Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зифа Нагаева Хәния Фәрхигә багышлап җыр язган

11 Январь 2018 3953
Танылган җырлар авторы Зифа Нагаева Хәния Фәрхи истәлегенә багышлап җыр язган. Җырның беренче сүзен ишетүгә үк күзләргә яшь килә...
– 2017 ел йөрәкләрне тетрәндереп эстрадабызның кабатланмас тавышын, якты йолдызын арабыздан алып китте... Кабатланып килер еллар, туар моңнар, ләкин... Хәния кабатланмаячак...Тыныч йокла, дустым... Җырым сиңа дога булып барып ирешсен, – дип язган Зифа ханым.

Хәниягә

Зифа Нагаева сүзләре һәм көе.

Хәния, Хәния!
Дәшми, дәшми генә.
Сурәтеңнән елмаясың,
Сөйләшми генә.
Җилләр булып тәрәз каксаң,
Тәрәзә ачам.
Тагын бер кат җанны өзеп,
Җырла ичмасам!

Кушымта:
Хәния, Хәния!
Сине уйлап җан көя.
“Миңа шулай җиңелрәк...
Киттем”, дисеңме?
Алып китә алмый үлем,
Синең исемеңне.

Истәлеккә калды, истә калды,
Күпләрне бу җыр әрнүләргә салды.
Аерылушы сиздеме әллә
Моңлы йөрәгең?
Иртәләдең, “истәлек” дип
Иртә теләдең.

Җырың барып җитә алмаган
Илләр юк.
Моңнар туар, синең моңнарына
Тиңнәр юк.
Син дөньяда яши дисәләр,
Син дөньяда яши дип,
Җилләр исәләр.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