Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

Безнең команда

Сафина Рузилә Хасим кызы
Сафина Рузилә Хасим кызы
"АКЧАРЛАК" Нәшрият Йортының директоры, "Акчарлак" газетасын гамәлгә куючы
Гыймадиев Алмаз Марс улы
Гыймадиев Алмаз Марс улы
"Акчарлак" газетасының баш мөхәррире
Нуретдинова Эльмира Флүн кызы
Нуретдинова Эльмира Флүн кызы
Журналист, "Акчарлак" газетасының баш мөхәррир урынбасары
Сафина Рузилә Хасим кызы
"АКЧАРЛАК" Нәшрият Йортының директоры, "Акчарлак" газетасын гамәлгә куючы
Туган көнем белән котлый аласыз: 16 февраль көнне.
Белемем: Алабуга мәдәният-агарту училищесының режиссерлар хәзерләү бүлеге, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында оештыручы, методист
Җитәкче булуның тискәре ягы? Кырыс булырга туры килә.
Өйдә яраткан урыным: Диванда китап уку, йә телевизор карау. Кичке бакчада күккә карау. Анда бар да бар.
Җенем сөйми: “Болганчык” ир-атларны, канәгатьсезлекне йөзгә чыгаруны, үз өстендә, җитешсезлеген бетерүдә эшләмәүчеләрне.
Яраткан язучым: Туфан абый, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Гөлнур Әхмәдуллина.
Ниләр эшли белмисез? Бакчачы түгелмен.
Тормыш девизым: Ялган сөйләмәү һәм тыңламау.
Гадәттә сезне кайда очратырга була? Эштә, концертта, өйдә, Зәңгәр күлдә, басуда кросс биргәндә.
Кайсы шәхесләрдән үрнәк аласыз? Марат Готовичтан. Балтач районы башлыгы булып эшләгәндә бер интервьюсында: “Балаларны йоклаганда яратам” дигәне әле дә истә. Шуңа күрә ба
Бик тә танышырга теләгән кешегез? Президент Рөстәм Миңнеханов белән.
Тормышта эшләгән тупас хатам: Кешегә каты бәреләм.
Нинди стильдә киенеп йөрисез? Төрлечә, кайвакыт бөтенләй стильчә түгел.
“Акчарлак” нәшрият йортына әйтер теләкләрем: “Акчарлак” нәшрият йортына әйтер теләкләрем: Мин үземне, гомумән, эш яратам. Безгә килгән кешеләр дә нәкъ безгә охшап киләләр. Аллаһы Тәга
Гыймадиев Алмаз Марс улы
"Акчарлак" газетасының баш мөхәррире
Туган көнем белән котлый аласыз: Җир җиләген табыннарга куйгач.
Белемем: Элек КДУ иде.
Кайчаннан бирле “Акчарлак” газетасында? “Акчарлак”ның йөге 9 айга тулгач (2001нең сентябреннән).
Өйдә яраткан урыным: Балкон. Аннан Кремль күренә.
Җенем сөйми: Үшәннәрне.
Нәрсәдән баш тартмас идегез? Иске дуслардан.
Яраткан язучым: Камил Кәримов.
Ниләр эшли белмисез? 70 төрле һөнәрнең өчесен: самолет йөртә, чабата үрә, сызгыра белмим.
Тормыш девизым: “Китереп бирүләрен көтмә”.
Гадәттә сезне кайда очратырга була? Юньле кешеләр арасында.
Кайсы шәхесләрдән үрнәк аласыз? Үзем үрнәк буласым килә.
Бик тә танышырга теләгән кешегез? Барак Обама.
Тормышта эшләгән тупас хатам: Ашыгып яшәдем.
Нинди стильдә киенеп йөрисез? Җаныма-тәнемә ятышлыны.
“Акчарлак” газетасына әйтер теләкләрем: Автор белән укучыларны кавыштыра белсен иде.
Нуретдинова Эльмира Флүн кызы
Журналист, "Акчарлак" газетасының баш мөхәррир урынбасары
Туган көнем белән котлый аласыз: 30 октябрь көнне.
Белемем: КДУның журналистика факультеты.
