Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

" Чиле-пешле генә тәнкыйть"

5 Февраль 2019 1709
Яшь шагыйрь Рифат Сә­лахның “Ак фәрештә” исемле шигырь китабын укып чыккач, автор белән сөйләшергә үзен­нән-үзе җай чыкты.
– Рифат, ник юрист булып эш­лә­мисең, юридик факультетны тәмам­лагансың бит?

– Берара эшләп алдым. Пиар белән эшли белмәгәнбездер, клиентлар булмагач эшебез ябылды. Мөрәҗәгать итүчеләр аз булды. Дүрт ай буе актив рәвештә эшләдем.

– Юристлыктан киткәч, эшкә кая кердең?

– Татарстан китап нәшриятына. “Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге”нә. Балалар өчен китаплар чыгарабыз.

– “Казан утлары” журналында “Җәһәт тәнкыйть” рубрикасында синең иҗатны академик, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина эт итеп сүккән...

– Ул чиле-пешле генә тәнкыйть булып чыккан.

– Ник чиле-пешле?

– “Җәһәт” булгач ашыгыч була, ашыкканда ялгышырга мөмкин. КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетын тәмамламаганга күрә аның укытучылары миңа бик әйбәт мөнәсәбәттә түгел иде. Ничек инде, юрфактан килде дә бу, шагыйрь булды, диләр. Мондый әйбергә күнектем, тәнкыйть булачак. Галимнәр бит шигырьне башкача кабул итә, аларга ниндидер образ мөһим, шушы-шушы таләпләргә җавап бирмәсә ул шигырь булмый, диләр. Минемчә, шигырьне кеше күңеле белән тоя, аңлый. Дания апа усал тән­­кыйть­ләгән. Тән­кыйтьче үсеш юлларын күр­­сә­тергә тиеш, ә ул күрсәтеп бе­тер­мәгән. Тән­кыйть гел сүгүгә яки гел мактауга гына кайтып калырга тиеш түгел.

– Дини гаиләдә үскәнсең икән, әтиең мулла, әниең абыстаймы?

– Түгел. Намаз укыйлар. Әнием математика укыта, әтием – электрик, инженер-энергетик. Балачагымда әтинең багана башына менгәнен карап торып, соклана идем. Үземнең дә электрик буласым килә иде.

– “Төрки кардәшләргә” шигырендә “Туган­быз без Алтайдагы ана бүре­дән” дисең. Нинди әкият сөйлисең син?

– Фольклорда шундый риваять бар.

– Ана бүредән чыктыңмыни син?

– Бу бит риваять.

– Бәлки маймылдан яралганбыздыр, шулай да?

– Алай шәригатькә каршы килеп әйтәсем килми. Риваяте матур. Көчле бүре белән чагыштыру безгә өмет өсти, качып-калтырап утыра торган ниндидер куян түгел без.

– “Шагыйрь хатыннары” ши­гырендә: “Ир иткән дә, чир иткән дә – хатын”, – дип язгансың. Хатының нинди?

– Мине аңлый торган. Шагыйрьне аңларга да кирәк бит. Без биш минуттан икенче төрле булырга мөмкинбез.

– “Таныш түгел гөлләр” шигырендә “Хаҗга килдем”, – дисең, кайчан бардың?

– Вәлиулла хәзрәт 2010 елда “Таян Аллага” конкурсында җиңүче буларак мине хаҗга җибәргән иде. Бушлай. Мәккә, Мәдинә шәһәрен күрдем, хаҗ кылып кайттым. Ул мине уңай якка үзгәртте. Хаҗда бөтен догаларыбыз кабул була. Хаҗга бару шундый рәхәт халәт, көне буе аэропортта басып торсаң да бер авырлыгын тоймыйсың. Аннан кайтасы килми, кире барасы килә. Бүген үк чыгып китәр идем.

– Сиңа хәзер 31 яшь...

– Ул вакытта 23 иде бугай.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберен дә күрдеңме?

– Әйе.

– “Җирсү” шигырендә “Газраил (г.с.) тотканчы бугаздан” дисең, Газраилдән куркасыңмы?

– Бер дә әйтә алмыйм. Быел август аенда авариягә эләктем.

– Кайсы җирдә?

– Хөкүмәт йорты каршында кинәт кенә уң яктан килеп керделәр, үзем дә сизми калдым, шулкадәр тиз булды.

– Юлга кузгалыр алдыннан “Сәфәр” догасын укыйсыңмы?

– Укырга тырышам.

– Хатының намазлымы, гаурәте капланганмы?

– Аллага шөкер, Алия намаз укый. Миңа кияүгә чыкканчы ук укый иде. Өйләнешкәч, матур итеп яулык бәйли башлады. Дуслары да намаз әһелләре. Мин аны беренче күрүдә үк “бу хатыным булачак”, дип уйладым. Ике ел үткәч өйләнештек. Яшел Үзән шәһәреннән. Укытучы. Рус теле укыта.

– Җавапсыз мәхәббәтең булганы бармы? Бу сорау шигырьләреңне укыгач туды.

– Җавапсыз мәхәббәтләр күп булды.

– Бәлки сине Аллаһы Тәгалә начар кызлардан саклагандыр? Кыз тыштан матур, әмма эчендә нинди шайтан гомер сөрә, син бит аны белмисең.

– Соңрак мин аны белдем. Әйе, Аллага шөкер, дип сөенеп куйдым.

– Эчеп, тартып йөри торган кыз идеме әллә?

– Эчкән, тарткан дип әйтә алмыйм, әмма миңа намаз укый, яулык бәйли торган кыз кирәк иде. Яшь чагында боларның барысын да уйлап бетермисең, тора-бара акыл керә, дөрес юлны эзли башлыйсың.

– “Адашкан юлчы” ши­гы­рендә “Сине артык сөйдем бугай, кыйб­лам да юк”, – дисең. Кыйблабыз бар бит инде. Бу вакытта дингә килмәгән идеңме әллә?

– Килгән идем. Аллага шөкер, 14 яшьтән намаз укый башладым. Бу шигырьне туры мәгънәдә аңларга кирәкми. Мәхәб­бәттән кайсы якка барырга да белмим, диюемдер.

– “Бәхет җыры” исемле шигыреңне укыдым, тагын сөю диеп шашкансың. Кемнең куены учак кебек кайнар, ә?!!

– Образга кереп язылган шигырь...

– “Иңнәреңә куяр идем ба­шымны”, – дип казах ша­гый­рәсенә багышлап язгансың, хатының көн­ләшмәдеме?

– Ул миннән шактый өлкән.

– Булса соң...

– Ире дә исән-сау. Та­на­лиз апаны хөрмәт итәм. Аның шигырьләрен тәрҗемә иттем.

– Әйдә, бер шигыреңне укы әле.

– Җомга үтте...
   Менә кояш байый...
   Җилләр исә кыйбла ягыннан.
   Шәфәкъ нуры иңгән җир йөзенә
   Фирүзәдәй юрган ябылган.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 906
ӨСКӘ