Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Җан турында төпченергә ярамый”

21 Июнь 2019 1423
Балага җан кергәндә, Аллаһы Тәгалә әмере белән фәреш­тә­ләр аңа дүрт кәлимә яза. Шу­лар­ның берсе – гомер озын­лыгы. Ягъни туган­да ук безнең кайчан, кайда, ни рәвешле фани дөньядан китәчәгебез хәл ителгән була. Үлем – котылгысыз. Шуңа да аңа һәрвакыт әзер торырга кирәк. Сәхи­фәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән шул хакта сөйләштек.
– Рамил хәзрәт, хәзер шундый заманда яшибез: кеше бүген бар, иртәгә юк. Еш кына япь-яшь кешеләр төрле сәбәпләр белән үлеп китә. Андый вакытта, үлем хәбәре алгач, “Ай Аллам!” дип, гаҗәпләнү хисе белдерәбез. Хак мөселман үзен ничек тотарга, нинди сүзләр әйтергә тиеш? Якынын югалтканнарны юатканда да нәрсә әйтергә белмичә, телсез калабыз. Аларны ничек тынычландырырга?

– Андый вакытта динебез, иң элек, дога кылырга куша. “Бәкарә” сүрә­сенең “Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун” дигән аятен укыйбыз. Ул: “Без бөтенебез дә Аллаһы Тәгаләнеке һәм бөтенебез дә Аллаһка кайтабыз”, – дип тәрҗемә ителә. Әлеге сүрәдә Раббыбыз: “Мин сезне куркытып, ачлык белән, малларыгызны киметеп, җаннарыгыз алып һәм уңышларыгызны азайтып сынармын”, – ди. Алда әйтелгән доганы кылганда, кешеләргә Аллаһның рәхмәте килер, Ул аларга салават әйтер. Монысы беренчедән. Икенчедән, доганың мәгънәсен аңлагач, күп нәрсә ачыла. Әйтик, кемдер яшь баласын югалта. Икенче берәүләр әтиләре яки абзыйлары бакыйлыкка күчсә: “Тормышны ярата иде, йорт кына салып чыккач үлеп китте, әрәм булды”, – дип уфтана. Монда бер хакыйкатьне онытабыз: Аллаһы Тәгалә сезгә Үзе теләгән баланы бирде, ә без аны тудырдык кына. Без барыбыз да – Аның коллары. Раббыбыз Коръәни Кәримдә: “Җирдә һәм күктә булган бөтен әйберләр Минеке”, – ди һәм Үзе теләгән вакытта ала да.

– Кеше үлгәч, кырык көнгә кадәр җаны үзенә урын таба алмый, өенә кайтып йөри, диләр, мәрхүм яшәгән торакны буш тотарга кушмыйлар, кемдер шунда куна. Исламда моңа дәлил бармы?

– Боларга Коръән һәм хәдистә җавап юк. Өч, җиде, кырык көндә җан нишли, шулай ук белмибез. Бу хакта төрле риваятьләр генә бар. Мин аларны хорафат дип тә әйтә алмыйм, ул сүз­ләр нәрсәгәдер нигезләнгән бит. Иң дөресе – аларны ха­лык йолалары дип әйтү. Ул көннәрдә мәрхүмнең рухына дога кылырга җыелабыз. Ә инде җан хакында адәм балаларында мәгълүмат бик аз һәм моны Аллаһы Тәгалә Үзе әйтә. Җан турында төпченергә ярамый хәтта. Чөнки артыгын сораштырып, булган мәгълүматтан читләшәбез икән, адашырга мөмкинбез. Дәшмик, белгән кадәре белән гамәл кылыйк.

– Урын өстендә әҗәл көтеп яткан авыруга караганда, кисәк үлгән затларга бигрәк авыр, барзахый тормышка эләккәч нәрсә булганын аңламыйлар икән, диләр. Монда ниндидер хакыйкать бармы?

