Элемент не найден!

Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

“Акчарлак” нәшрият йорты

2001 елда “Акчарлак” нәшрият йорты Татарстан Республикасының халык артисты Габделфәт Сафин һәм аның тормыш иптәше Рузилә Хасим кызы белән оештырыла. Бүгенге көндә әлеге Нәшрият йорты маркасы астында республика масштабындагы 4 газета, төпләнгән каты тышлы китаплар, плакат-календарьлар, ертып алына торган календарьлар, балалар китабы, шулай ук дини әдәбият дөнья күрә.

Нәшрияттагы басмаларның берсе булган “Акчарлак” газетасы Татарстан Республикасының әйдәп баручы периодик басмаларыннан санала. Республикада иң зур тиражлы, 35000 экземплярда басыла. Россия масштабында газета 5 ел рәттән “Тираж – ел рекорды” премиясендә “Россиядә милли телдә чыгучы иң зур тиражлы газета” номинациясендә җиңү яулый.

Нәшрият йортындагы казанышларның берсе – балалар өчен иҗат ителгән “Мавыктыргыч Татарстан” (“Увлекательный Татарстан”) китабының татар, рус һәм инглиз телләрендә басылуы. Китап Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәттәшлеге белән дөнья күрә. Рөстәм Нургали улы Миңнехановның президент программасына кереп, беренче сыйныфка керүче балаларга бүләк буларак барлык республика төбәкләренә таратыла. Биредә Татарстан Республикасының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында тулаем мәгълүмат бирелә.

“Татмедиа” оештыра торган конференцияләр аша безнең тәҗрибә белән якыннан танышырга Россиянең төрле төбәкләреннән нәшриятчеләр килә. Киләчәктә “Акчарлак” нәшрият йорты әле бик күп мәртәбә кызыклы һәм белем арттыручы китаплары белән сөендерер дип ышанып калабыз.

ӨСКӘ