Язмалар исемлегенә күчү
Күңелсез булганда, эч пошканда, ачу чыкканда күп кеше ризыкка үрелə. Лəкин ашап биш минут узуга, үзеңне гаепле тою, егерме минуттан ашказанында авырлык, ə бер-ике көннəн биттə янə бер бетчə, ə билдə артык сантиметр барлыкка килə... Тамагың тук булып та ашыйсы килсə, нишлəргə? Ашарга! Əмма без тəкъдим иткəн ризыкларны гына.
*Яшел чəй тынычландыра. Аның сыйфатлы сортлары хəтерне, акыл эшчəнлеген яхшырта.
*Банан белəн хөрмə шоколад-кəнфитлəрне алыштыра. Аларны ашагач, яхшы кəеф гормоны – серотонин арта. *Җилəклəр кешене бəхет гормоны белəн баета. Алар яңа мəгълүматны тизрəк үзлəштерергə, юк-бар уйлардан котылырга ярдəм итə.
*Болгар яки чили борычында бик күп аскорбин кислотасы бар. С витамины кəефне күтəрə һəм стресс гормоны – кортизол эшлəнүне киметə.
*Кызыл балык стрессны бетерə.
*Д витамины яңа башлангычларга, ачышларга этəрə. Саф һавада, кояшта күбрəк йөрегез!
***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 20 февраль 2020 № 7
“Һаман ашыйсым ашыйсым килә...”
17 Февраль 2021 512

Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК
Автор: