Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Заһид Мәхмүди: “Дөяләрем, ишәкләрем – балаларым кебек”

27 Сентябрь 2018 750
Кукмара районы егете Заһид Мәхмүдигә бүген 58 яшь. Заманында Казан мәдәният институтының режиссерлык бүлеген тәмамлаган. “Татарстан” радиосында, күпсанлы газета-журналларда эшләгән. Ул – Казанның үз радиосын оештырган кеше, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
   – Сез һәрвакыт эшләпә киясез. Ул имиджмы?

   – Түгел. Эшләпә көнкүрештә кирәк нәрсә. Яңгыр, кар, эсседән саклый. Мин машинада да эшләпәдән йөрим. Кышкы салкыннарда да бүрек кигән юк, гел эшләпәдән.
...
   – Экзотик хайваннар да тотасыз бит әле. Бу хыял идеме?

   – Әйе, кечкенәдән ишәккә атланып йөрергә хыялландым. Дөяне сөте өчен асрыйм. Кечкенә дөя туды, аны Дөяс дип атадык. Ярты ел имезсә, аннан ана дөяне сава башлыйм. Аның сөте инсулинга бик бай, файдалы. Картлык көнем өчен асрыйм. Йоннарны таратып бетерәбез инде. Юрганнар ясап карадык, әмма бик мәшәкатьле эш икән. Бер дөя бер сезонга 8 кило йон бирә. Алар Азиянеке, токымлы, ике бөкреле, акыллы. Ишәкләрем, дөяләрем сабый балаларны хәтерләтә. Аларны көчләп диярлек ашатам. Бүген 3 дөям, 3 ишәгем бар. Аналарын сатмыйм, ишәк сөте эчәм. Ул йөрәк, бавыр, үпкәгә бик файдалы.
...

   – Тәнкыйтьне күтәрә алмыйсызмы әллә?

   – Алам. Киресенчә, мактаган кешедән куркам. Тәнкыйть кешене үстерә генә. “Ломбард”, “Һәркемнең үз юлы”, “Җәза” исемле фильмнар төшердек. Тәнкыйть тә ишеттек.
  
   – “Җәза” фильмында төп рольләрнең берсен үзегез уйныйсыз...

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 38нче санында укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1660
10 Декабрь 2018 20:09 1387
16 Ноябрь 2018 19:18 1373
ӨСКӘ