Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бер елга өч партия каз пешереп сатабыз”

17 Ноябрь 2016 2171
Авылларда каз өмәләре гөрли. Ә менә Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия апа Сәфәргалиева өмә җыймыйча гына ире белән 150 каз эшкәртеп куйган. Күршеләренә кереп, өмәдә дә катнашырга өлгергән.
– Казларны пешереп, бизәп, туй-юбилейларга сатабыз. Үзең чистарткач, бик чиста була, тиресе дә ертылмый, – ди Надия апа. – Ирем 2001 елда юл һәлакәтенә очрады, коляскада гына утыра. Шуңа да карамастан, тормышта иң зур ярдәмчем ул. Казның баш-аякларын ул чистарта. Мин кош-корт тирәсендә кайнашсам, ул ашарларга пешереп тора. Өебездәге бөтен бүлмәләр коляска белән йөрерлек итеп көйләнгән. Өч балабыз бар. Алар да зур булышчыларыбыз. Олы кызым Казанда институтта, уртанчы улым Әтнә техникумында, кечкенә кызыбыз 8нче сыйныфта укый. Казларны үзем дә суйгалыйм, туры килгәндә җизни, күршеләргә дә әйтәм. “Хатын-кызга кош-корт суярга ярыймы?” – дип бер мулладан сораган идем, “Башка мөмкинчелегең булмаса, ярый”, – диде. Улым әлегә андый эшкә алынырга батырчылык итми.

Надия апаның хезмәт юлы берничә этаптап тора: китапханәче, завхоз, соңгы дүрт елда авыл җирлеге рәисе булып эшләгән. Каз үстерү белән исә 2008 елдан бирле шөгыльләнә алар. Бер тапкыр да игълан биргәннәре, реклама ясаганнары булмаган. Бер-берсеннән ишетеп, Казан, Арча, Әтнә, Биектау якларыннан заказлар килеп кенә тора икән.

– “Эсвежи” булсын дип, җәй аенда ук беренче партияне өлгертеп сата башлыйбыз. Ул чорда да 70-80ләп каз суелды. Бер айлыкларны апрельдә үк алып кайтабыз. Көзгеләрен, 150 башны да озатып бетердек диярлек. Какларга калмый да. Өч зур туңдыргычыбыз бар. Казларны шунда саклап торабыз. Тагын бер партия алып кайтырга исәплибез менә. Бер ай гына ашатып алабыз да, аларын тагын суя башлыйбыз.

Каз бизнесы белән шөгыль­ләнер өчен Сәфәрга­лиевлар аерым бер бүлмә төзеп куйган. Казны чистарту, пешереп бизәү эшләре шунда башкарыла икән.

казл8585ары.jpg


– Кош-кортның иң зур мәшәкате – аны үстерүдә. Йортыбыз янында күл юк. Тотып алынган җиребез бар, шунда зур ләгәннәргә су куеп кына үстерәбез. Ашатырга азыгы да елдан-ел кыйммәтләнә. Шуңа күрә элеккеге еллар белән чагыштырганда керем азрак чыга инде. Моңа кадәр парлы казны 4500 сумга сатсак, соңгы айларда 5 мең иттек. Мин, гадәттә, кара җимеш, яшел алма белән эшлим. Аларның да бәяләре артты. 2010 елда кара җимешнең килосы 70 сум булса, хәзер 250-300 сум. Ике казга 300 гр тирәсе җимеш китә. Җәй көне бакчада петрушка, укроп булгач, бизәү эшләре белән проблема юк. Ә көзен-кышын анысын да сатып алырга кирәк. Кайвакыт Әтнәдә булмаганда, махсус яшеллек өчен генә Арчага кадәр барып кайтам. Үзем машинада йөрим, – ди тиктормас хуҗабикә. 

Бүген пар казлар “Бәхетле”дә 7-8 мең тора. Мәрхәмәтле клиентлар арасында “сездә арзанрак” дип, куелган бәядән арттырып түләргә теләк белдерүчеләр дә була икән. Икенчеләре, киресенчә, кечкенәрәк казларны арзанрак бәягә эшләп бирә алмассызмы дигән тәкъдим белән чыга. Гадәттә, заказ өчен 3-4 килолы казлар алына.


Казның эч-башы, мамыгы да акча кертә. Бер мендәр бәясе (сүрүе белән бергә) – мең сум. Анысына да заказлар күп икән. 


– Казны үтүкләп йолкыйм. Ә күп кеше суга тыгып ала. Юешләнгән мамыкны киптереп бетерү кыенрак, күкси башлый. Шуңа коры мамыктан эшләнгән мендәргә сорау зур, – ди Надия апа. 

 
Уңган-булган гаилә каз белән генә дә чикләнми. Быел мәсәлән, 150 баш бройлер тавык, 30 үрдәк тә үстереп сатканнар. Гомумән, Надия апа “Булдырам!” дип яши торган көчле рухлы кеше!

IQ--dr858589ihU.jpg

Надия апа балалары белән



Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 949
ӨСКӘ