Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Закон шулай куша”

8 Январь 2019 430
Кайчак “закон шулай куша” дип сөйлә­шергә яратабыз, ә ул законның үтәлешенә тукталсаң... Бер мәзәк хәл инде менә! Казанның Лукин урамы, 1 йортта да “закон” дип тукый-тукый шундый гаҗәп ситуация туган. Тыныч кына яшәп яткан җирдән тугыз фатирның газын сүндереп куйганнар! Кайчан булачагын да тәгаен әйтүче юк. Редакциягә шушы йортта торучы Венера Морозова мөрәҗәгать итте.
– Газчылар килде дә: “Сезнең йорттагы кайсыдыр фатирда газ чыгып утыра дигән сигнал килде”, – дип, 29 ноябрь көнне газыбызны сүндереп куйдылар. Бөтен йортныкын түгел, безнең подъезддагы “стояк”ныкын гына. Төгәлрәк әйтсәк – тугыз фатирныкын. Янәсе, җитешсезлекне тиз арада төзәтәчәкләр дә, икенче көнне иртәнге тугызда яңадан газлы булачакбыз. Ярый, монысынына гына түзәргә була, диештек. Тик икенче көнне иртәнге якта барлык тугыз фатир хуҗасы да өйдә булырга тиеш икән. Газны яңадан кабызганда ул-бу булмасын өчен шулай тиеш ди. Эштән сорап булса да калдык. Тик газыбыз икенче көнне дә булмады, өченче көнне дә, дүртенчесендә дә... Ә подъезд ишегендәге белдерү яңара торды. “Иртәгә иртәнге тугызда өйдә буыгыз!” – дигән эчтәлектә иде һәркайсы. Башта бу хәлгә аптырадык, аңлатып бирүләрен сорадык, аннан ачу чыкты. Плитәсез, көн дә коры-сары ашап яшәү бер дә күңелле түгел бит, – дип уфтана Венера Морозова.

Баксаң, боларның Казан уртасында газсыз яшәүләренең җитди сәбәбе бар икән. Бишенче каттагы 55нче фатирда газ чыгып утыруы ачыклана. Ләкин бу торакның ишеге бикле, күпме шакысаң да – ачучы юк. Хуҗаларын исә полиция вәкилләренә кадәр мәш китереп эзләргә керешә, тик таба алмыйлар. Ә мондый вакытта ишекне җимереп, фатир эченә үтәргә берәүнең дә хакы юк. Хәтта полициянең дә. Әгәр хокук сакчылары хуҗаны кисәтеп тормыйча гына ишекне җимереп керә икән, фатир хуҗасы соңыннан аларның үзләрен үк судка бирергә мөмкин. Законы шундый.

Нинди очракта махсус органнарга фатир ишеген җимерергә ярый соң?

Кешеләр тормышына һәм мил­кенә куркыныч янаганда, зур тәртип­сезлекләр булганда, бәхетсезлек очра­гында яки җинаять эшен тик­шергәндә генә хокук сакчылары мондый адымга барырга хокуклы. Янгын, су басу кебек көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, МЧС хезмәткәрләренә дә ишек җимерү рөхсәт ителә. ЖКХ хезмәткәрләре исә фатир хуҗасы ярты елдан артык коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсә, күршеләренең тыныч тормышына комачауласа, фатирын офис, склад итеп яки бүтән максатларда кулланса, шулай ук ишекне ватып керергә мөмкин.

Тагын суд приставларына да кайбер очракларда мондый хокук бирелә. Күргәнебезчә, арада безнең очрак юк, ягъни газ чыгып утыра дигән шик белән фатир эченә берәү дә үтә алмый. Димәк, сабырлыкны уч төбенә йомарлап, көтәсе дә көтәсе...

“Горгаз” оешмасына шалтыраткач та, миңа шушы мәгълүматны раслаудан ары китә алмадылар.

– Әлеге йорттагы 55нче фатир эченә үтә алмыйбыз, хуҗаларны полиция дә эзли. Озак вакыт табылмаса, фатир ишеген җимерергә туры килер инде, – дигән җавап ишеттем анда.

“Озак вакыт” дигәне күпме? Анысы турында законда ләм-мим. Ләкин медальнең икенче ягы да бар бит әле. Федераль закон нигезендә, торак хуҗаларын дүрт сәгатьтән артык газсыз тотмаска тиешләр. Ә монда инде сәгатьләр түгел, атна турында сүз бара...

– Бишенче каттагы 55нче фатир белән гел проблема туа, яшәү рәвешләре мактанырлык түгел, – дип дәвам итә Венера Морозова. – Бервакыт аларның бурычлары җыелган да, утларын-суларын өзеп киттеләр. Ул торак тирәсендәге сасы исне әйткән дә юк, өйләре тулы таракан. Хәзер менә шулар аркасында газсыз утырабыз. Аңламыйм, нигә без мондый проблема белән баш катырырга тиеш соң? Ник махсус органнар аны тиз арада хәл итми? Безгә тагын күпме көтәсе? Фатир хуҗаларын бер ел таба алмасалар, безгә шул гомер газсыз яшисеме?

P.S. Газета басмага әзерләнгән арада Лукин урамы, 1 йортта газ бирүләре билгеле булды. Җәмгысе 18 көн газсыз тилмерттеләр үзләрен. “Бармаган җиребез, шакымаган ишегебез калмады. Прокуратурага да мөрәҗәгать иттек, ахыр чиктә 55 фатирның ишеген җимерергә прокуратура рөхсәт бирде. Әле тыныч кына селкенмичә утырсак, артыннан йөрмәсәк, Яңа елны да газсыз каршылар идек”, – диде Венера Морозова.

Полиция дә тик ятмаган: 55 фатир хуҗасын тәки эзләп тапканнар. Хуҗа кеше фатирыннан ерак түгел, иптәш хатынында яшәп яткан. Ләкин өенә кайтып, газчыларга ишекләрен ачып күрсәтергә теләмәгән, дөньясына төкергән.

Менә, җәмәгать, күршең нинди булу да мөһим шул.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2784
24 Декабрь 2018 19:21 1954
24 Декабрь 2018 20:14 1887
16 Январь 2019 18:34 1726
ӨСКӘ