Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Әгәр кешеләрнең барлык теләкләре тормышка ашса, Җир шары тәмугка әверелер иде”

5 Март 2019 657
Күптән түгел миңа Аллаһы Тәгаләдән мал сорап, җиңеллек сорап кылган догасына җавап ала алмый гаҗизлеккә төшкән мөселман егетенең галимнәргә язган сорау-хатын укырга туры килде. Хат озын һәм русча, шулай да аннан бер өзекне тәрҗемә итеп укып китик: “Мин бик күп дога кылдым һәм күп яхшылыклар эшләдем, Аллаһ алдында гөнаһларымнан ихлас тәүбә иттем, Аллаһтан минем хәсрәтемне һәм тынычсызлыгымны бетерүен сорадым. Әмма мин дога кылып башлаган барлык эшләр кирегә китте һәм минем проблемаларым артты гына... Бу инде күптәннән бара һәм мине төшенкелек биләп алды, йөрәгемә шик үрмәли башлады. Әгәр Аллаһ үз-үзеңне үтерүне тыймаса, мин үземә кул салган булыр идем...”
Без, мөселманнар: “Дога – мөэ­миннең коралы”, – дибез һәм Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп эндәш­кән һәр сүзебезнең, күңелгә килгән һәр уебызның Аның тарафыннан ишетелүен һәм шарты үтәлгән ихлас догага җавап булачагына ышанабыз, чөнки Раббыбызның вәгъдәсе бар: “Дога кылыгыз, кабул итәрмен” (Коръән 40:60). Мөэминнәрнең әмире Гомәр ибн әль-Хаттаб та (Аллаһ аннан риза булсын) шуңа күрә: “Мин доганың җавабы өчен аз гына да борчылмыйм, әмма мине дога үзе борчый. Әгәр минем күңелемә дога кылу нияте салынган икән, мин беләм: дога белән бергә җавап та булачак”, – дигән.

“Дога – корал” дигәндә без бер нәрсәне истә тотарга тиешбез: куллана белмәсәң, корал үзеңә атарга мөмкин, коралны ялгыш кулланган очракта адәм баласын һәлакәт көтә. Шуңа күрә дога кылганчы, башта гыйлем алырга, доганың шартларын, аңа җавапның ни рәвешле булырга мөмкин икәнлеген өйрәнергә кирәк. Гарри Поттерлар турында әкиятләр укып, фантастик кинофильмнар карап үскән буын доганы әфсен белән бутый, Аллаһы Тәгаләгә эндәштең дә, җавап шунда ук булды, дөньяң үзгәрде: мал сорасаң, мал килде, сәламәтлек сорасаң, саулыкка ирешәсең дип уйлый.

Дөрес, Аллаһы Тәгаләнең хикмәте белән кайвакытта алай да булырга ихтимал. Әмма Аллаһы Тәгалә күпчелек очракта үзенә мөрәҗәгать иткән адәм баласын сыный, аны үз нигъмәтләрен кабул итәргә әзерли. Әгәр син сораган нәрсә синең өчен зыянлы булса, җавапны кичектерергә, ахирәткә үк калдырырга да кодрәте җитә. Менә шушы сынау этабында адәм баласының күңеленә үзенең вәсвәсәсе белән шайтан үрмәли башлый да инде: төшенкелек, өметсезлек, ачыргалану хисләре уятып, Аллаһы Тәгаләгә ышанычын юк итәргә тырыша, хәтта югарыда искә алынган хаттан күренгәнчә, үзенә кул салырга өнди.

Иманы зәгыйфь булган адәмнәр өчен мондый ситуация котылгысыз. Ә бит без теләгән нәрсәләр күпчелек очракта безнең өчен зыянлы булып чыгалар. Мал һәм байлык та нәкъ менә шулар рәтеннән. Аллаһы Тәгалә Коръәндә бу хакта да искәртә: “Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып, һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык һәм фәсәд кылыр иделәр, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер. Аллаһ, әлбәттә, кешеләрнең хәлләреннән хәбәрдар һәм кемгә киң ризык тиешле, кемгә тар тиешле икәнен дә белүчедер” (Коръән 42:27).

Танылган француз фәлсәфәчесе Пьер Бураст та бу хакта: “Әгәр кешеләрнең барлык теләкләре тормышка ашса, Җир шары тәмугка әверелер иде”, – ди. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә син сораган нәрсәне тоткарлый икән, төшенкелеккә бирелергә ярамый. “Дога кылдым, кабул булмады”, – дип әйтү, чынлап та, доганың кабул булмавына китерә.

Бу дөньяда файдалы байлыкка ирешү юлы исә катлаулырак. Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһиссәлам) бу хакта: “Кем ахирәт тормышын кайгырта, шуны Аллаһы Тәгалә күңел байлыгы һәм булышчылар белән бүләкли, ә дөнья нигъмәтләре аңа үз теләгенә карамастан киләләр. Ә кем бу дөньясы өчен борчыла, аның күз алдында һәрвакыт фәкыйрьлек тора. Аллаһ аны ярдәмчеләрдән мәхрүм итә, һәм ул тәкъдирендә күпме язылган булса, шулкадәр дөнья малына ия була”, – ди. Хәсән әль-Басри дигән мөселман галиме: “Бу дөнья тормышын ахирәтең өчен сат һәм син бу дөньяга да, ахирәткә дә ирешерсең. Әмма ахирәтеңне дөньяң өчен сатма, югыйсә, икесен дә югалтырсың”, – ди.

Җиңеллек сорап дога кылгач, Аллаһы Тәгаләдән сынау булып авырлыклар килә башлау – табигый нәрсә. Аңлаган кешегә ул авырлык­лар Аллаһы Тәгаләнең җавабының башы да инде. Ике әҗергә ирешә адәм баласы бу очракта: шөкер итеп, ахирәте өчен әҗерле була, Аллаһы Тәгаләнең бу дөньяда биргән нигъ­мәтенә ирешә. Моны бер хикәят белән иллюстрациялик: “Кораб батып, бәндәләрнең берсен дулкыннар кеше яшәми торган утрауга чыгарып ташлый. Ул көн саен җаны-тәне белән Аллаһы Тәгаләдән үзен коткаруын сорап дога кыла һәм көн саен горизонтны күзәтә. Коткаручылар күренмәгәч, ярга чыккан бүрәнәләрдән үзенә кечкенә генә куыш әмәлли. Беркөнне ризык эзләп киткәч кайтса, күрә: яшеннән ут кабып, куышы янып бетеп ята. “Йа Раббым, мин синнән шуны сорадыммыни?” – дип үксеп егыла ул. Иртән караса, күрә: ярга кораб якынлаша һәм аны коткаралар. “Сез минем монда икәнне каян белдегез?” – дип сорый коткаручылардан. “Син яккан учакның төтенен күрдек”, – диләр тегеләре. Аллаһы Тәгаләдән җиңеллек сорап дога кылгач, авырлыкка юлыксагыз, белегез: авырлык артында котылуның башы ятарга мөмкин. Төшенкелеккә бирелеп, Аллаһның нигъмәтеннән баш тартмагыз.


Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