сорау бирергэ
+7(843) 562-11-51
Безгә 15 яшь
Нәшер итүче бәясеннән 15 тән артык китап
Китаплар исемлегенә күчү

Тузмый торган бүләк – 2

Сәйдә Аппакова
Дини әдәбият 2065
Изге Рамазан аеның соңгы көн­нә­рендә танылган абыстай, популяр вәгазьче Сәйдә Аппакованың “Тузмый торган бүләк” (икенче китап) китабы дөнья күрде.

Сәйдә абыстай турында тәфсил­ләп язарга кирәкмидер. Аның радио-телевидениедән яңгыраган, газета-журналларда басылган йөрәккә үтеп керерлек вәгазьләре, халык каршындагы чыгышлары, гимназия-мәктәпләрдәге дәрес­ләре Ислам динен аңлатуда бәһаләп бетермәслек хезмәт булды.

Яңа гына нәшер ителгән китапта да актуаль сорауларга жаваплар бар. Әйтик, ни өчен дога кылганда битне бер генә тапкыр сыпырырга? Учларга нинди мәгълүмат язылган? Гомерлек ярны ничек сайларга? “Муен” вазыйфасын ничек үтәргә? Ир-егетнең өйләнер вакыты кайчан җитә һ.б.

“Тузмый торган бүләк” (икенче китап) сату нокталарына җибәрелә башлады. Китап сату кибетләреннән, киосклардан сорагыз. Тиражы артык зур түгел, алып калырга ашыгыгыз. Сәйдә Аппакованың беренче китабы сатылып беткәч тә “Акчарлак”ка килеп эзләп йөрүчеләр байтак булды, шуңа күрә бүген үк китапны сатып алу җаен карагыз.
230,00 сум
китапка заказ бирү
Китапны алу өчен сораулар һәм заявкалар җибәрү
Китабыгызны нәшер итәбез
Әлеге категориядәге
башка китаплар
Инсан һәм иман
Рөстәм хәзрәт Зиннуров
Җәннәт юлы
Рөстәм хәзрәт Зиннуров
Тузмый торган бүләк – 1
Сәйдә Аппакова
Тузмый торган бүләк – 2
Сәйдә Аппакова