Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

Минем тормышымда – “Акчарлак”

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Быел газетабыз чыга башлауга 15 ел икәнлеген онытмадыгызмы әле? Юбилей елы тәмамланганчы сезгә иҗади конкурс тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Тәртибе болайрак: “Акчарлак” газетасы белән төшкән фотогызны безгә юлларга кирәк. Ләкин газетаны кулга тотып төшкән гадәти генә фото булмасын ул. Сез юллаган сурәттә тормыш кайнап торырга тиеш. Бәлки кемдер сыер сауганда “Акчарлак” укып утырадыр, кемдер ашарга пешергәндә... Кыскасы, фантазияне эшкә җигик әле. Янында шигыре яки фотоның кыскача эчтәлеге булса, тагын да әйбәтрәк.
Ә бүләккә нәрсә дисезме? Беренче урынга: Г.Сафинның 2017 елда узачак концертларына ике кешелек чакыру билеты. Икенче, өченче урыннарга “Акчарлак” нәшрият йорты әзерләгән бүләкләр (Г.Сафин сурәте белән кружка, “Акчарлак” дип язылган ручка, газета тышлыгы төшерелгән магнит һ.б.)

Фотоларны кая юлларгамы? Сезгә эшне җиңеләйтеп, “Акчарлак”ның ватсапп номерын булдырдык: 8-937-287-43-16 (шалтыратулар кабул ителми, фәкать фотоларны гына шунда юллагыз). Шулай ук электрон почтага да җибәрә аласыз: akcharlak2014@yandex.ru

Иҗат җимеш­лә­регезне 1 де­кабрь­гә ка­дәр кабул итә­без. Исем-фами­лия­гезне, яшәгән уры­ныгызны язарга онытмагыз!
КОНКУРСНЫҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
1 урын
Фирдәвес Ахунова
Түбән Кама, Кызыл Чапчак
Бүләк: Габделфәт Сафинның концертына ике кешелек чакыру билеты
Конкурста катнашу өчен заявка җибәрү
файл беркетү
конкурслар архивы
ӨСКӘ