Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

“Сабантуйда харап булдым...”

“Сабантуйда харап булдым...”
Нинди хәлдер инде бу, Сабантуй якынлашамы, күңел әллә кайларга ашкына башлый. Туган авыл искә төшә, кайтасы, яңа хисләр кичерәсе, яшьлектә сөйгән ярлар, сабакташлар, дуслар, авылдашлар белән очрашасы килә. Дөрес, иң беренче чиратта, Сабантуй – күрешү урыны. Нинди генә күңелле хатирәләр белән бәйләнмәгән дә, нинди генә серләр сыймаган аңа! Ялгыш кына карашлар очрашкан, ялгыш кына куллар бер-берсенә орынган... Алай гына түгел, бу көнне туйлар булган, мәхәббәттә аңлашканнар. Кызлар сөйгән ярларына кулъяулыклар бүләк иткән, батырлар бүләкләнгән... Шулай булгач, ничек яратмыйсың инде бу бәйрәмне! Рәхәт, күңелле булып киттеме?
Ләкин туктап торыгыз! Моның белән генә бетми бит әле! Анда “гадәттән тыш хәлләр” дә булгалый! Мәсәлән, яшь җилкенчәк кенә түгел, кызып киткән абзыйлар да бер-бер­се­нең ипи шүрлегенә менеп төшә, кемдер җиңелә, кемдер исерә (көлмәгез, монысы да бик еш була), кемдер хәтта сөйгән ярыннан колак кага. Шул рәвешле, Сабантуйда харап була. Ышанмыйсызмы?
Менә шундый хат алдык. Ә сез мондый хәлләр белән очрашмадыгызмы? Сабантуйда харап булмадыгызмы? Юк дияргә ашыкмагыз, дөнья бу! Беребезнең дә сандыгы буш түгел. Кыскасы, сездән хатлар көтәбез. Хатлары газетабыз битләрендә дөнья күргән авторларга – “Акчарлак” дип язылган бик тә матур сөлге! Уңышлар насыйп булсын! Сабантуйларны барлый башлагыз инде!
Конкурста катнашу өчен заявка җибәрү
файл беркетү
конкурслар архивы
ӨСКӘ