– Үлемне Аллаһы Тәгалә тиешле вакытта билгели. Без бер төрле уйлыйбыз, ә Ул башкача фикерли. Аның кануны да бүтәнчә. Раббыбыз бу дөнья белән генә түгел, ахирәт тормышы аша да карый. Мәсәлән, безнең планнарыбыз бар, тагын егерме ел яшәргә хыялланабыз. Аллаһы Тәгалә: “Бу адәм баласының алга таба гөнаһлары тагын да күбәячәк, шушы да җитте, гөнаһлары әлегә кичерелер дәрәҗәдә”, – дип җанын ала икән, мәрхүм өчен бу – нигъмәт. Ул кыямәт көненең вәзгыятен җиңеләйтте дигән сүз. Күбрәк изгелек кылсын дип, кайберәүләрнең, киресенчә, гомерен озайта, савап эшләргә мөмкинчелек бирә. Бу урында Аллаһы Тәгаләнең мантыйгын аңлый алмыйбыз. Үлемгә әзерләнеп яту да җиңел түгел. Чөнки кеше сызлана, башына төрле уйлар керә. Шайтан бит “бу авырый, хәлсез икән” дип аның яныннан китми, киресенчә, тагын да якынрак килә, “булды, мин моны кулга алам, үлгәнче динсез, денсез итәм, көферлеккә чыгарам” дип әйтергә, шуңа тырышырга да мөмкин. Кемдер, авариягә эләгеп, иманлы килеш китеп бара. Адәм баласының тәкъдире җиткән, әҗәле килгән һәм Аллаһы Тәгалә җанын алган, шуның белән бетте.

– Үлгән якыннарыбызны теге дөньяда очратачакбызмы?

– Кешеләр очрашыр, әмма мәхшәр мәйданында берәү дә беркемне танымас, һәркемнең үз мәшәкате, вәзгыяте, кайгы-хәсрәте булыр. Җәннәт әһеллә­реннән икәнбез, күрешербез, бер-беребезгә йөрешербез. Җәһәннәмгә эләгүчеләр белән дә шулай. Бу дөньяда ук үлгән кеше белән күрешү ихтималы бар бит! Төшкә мәрхүм керә икән, очрашкан саналабыз. Чөнки йоклаганда җаныбыз тәннән аерыла, ярты үлгән булабыз.

– Үлгән кешенең гел төшкә керүен ничек юрарга?

– Ул йә борчыла, йә куана, йә нидер сорый, йә теләге бар, кыскасы, тиккә генә төшкә керми һәм моның сәбәбен эзләргә кирәк.

– Димәк, гел уйлап йөргәнгә генә мәрхүм төшкә керәдер, дип тынычланырга ярамый?

– Юк. Төшне яхшылап юрату зарур.

– Кешенең үлгәнен башкалардан яшерү гөнаһмы? Әйтик, улы үлде ди, өлкән яшьтәге әнисе авырып урын өстендә ята торган булса, аңа әйтми калырга ярыймы?

– Андый хәлләр булып тора. Вәзгыять таләп иткәндә яшерәләр инде. Җеназа укылган, күркәм итеп җирләнсә, кемгәдер әйтми торудан, зыянга караганда файда күбрәк икән, яшерү мөмкин. Әмма акыллы зат эшнең башын гына түгел, азагын да уйлый. Ахырдан: “Ник әйтмәдегез, мин аны күреп кала идем”, – дигән сүзләр ишетелерлек булмасын. Кайчан байлык, мал бүлмәс өчен үлемне яшерәләр. Әйтик, әти-әнинең вафат булганын ерактагы балаларына белгертмиләр. Монысы инде – гөнаһ, зур җинаять.

– Хәзер татарлар да зиратка чәчәк күтәреп килә. Мөселман каберенә чәчәк салырга ярыймы?

