын санаган юк. Фермерлардан ике “КамАЗ” икмәк алабыз, шул бер елга җитә.
– Кышка печәннәрне үзегез әзерлисезме?
– Әйе, үзебезнең трактор, косилка бар. Быел пресс алдык менә, шуның белән тюк ясыйбыз.
– Сатуга нинди мал симертү кулайрак?
– Үгез, әлбәттә.
– Аның ите катырак була инде...
– Юк, булмый. Үгез ите йомшак булсын өчен чөгендер ашатырга кирәк. Итнең тәмлелеге тәрбиядән, кулдан да тора.
– Казларыгыз күпме, аларны да сатар өчен үстерәсезме?
– Абыегыз күп алдырмый, 20ләп кенә. Бер өлешен тозлыйбыз, сорап килгән кешегә сатып та җибәрәбез. Былтыр асрап булмады, узган ел үрдәк кенә алган идек.
– Ничек симертәсез казларыгызны?
* * *
Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 25 нче саныннан укый аласыз.
“Үгез ите йомшак булсын өчен чөгендер ашатырга кирәк”
26 Июнь 2019 883
"Кортлар кыштан хәлсезләнеп чыга, шуңа яз көне ширбәт бирәбез. Шикәр комын эретеп, бераз әрем кушасың, нарат өстисең. Бик файдалы була."
– Сатып алган итне ашый алмыйбыз, тәмле түгел ул. Шулай да сыер асрау файдалырактыр, чөнки ул көндәлек керем китерә. Ике генә сыер савып та, көненә берәр мең була. Ә олы малны суеп сатар өчен ике ел симертергә кирәк.
– Үстерер өчен кесәдән күпме чыга?
– Менә анысын санаган юк. Фермерлардан ике “КамАЗ” икмәк алабыз, шул бер елга җитә.
– Кышка печәннәрне үзегез әзерлисезме?
– Әйе, үзебезнең трактор, косилка бар. Быел пресс алдык менә, шуның белән тюк ясыйбыз.
– Сатуга нинди мал симертү кулайрак?
– Үгез, әлбәттә.
– Аның ите катырак була инде...
– Юк, булмый. Үгез ите йомшак булсын өчен чөгендер ашатырга кирәк. Итнең тәмлелеге тәрбиядән, кулдан да тора.
– Казларыгыз күпме, аларны да сатар өчен үстерәсезме?
– Абыегыз күп алдырмый, 20ләп кенә. Бер өлешен тозлыйбыз, сорап килгән кешегә сатып та җибәрәбез. Былтыр асрап булмады, узган ел үрдәк кенә алган идек.
– Ничек симертәсез казларыгызны?
* * *
Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 25 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Альбина Гайнуллина