Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зәринә Хәсәншина: "Хәзерге егетләр рухи яктан көчсез"

31 Август 2017 879
“Ак чәчәкләр” җыры белән ул күпләрнең күңел кылларын тибрәтте. Яшь булуына карамастан, күп фестивальләрдә катнашып, “Татар моңы” телевизион конкурсы, “Үзгәреш җиле” фестивале лауреаты булырга өлгерде.
БЕЛЕШМӘ

Туган ягы: Балык Бистәсе районы Тәберде-Чаллысы авылы.
Туган көне: 1995 ел, 26 март.
Гаилә хәле: кияүдә түгел.
Белеме: Казан музыка көллиятен тәмамлаган. Хәзер Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.
Эш урыны: “Казан егетләре” төркеме.

– Зәринә, җырларыңны сайлаганда беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсең?

– Күбрәк сүзләренәдер, мөгаен. Мәгънәсенә игътибар итәм, лирик җырларга тартылам. Әле һаман да мәгънәсенә төшенә алмаган, көй ягыннан дәртле 1-2 җырым бар үзе. Минем уйлавымча, халыкка андый җырлар да кирәк.

– Гаиләдә сиңа нинди тәрбия бирелде? Әти-әниең кемнәр?

– Әнием – башлангыч сыйныф укытучысы, әтием – хисапчы. Алар минем терәгем. Без гаиләдә дүрт мөстәкыйль кеше. Бервакытта да миңа: “Моны эшләмә, тегендә барма!” дип каршы төшүче булмады, энемә дә шундый ук тәрбия бирәләр. Энем Рәзилгә 14 яшь. Көрәш белән мавыга.

– Сәхнә күлмәкләрен каян аласың?

– Үз тегүчем бар. Тиз кирәк булганда, сатып алган чаклар да бар. Кешедән аерылып торырга яратам. Шуңа да бер генә данәдә булган күлмәкләр сайлыйм. Чит ил эстрадасы йолдызларының киемнәрен күзәтеп торам.

– “Казан егетләре”нә ничек килеп эләктең?

– 2013 елда “Татар моңы” конкурсында катнашып, лауреат булдым. Күп тә үтмәде, “Казан егетләре”ннән шалтыраттылар. “Гастрольләргә йөрергә җырчы кыз эзлибез”, – диделәр. Аларның әле оешкан гына вакыты иде. Менә, дүртенче ел бергә инде без.

– Егетләр белән генә уңайсыз түгелме?

– Миңа бөтенесе: “Ничек курыкмыйсың? Ничек әти-әниең җибәрә?” – диләр. Белмим, баштарак оялу хисе бар иде. Ничә ел бергә эшләп, дуслашып беттек инде. Алар минем хезмәттәшләрем.
– Күпләр сине “Ак чәчәкләр” җыры аша белә...

– Әйе, мин аның белән тагын бер баскычка күтәрелдем дип әйтә алам. Азмы-күпме танылдым. Йөземне күреп белмәсәләр дә, “Ак чәчәкләр”не җырласам, тамашачы танып, яныма килә. Ничә ел узса да, әлеге җыр белән күп җирләргә чакыралар.

– Хәзерге вакытта йөрәгең бушмы?

– Буш. Булды инде ул беренче мәхәббәтләр. Шуны аңладым: без гомергә бер генә тапкыр яратабыз икән. Ә аннан соң шуңа охшаш кешеләрне генә эзлибез. Мин егетләр юк дип әйтә алмыйм. Күп егетләр белән аралашам. Ләкин инде якын китерә алмый. Андый кеше әлегә табылмады.

– Ә “Мәхәббәт йолдызым”дагы егет?

– Әлеге клип чыкканнан соң күпләр аны егетем дип уйлады. Ул – минем якын дустым Динар Хөснетдинов. Клип төшерергә уйлагач, никтер нәкъ менә Динар күз алдыма килде. Ул да берсүзсез риза булды. Клипта егет белән кызны уйнадык. Динар – Әлмәт театры артисты, аңа уйнарга җайлы булды. Мин генә кайгырып беттем. Бу клипның дәвамы булачак әле.

– Ничә яшьтә кияүгә чыгар идең? Хыялыңдагы ир-ат нинди?

– Иҗат кешесе булмасын иде. Ләкин “Никогда не говори никогда” диләр бит... Әлбәттә, төпле, хәлле кеше булуын телим. Акыл белән эш итә торган, чая да булсын. Гаилә, хатын, балалар дип янып-көеп яшәсен иде. Минем 25 яшькә кадәр бик тә кияүгә чыгасым килә.

– Хәлле дидең... Әгәр фатиры, машинасы булмаса, син ул егеткә кияүгә чыгар идеңме?

– Юк. Аннары, яшенә дә карап бит. Әгәр 20-22 яшендә машинасы, фатиры юк икән – бу нормаль күренеш. Әгәр инде 30 яшендә дә юк икән – монда уйланырга кирәк. Әгәр бернәрсәсез кешегә кияүгә чыгасың икән, син белеп торырга тиеш – гаиләне үзең тартачаксың! Ул сиңа кирәкме? Миңа, мәсәлән, кирәк түгел.
– Егетләрдә нинди сыйфатлар ошамый?

– Миңа “чүпрәк”, кыюсыз, кызларга гына таянучы егетләр ошамый. Хәзерге егетләр ничектер рухи яктан көчсез. Алар үз хисләрен белдерергә курка. Шулай ук никтер романтик, артык хыялый егетләр дә ошамый. Ә менә хыяллары булганнар ошый.

– Булачак гаиләңдә үзеңне баш итеп күзаллыйсыңмы, муенмы?

– Ир – баш булырга, соңгы сүзне һәрвакыт ул әйтергә тиеш. Үземне көчле кеше дип саныйм. Ләкин хатын-кыз ул хатын-кыз булып калырга тиеш. Мин иремнән көчсезрәк булуымны телим.

– Әгәр сайларга туры килсә, беренче урынга гаиләне куяр идеңме, әллә карьеранымы?

– Бер-ике ел элек мин “җыр” дияр идем. Менә хәзер бөтен дус кызларым кияүгә чыгып беткәч, акыл да утыргандыр инде, гаилә барыбер беренче урында булырга тиеш дип уйлыйм.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