– Чын мөселманнарда бу йола әзәеп бара, агач, чәчәк утырту кими. Бу безнең гадәт түгел, элек булган диннәрдән кергән гамәл. Мәеткә чәчәк тә, венок та кирәкми, ул дога кылуга мохтаҗ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үләр алдыннан: “Мин үлгәч салават әйтегез. Кайда гына әйтсәгез дә, миңа ирешәчәк”, – дигән. Кайда гына дога кылсаң да, мәеткә ирешә. Зиратка барып, кабере янында дога кылу, билгеле, тагын да хәерле. Моны мәет сизеп ята. Бу исәннәр өчен дә гыйбрәт, барыбыз да шунда кайтасы.

– Венок алып килгәндә нишләргә? Куймагыз дисәң, үпкәләүләре ихтимал бит.

– Андый вакытта берәүгә сүз әйтер­гә, ачуланырга кирәкми. Күтәреп кил­гән икән, куйсын. Аннары әкренләп алып ташларга мөмкин бит. Венок куй­мыйсыз дип тавыш күтәрү әдәпле мө­селман кешесенең гамәле түгел.

Бездә тагын шундый йола бар: мәетне күмгәч, кабернең дүрт почмагына берәр кеше утырып дога кылабыз. Соңгы вакытта бабайларны түгел, хатыны үлгән икән, ирен, балаларын, ягъни иң якын кешеләрен чакырып алып утырта башладым. “Чын күңелдән, ихластан дога кылыгыз, теләгез”, – дим. Бу бик тәэсирле, күңелдә дә кала торган, мөһим гамәл.

– Кайбер милләт вәкилләре зиратка йөрми, мәрхүмне күмеп кайталар да, юлны өзәләр. Каберлеккә бару кирәкме? Хатын-кызларга керергә ярыймы?

– Пәйгамбәребезнең кызы: “Әти, зиратка баргач нинди дога кылырга?” – дип сорый. Моннан аңлашылганча, һәркемгә, шул исәптән, гүзәл затларга да зиратка барырга кирәк. Хатын-кызга анда йөрергә ярамаса, Расүлебез кызын тыяр иде. Ә ул зиратка керү догасын өйрәтә, ягъни әрвахларны сәламләргә, махсус дога укырга куша. Шулай эшләгәндә Аллаһы Тәгалә җаннарын кайтарып, алар да безгә сәлам бирә икән. Әмма шуны белик: мәрхүмне җирләгәндә хатын-кызга катнашырга ярамый, соңыннан бару хәерле. Анда кыйблага – арт, мәеткә йөз белән басып Коръән укып, дога кылабыз инде.

– Җеназага барганда нәрсәне истә тотарга? Ничек киенергә?

– Җеназа ул “понихида”, ягъни саубуллашу түгел. Хәзер моны бутый башладылар. Берәр абруйлы мөселман үлсә, берәр җирдә саубуллашу уздыралар, аннары җеназасын укып җирлиләр. Җеназа – гыйбадәт, анда тик басып тормыйлар. Тәһарәт алып, намаз укырлык киемнән бару шарт. Күбрәк кеше имамга ияреп гыйбадәт кылса, мәеткә шулкадәр яхшы. Расүлебез: “Кырык кеше җеназага җыелып, тәһарәтле килеш намаз укыса, Аллаһы Тәгалә мәрхүмнең гөнаһларын кичерер”, – ди.

– Соңгы арада мәетне юган өчен акча алу-алмау буенча бәхәсләр еш була. Аны нинди ният белән юу хәерле?

– Мәет юу – хезмәт һәм аның өчен акча алу тиешле. Ләкин сорап түгел инде. Чамадан тыш акча сорау да кысаларга сыймый. Күп булмаса да, Аллаһ ризалыгы өчен дип, түләүсез юучылар да бар. Ни кызганыч, фатиры мондый, машинасы тегенди, моннан шулкадәр акча сорыйм дип уйлаучылар да юк түгел. Шуңа да Казан бүген мәетханәләргә мохтаҗ дияр идем. Андый урыннар булса, күп проблемалар хәл ителер иде.

* * *

"Акчарлак" газетасының 22 нче санында чыкты, 2019 ел.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 909
ӨСКӘ