Кайчаннан бирле “Акчарлак” газетасы журналисты? 2004 елдан бирле.
Өйдә яраткан урыным: Һәр почмагын яратам.
Җенем сөйми: Вакыт-вакыт үземне.
Нәрсәдән баш тартмас идегез? Бер капчык акчадан.
Яраткан язучым: Гаяз Исхакый.
Ниләр эшли белмисез? Нәрсә эшли белмәгәнемне белмим.
Тормыш девизым: “Мин булдырам!” дип үземне чыбыркылап куып йөртәм.
Гадәттә сезне кайда очратырга була? Республика авылларында.
Кайсы шәхесләрдән үрнәк аласыз? Көчле, кыю, курку белмәс һәм акыллы. Мондыйлар сирәк.
Бик тә танышырга теләгән кешегез? Шварценеггер.
Тормышта эшләгән тупас хатам: Хаталарны кычкырып йөрмиләр, ә төзәтәләр.
Нинди стильдә киенеп йөрисез? “Э’ля Флүн” стилендә:)
“Акчарлак” газетасына әйтер теләкләрем: Мине сакла! Мин булсам, син дә яшәрсең!
Хуҗина Нәзилә Тимерхан кызы
Хуҗина Нәзилә Тимерхан кызы
Журналист, "Акчарлак" газетасының чыгарылыш буенча мөхәррире
Рухина Лилия Фазыл кызы
Рухина Лилия Фазыл кызы
Баш хисапчы
Дәүләтшина Эльза Азат кызы
Дәүләтшина Эльза Азат кызы
Офис-менеджер
Хуҗина Нәзилә Тимерхан кызы
Журналист, "Акчарлак" газетасының чыгарылыш буенча мөхәррире
Туган көнем белән котлый аласыз: Яңа елның 9 нчы көнендә.
Белемем: КФУның журналистика һәм социология факультеты.
Кайчаннан бирле “Акчарлак” нәшрият йортында? 2011 елдан башлап.
Өйдә яраткан урыным: Дүрт почмагы да.
Җенем сөйми: Эчемдәге җеннәремне.
Нәрсәдән баш тартмас идегез? Сәламәт гомердән, мәхәббәттән.
Яраткан язучым: Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендәге чагыштырулар ошый. Яраткан язучыларым: Фәүзия Бәйрәмова, Марат Кәбиров, Пауло Коэльо, Мирзакарим Норбек
Ниләр эшли белмисез? Кешеләр белән “ду” килеп талаша белмим. Ә кайвакыт шундый әйтәсе килә...
Тормыш девизым: Таш атканга – аш ат!
Гадәттә сезне кайда очратырга була? Язмаларым белән мине “Акчарлак” газетасында очратырга була.
Кайсы шәхесләрдән үрнәк аласыз? Кумирым: Рузилә Сафина
Бик тә танышырга теләгән кешегез? Мин туганчы ук үлгән бабаем белән.
Тормышта эшләгән тупас хатам: Тупас дип... Бер мәкаләмдә язма героемның бер җөмләсен: “Бер литр каен җиләген 1500 сумнан саттык”, – дип язган идем. Ә чынлыкта өч литр җиләк
Нинди стильдә киенеп йөрисез? Күңел халәте стилендә.
“Акчарлак” нәшрият йортына әйтер теләкләрем: Очар канатлары талмасын!
Дәүләтшина Эльза Азат кызы
Офис-менеджер
Туган көнем белән котлый аласыз: 7 мартта.
Кайчаннан бирле “Акчарлак” нәшрият йортында? 2012 елның җәеннән бирле.
Өйдә яраткан урыным: Балконга чыгып, ишегалдындагы халыкны күзәтү. Бу мине тынычландыра.
Җенем сөйми: Кая да булса соңга калырга.
Нәрсәдән баш тартмас идегез? Шоколадтан.
Яраткан язучым: Муса Җәлил.
Ниләр эшли белмисез? Кыяр тозлый белмим:)
Тормыш девизым: “Надо жить проще!!!”
Гадәттә сезне кайда очратырга була? Дөнья түгәрәк диләр. Шул түгәрәк эчендә очрашырбыз әле бер.
