Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Булгария” батканга 4 ел: вакыт дәвалыймы?

16 Июль 2015 1776
"Булгария" фаҗигасенә 4 ел булды. 2011 елның 10 июлендә Кама Тамагы районының Сөйки авылы янәшәсендә 13 сәгать 30 минутта яңа Россия тарихындагы иң зур фаҗигаләрнең берсе була.
Фаҗиганең сәбәбе – ачык иллюминаторлар диелә. Шторм вакытында алардан ургылып су керә, судно санаулы секундлар эчендә төпкә китә. Теплоход 122 пассажирның гомерен йота, 79 кешене коткаралар. Ел саен мәрхүмнәрнең якыннары Кама Тамагы районына Сөйки авылы янәшәсендәге мемориаль комплекска матәм митингына җыела. Вакыт дәвалый, диләр. Тик “Булгария”дә газиз балаларын, ирен-хатынын, әти-әнисен югалткан кешеләрнең хәсрәте моның киресен күрсәтә.

“Хатыным Фираяны иң соңгы булып таптылар”

Равил Яһудин белән Кама Тамагы районының Затон бистәсендә таныштык. 122 кешене һәлак иткән теплоход янында ул көнне Сөйки ягына барышлый халык еш туктады. “Булгария”дә Равил абыйның хатыны Фирая, оныгы Камилә һәм туганы Асия батып үлгән булып чыкты. Фаҗигале хәлләрдән соң Равил абый үзе инфаркт кичерә. 10 июль китергән хәсрәтле вакыйга турында зур авырлык белән сөйли: “Бу теплоход янына килгәндә тыным кысыла, ул вакыйгаларны күзалларга тырышып карыйм да калтырый башлыйм. Йөрәк кыса. “Булгария” батарга санаулы минутлар калып барганда хатыным Фирая шалтыратты. “Привет, а у нас тут шторм, огромные волны, черные тучи. А вот и девятый вал” – дигән сүзләрне әйтте. Соңрак белдем, көчле дулкын “Булгария”нең ачык иллюминаторына бәргән һәм шуннан су керү аркасында теплоход су төбенә киткән. Суднодагы команда исерек булган, анда нәрсәдер бәйрәм иткәннәр, монысын да ачыктан-ачык әйтә алам. Фираяның соңгы сүзләре: “Прощайте товарищи, с Богом, ура!” Шуннан соң хатыным оныгыбыз Камилә янына чапты. Ул вакытта Камилә музыка бүлмәсендә. Фирая үзе котыла ала иде. Без теплоходта күп тапкырлар сәяхәт иттек. Фирая яхшы йөзде. Музыка бүлмәсендә 18 бала булган. Фираям, бичара, монда Камиләне коткару өчен түгел, ә соңгы минутларында аның янәшәсендә булу өчен төшкән, күрәсең. Хатынымны озак эзләделәр. Аны иң соңгы – 122нче кеше булып таптылар.   “Булгария”дәге катастрофага 40 көн кала кызым төш күргән. Хатыным Фирая һәм оныгым Камилә зур көймәдә ниндидер су эчендә йөзгәннәр. Көймә әйләнгән һәм анда булган кешеләр барысы да баткан. Бу төшне кызым миңа фаҗигадән соң сөйләде”.

Төнлә бала елаган тавышлар ишетеләме?

“Булгария” теплоходын сүтү, утиль­ләштерү турында сүзләр күптәннән барса да, бу көнгә кадәр аңа керешә алганнары юк. Судно инде 4нче елын Затон бистәсендә утыра. Аңа махсус каравылчы беркетелгән.

Моннан берничә ел элек интернетта “Булгария” теплоходында төнлә бала елаган тавышлар ишетелә, каравылчылар бер-бер артлы акылдан яза, берсен хәтта юләрләр йортына алып киткәннәр дигән мәгълүмат таралды. Бу чын сүзләр булганмы, әллә инде сенсация эзләп йөрүче җурналистлар уйдырмасымы? Каравылчы Виктор Лаврухин “Булгария”не инде 4нче ел рәттән саклый. “Бала елаган тавышлар – чеп-чи ялган. Сез бит барыгыз да укыган кешеләр, мондый хәлләрнең булганы юк, – ди ул. – Монда халык күп килә. Узып барышлый теплоход янына туктап, фотога төшүчеләр, селфи ясаучылар күбәеп китте. Судноның эченә кереп карарга тырышучылар да булды. Без аларны куып җибәрәбез”.

“Булгария” хәзерге вакытта комда утыра, аның беренче палубасы тулысынча су эчендә. Лаврухин аңлатканча, ниһаять, теплоходның хуҗасы – Пермь компаниясе кышка судноны сүтәргә, утильләштерергә җыена.

Ике палубалы “Булгария” теплоходы 1955 елда Чехословакиядә төзелә. Башта ул “Украина” дигән исемне йөртә, ә инде 2010 елдан “Булгария” дип атала башлый. 2000-2010 елларда теплоходны «Казанская судоходная компания», «Водафлот», «Волгатур» кебек оешмалар арендалый. Судноның соңгы арендаторы «Бриз» компаниясе “Булгария”не 2011 елда «АргоРечТур» оешмасына субарендага бирә. “АргоРечТур”ның директоры Светлана Инякина судта иң кырыс җәза – 11 ел колониягә хөкем ителде.

122 кешене йоткан “Булгария” теп­лоходын сүтмичә, һәйкәл буларак саклап калыйк, диючеләр дә бар. Анда һәлак булган мәрхүмнәрнең якыннары шундый үтенеч белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән.

“Әти-әнисенең батып үлгәнен һаман әйтмәдек”

Балтачтан килгән Рәдифә Садриева бу фаҗигадә кызын һәм киявен югалткан. Аларның ике кыз балалары ятим калган. Әлеге хәлләрдән соң Рәдифә апаның тормыш иптәше кайгыдан инсульт кичергән. Хәзер ул берүзе ирен һәм ике оныгын тәрбияли. “Кечкенәсе әле һаман да әти-әнисенең батып үлгәнен белми, – ди Рәдифә апа. – Бер көнне балалар бакчасыннан кайтты да: “Дәү әни, әтием белән әнием турында бөтен кеше белә икән, алар батып үлделәрмени?” – ди. “Һай, кызым, – дидем, – ул сүзне дөрес кеше сөйләмәгәндер, акыллы кеше болай әйтмәс”. Мин аңлатырга куркам әле. Кодагый булган кешегә дә әйтәм, ул да куркам, ди. Кечкенә кызыбыз көтә. “Нишләп әтием белән әнием кайтмыйлар? Кайтсыннар инде, бөтен булган акчамны бирәм, машина алырлар”– ди. Ә мин балага нәрсә дип җавап бирергә дә белмим...”

Марсель ӘСКӘРОВ
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Марсель Әскәров

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1498
ӨСКӘ