Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөфәр Билалов Татар бугазында диңгез моллюскасы җыя (ВИДЕО)

25 Июль 2017 979
Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов күптән түгел Сахалин утравының Татар бугазында (Татарский пролив) булып кайтты. Зөфәр абый үз кулы белән диңгез моллюскасы (устрица) да җыйган. Нәрсә генә күрми инде бу артист халкы!
Үзенең “Инстаграм” битендә алар болай дип язган:

“Тагын бер кызыклы танышу. Устрицалар утравы! Чынлап та, без Татар бугазында. Җитәрлек авыз иттек. Башка ашап карыйк, нәрсә икән ул дип, кызыгып йөрисе юк. Устрицаны көн дә ала торган түгел. Сахалиннан безгә килеп җиткәнче кыйммәтләнеп бетә. Безне шундый “деликатес” белән сыйлаганнары өчен Сахалин дусларыбызга зур рәхмәт!”


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