Кайсы шәхесләрдән үрнәк аласыз? Белмим дә инде...
Бик тә танышырга теләгән кешегез? Чит ил артистлары.
Тормышта эшләгән тупас хатам: Дөнья хаталарсыз булмый.
Нинди стильдә киенеп йөрисез? Төрлечә, ниндидер бер стильгә өстенлек бирергә яратмыйм.
“Акчарлак” нәшрият йортына әйтер теләкләрем: Һәрвакыт күтәренке кәефтә булыгыз!!! Янадан-яңа үрләр яуларга!!!
Рухина Лилия Фазыл кызы
Баш хисапчы
Туган көнем белән котлый аласыз: 28 февральдә.
Белемем: Казан технология һәм дизайн көллияте, Казан кооператив институты.
Кайчаннан бирле “Акчарлак” нәшрият йортында эшлисез? 2010 елдан бирле.
Өйдә яраткан урыным: Аш бүлмәсе.
Җенем сөйми: Икейөзлелекне, масаюны, тупаслыкны, саранлыкны.
Нәрсәдән баш тартмас идегез? Диңгез яры буендагы үз өемнән.
Яраткан язучым: Эльчин Сафарли, Дарья Донцова, Лев Толстой.
Тормыш девизым: “Побеждает в этой жизни только тот, кто победил себя сам: свой страх, свою лень, свою неуверенность!”
Гадәттә сезне кайда очратырга була? Эштә.
Кайсы шәхесләрдән үрнәк аласыз? Әниемнән.
Бик тә танышырга теләгән кешегез? Тимати, Андрей Малахов.
Нинди стильдә киенеп йөрисез? Кәефкә карап киенәм.
“Акчарлак” нәшрият йортына әйтер теләкләрем: Көчле командага, җитәкчелеккә исәнлек, уңышлар телим!
Юнысов Рамил Мөнәвәр улы
Юнысов Рамил Мөнәвәр улы
Дини мөхәррир
Юнысов Рөстәм Мөнәвәр улы
Юнысов Рөстәм Мөнәвәр улы
Журналист
Басыйрова Энҗе Рәүф кызы
Басыйрова Энҗе Рәүф кызы
Журналист, "Ашыгыч ярдәм" газетасының мөхәррире
Юнысов Рөстәм Мөнәвәр улы
Журналист
Исемем: Мулладан “Габдерәхим” дип исем куштырдым. Хәзер чын исемем Габдерәхим була.
Туган көнем белән котлый аласыз: Туган көнем белән котлаганнарын яратмыйм. Күңелемә хуш килә торган, шатландырырлык бүләк алырга гына яратам.
Кайчаннан бирле “Акчарлак” газетасы журналисты? Николай патша заманыннан бирле:)
Өйдә яраткан урыным: Белмим тагын.
Җенем сөйми: Үземне.
Нәрсәдән баш тартмас идегез? Ризыктан.
Яраткан язучым: Аллаһы Тәгалә, аның “Коръән” китабы.
Ниләр эшли белмисез? Бернәрсә дә эшли белмим.
Тормыш девизым: Ничек кенә булса да, җәһәннәмнән котыласы иде.
Гадәттә сезне кайда очратырга була? Хыялда.
Кайсы шәхесләрдән үрнәк аласыз? Пәйгамбәребез (г.с.)
Бик тә танышырга теләгән кешегез? Җәннәттә Пәйгамбәребез (г.с.) белән күрешәсем килә.
Тормышта эшләгән тупас хатам: Ул вакытта ул тупас хата булгандыр да, әмма бу хата тормышымны бүтән юнәлешкә кертеп җибәрде. Шулай булгач, ул шәп хата була ич инде!
Нинди стильдә киенеп йөрисез? Әйдә, ул турыда сөйләшмибез, яме.
“Акчарлак” газетасына әйтер теләкләрем: “Та кыямәт” бергә булыйк. Элек безнең бабайлар шулай дигәннәр, ягъни “кыямәткә хәтле” дигән сүз бу. Кешенең кыямәте кайчан башлана соң? Ү
Басыйрова Энҗе Рәүф кызы
Журналист, "Ашыгыч ярдәм" газетасының мөхәррире
Туган көнем белән котлый аласыз: 22 августта.
