Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Өч авылдашыбыз бер мизгелдә җан бирде”

23 Июнь 2016 3275
12 июнь көнне көндезге берләр тирәсендә Базарлы Матак – Болгар юлында коточкыч юл һәлакәте була. “Киа” автомобиле шоферы – 29 яшьлек Мәскәү егете, алдыннан баручы “бензовоз” машинасын узып, каршы як полосадагы “унбишле”нең өстеннән чыгып китә. Нәтиҗәдә, “Киа”дагы ике кеше, “унбишле”дә хәрәкәт итүчеләр – Спас районының Тукай авылыннан ирле-хатынлы Флера (48 яшь) һәм Рамил (47 яшь) Сибгатуллиннар, рульгә утырган Фаил Хәсәнов (39 яшь) шундук җан бирә. Туры килүен әйт әле: “бензовоз” шоферы да Тукай егете Альфред Мөхәммәтҗанов. Бәхеткә, аның сәламәтлегенә зыян килми.
– Рамил минем өченче буын туган энем иде, – ди хисапчы Нурия апа Әхтәмова. – Флера да үз туганым кебек булды. Бик әйбәт, гади кешеләр. Флера бигрәк тә җор телле, ут хатын иде. Абзар тутырып мал асрадылар, әле быел да фәлән хәтле кош-корт алдылар. Йортларын да курчак өе кебек ясап куйдылар. Түбәләрен алыштырдылар, өй кыегына төзү материалы җитмәгәч, шуңа киткән җирдән үлеп кайттылар. Бигрәк аянычлы үлем! Икесе бергә бит!

Флера апа идарәдә хисапчы, Рамил абый комбайнчы булып хезмәт куйган.

– Рамил ирем Ринат белән бергә эшләде. Иремә уены-чыны белән “зәтүк” дип йөри иде. Фаҗига буласы көнне үзе салган булган, шуңа күрә рульдә барырга Ринатка мөрәҗәгать иткән. “Мин дә кичтән салган идем шул”, – дип бармый калган ул. Гомере бетмәгәндер инде, – дип дәвам итә Нурия апа.

Көндезге бер туларга ун минутта шалтыратты аңа Рамил. “Без Болгардан кайтырга чыктык, күчтәнәч алдым, безгә килә тор”, – диде. Ирем эшләрен бетергәч, аларга юнәлгән. Көтү озакка киткәч, малларын да ашатып-эчертергә өлгергән. Шуннан соң Рамилгә шалтыраткан. Ә ул телефонын алмаган. Соңрак билгеле булды: Рамилнең кулы кесәсенә тыгылган килеш калган, соңгы шалтырату иремнән булган икән. Нәкъ шул мизгелдә җан биргәннәр инде мескенкәйләр.

Сибгатуллиннар машинасында рульдә барган Фаил Хәсәновны да авылдашлары яхшы яктан гына телгә алды. Ярдәм сорап кем генә килсә дә, кире бормаган, күндәм ир булган ул. Ана күңеле сизә, диләр бит. Болгарга җыенуын белгәч, әнисе аны ничек тә туктатырга тырышкан...

Сигез ел көткәннән соң дүрт ай элек кенә игезәк кызлар әтисе булу бәхете елмайган Фаилгә. Үләренә бер көн кала кызларны машинага да утыртып йөргән ул... Бигрәк үкенечле үлем инде!

Март аенда гына Флера апа, әнисе һәм кечкенә кызы белән юл һәлакәтенә очрый. Бәхеткә, ул вакытта алар тән җәрәхәтләре алу белән генә чикләнә. Әмма Газраил барыбер юлда эзәрлекли гаиләне.

– Флера гел уйнап-көлеп йөрде. Әллә каян күреп сәламли, бик шат күңелле иде. Олы кызы бәби алып кайтырга тиеш, “Оныгыбыз туа” дип аны бик көтте инде. Һәрнәрсәдән ямь таба белде. “Тавыгым чеби чыгарды”, – дип килеп сөйләде бер көнне. Соңгы арада гына йөрәге авыртудан, җанына тынычлык тапмавыннан зарланды. Сизенгәндер, күрәсең, – дип уфтана Нурия апа.

Хезмәттәшебез Эльза Дәүләт­шина да шушы авылдан. Алай гына да түгел, Сибгатулл­ин­нар­ның олы кызлары Алинә белән җан дуслар. Әлеге фаҗигадән ул да аңына килә алмый.

– Һәр көн телефонымны алып, әти-әнигә шалтырата баш­ласам, Алинәне уйлыйм. Ул кемнең хәлен белеп шалтыратсын? – дип елый ул.

Тукай авылы халкының, мәр­хүм­нәрнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен.

Чулпан ШАКИРОВА
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