Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

"Кәҗә белән карабодай" конкурсы

Көтелмәгән, яңа, шәп, ымсындыргыч конкурслар!
Конкурсларга без бай,
Такмаклар җибәр, давай!
Кемгәдер тияр кәҗә,
Кемгәдер – карабодай!
Аптырап калдыгызмы? Сезгә дигән карабодай капчыкта, ә кәҗә бәтиен редакция ишегенә бәйләп куйдык. Хәлен белеп, ашатып-эчертеп торабыз. Ә ул рәхмәт әйтеп сакалын селкетә. Ышанмыйсызмы? Хәзер әйбәтләп аңлатабыз.
Нигә берьюлы ике бәйге һәм нигә карабодай белән кәҗә ди­сезме? Сәбәпләре бар аның. Чөнки икесе дә бүгенге көндә бик кирәк вә бик мөһим, икесе дә халык теленнән төшми.
Карабодайга килгәндә, нишләтеп кенә бетермәделәр ул мескенне. Әле бәясен күтәрәләр, әле төшерәләр. Инде кабат килограммы 70 сум булган диләр! Ә бит үзен бик тә, бик тә яраталар. Чөнки сәламәтлек өчен файдалы, тазарт­мый да, кабартмый да! Кыскасы, сез карабодайга багышланган менә бу такмак юлларын дәвам итәргә тиеш буласыз!
Барган идем базарларга
Карабодай җитмеш сум....
яки
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме – карабодай...
Мыегыгызга чорнап куегыз: иң оста такмакчыга бер капчык карабодай!

Ә кәҗә кемгә тия? Нигә кәҗәме? Чөнки ул да бүген бик тә кирәкле хайван. Берен­че­дән, кәҗә сөте файдалы! Йоны да ярап тора. Аннан, авылларда сыерлар­ны бетереп, кәҗәгә күчә баралар. Күп ашамый, асрау җайлы! Җитмәсә, озакламый, яңа ел – Кәҗә елы җитә! Кыскасы, тирә-юнь тулы кәҗә! Шуңа күрә, аңа багышланган такмак көтеп калабыз, өч куплеттан артмасын! Бүләккә – кәҗә бәтие!
Такмакларны 10 декабрьгә кадәр кабул итәбез! Әйдә, яза башлагыз. Кәҗә озак көтеп тормас, чыгып качуы да бар... Иҗади уңышлар сезгә!
КОНКУРСНЫҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
1 урын
Язилә Фәүхетдинова
Кукмара бистәсе, И.Гази урамы, 9 йорт
Бүләк: Кәҗә
Кәҗәбез Кукмарага китте
Яңа ел алдыннан бәйгенең абсолют җиңүчесе Язилә апа Фәүхетдинова вәгъдә ителгән бүләгебезне алырга килде.
– Без яшь чакта Таһир исемле абый кәҗәнең файдасы турында җырлап йөри иде. Газетагызда бәйге игълан ителгәнне күргәч: "Тукта, минәйтәм, шул җырны да кушып, үзем шигырь язып карыйм әле", – дип, кулыма каләм алдым. Хатны почтага киленем илтте. Шунда укый-укый барган. Кайтты да: "Әни, син җиңәчәксең!" – диде. Көлдем генә. Беткән ди, минем кебек шагыйрәләр!
Ә инде җиңүчеләр исемлеге басылган газетаны кулыма алгач, шатлыгымнан нишләргә белмәдем. Бу вакытта юлда, Сабага бара идек. Улыма: "Кәҗә миңа чыккан бит", – дидем. Ул да ышанмады. Машинаны туктатып, әллә ничә күз бер газетага төбәлдек", – ди Язилә апа.
Ел хуҗасы – кәҗәбез Язилә апага бик ошаган. Шалтыратып мактап та алды әле үзен. Бик акыллы, тыңлаучан малкай икән.
"Кәҗә елына ак кәҗә
Бүләк итте Габделфәт.
Көн дә өч литр сөт савам,
"Акчарлак"ка зур рәхмәт!"
– дип тагын бер шигырь дә сырлап куйган ул.


2 урын
Гөлнур Ситдыйкова
Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылы
Бүләк: Карабодай
Карабодай да иясен тапты
Бүген редакциядә күңелле булды. Карабодай отучыбыз килде! Исегездә булса, “кара ботка”быз Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылыннан Гөлнур Ситдыйковага чыккан иде! Ул хастаханәдән туры безгә килгән. Буыннарын дәвалаган икән. Өенә дә кайтып тормаган...
Гөлнур Абдулловна – 46 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан. Мәктәп директоры булып та эшләгән. “Моңа кадәр бәйгеләрдә катнашканым юк иде. Газетагыз бик ошый, киң колачлы, кыю язасыз”, – диде ул һәм эшебездә уңышлар теләде.
Юкка гына “Акчарлак” укучылар талантлы” димибез бит инде – җиңүчебез тагын бер шигырь бүләк итте.

Ният иттем катнашырга
“Акчарлак” бәйгесендә.
Галиҗәнап Карабодай
Күрәсез, иясендә.

Их, минем дә Габделфәткә
Килә бүләк бирәсе:
“Уфалла” арбасы өчен
Тукай премиясе!
Бүләкләр китеп бетте. Ә күңелдә шатлык хисе. Чөнки газета укучыбыз сезне, безне, ә без аны сөендерә алдык. Инде “Кушаматың матур, кемнәр кушкан?” дигән яңа бәйге игълан иттек. Кыскасы, язылыгыз, укыгыз, конкурсларыбызда катнашыгыз. Гел шулай бергә булыйк.
Конкурста катнашу өчен заявка җибәрү
файл беркетү
конкурслар архивы
ӨСКӘ