Кайчаннан бирле “Акчарлак” газетасы журналисты? Студент елларыннан.
Өйдә яраткан урыным: Ишегалды.
Җенем сөйми: Ялкау һәм зарланган кешене.
Нәрсәдән баш тартмас идегез? Урта гасырда яшәп алудан.
Яраткан язучым: Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники.
Ниләр эшли белмисез? Бәрәңге кыздыра белмим. Чөнки гел табага ябыша.
Тормыш девизым: Йөргән таш шомара.
Гадәттә сезне кайда очратырга була? Казанның Иске Татар бистәсендә.
Кайсы шәхесләрдән үрнәк аласыз? Гади булып калган.
Тормышта эшләгән тупас хатам: Үткән эшкә салават.
Нинди стильдә киенеп йөрисез? Күлмәк яратам.
“Акчарлак” газетасына әйтер теләкләрем: Канатлары киң булып, дөньяны колачлап очуын!
Юнысов Рамил Мөнәвәр улы
Дини мөхәррир
Вазыйфагыз: Кешеләрнең күңелләренә хак сүзне җиткезүче.
Туган көнем белән котлый аласыз: 19 июль көнне.
Кайчаннан бирле “Акчарлак” нәшрият йортында эшлисез? 2014 елдан бирле.
Өйдә яраткан урыным: Кунак бүлмәсендәге намазлык өстендә.
Җенем сөйми: Ясалмалыкны.
Нәрсәдән баш тартмас идегез? Бүләктән.
Яраткан язучым: Джек Лондон, Каюм Насыйри.
Ниләр эшли белмисез? Интернетта актив аралашучы була белмим.
Тормыш девизым: Һәрнәрсәдән әз булса да, мәгълүматлы булу, үз-үземне гел кулда тоту.
Гадәттә сезне кайда очратырга була? Өйдә, машинада, мәчеттә, бик сирәк кенә “Акчарлак”та:)
Кайсы шәхесләрдән үрнәк аласыз? Илсур Рәис улы Метшин мине җитәкче булырга өйрәтте.
Бик тә танышырга теләгән кешегез? Үз-үземне бик начар беләм, яхшылап танышасы иде.
Тормышта эшләгән тупас хатам: Биргән вәгъдәмне үти алмавым.
Нинди стильдә киенеп йөрисез? Эчтәге һәм тыштагы һава торышына карап.
“Акчарлак” нәшрият йортына әйтер теләкләрем: Дини бәйрәмнәрне бергәләп үткәрә алсак иде.
Сәйфуллина Румия Нурсил кызы
Сәйфуллина Румия Нурсил кызы
Контент-менеджер, журналист
Сәйфуллина Румия Нурсил кызы
Контент-менеджер, журналист
Туган көнем белән котлый аласыз: 5 сентябрь көнне.
Белемем: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театр факультеты.
Кайчаннан бирле "Акчарлак" нәшрият йортында? 2017 елдан.
Өйдә яраткан урыным: Бөтен җире.
Җенем сөйми: Икейөзлелекне, горурлыкны
Нәрсәдән баш тартмас идегез? Мәхәббәттән һәм өй тулы бала-чагадан.
Яраткан язучым: Аяз Гыйләҗев.
Ниләр эшли белмисез? Йөзә белмим.
Тормыш девизым: Эзләгән табар, ташка кадак кагар.
Гадәттә сезне кайда очратырга була? Эштә, өйдә, яки концертта.
Бик тә танышырга теләгән кешегез? Алар бик күп.
Тормышта эшләгән тупас хатам: Китәсе көтү киткән.
Нинди стильдә киенеп йөрисез? Һава торышына карап.
"Акчарлак" шәшрият йортына әйтер теләкләрем: Тагы да биеккәрәк күтәрелүен! Яңа үрләр яулавын!
Новости 1 - 100 из 5908
Начало | Пред. | 1 2 3 4 5 | След. | Конец
Безнең белән туры элемтә
ӨСКӘ