Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлхия Миңнеханова: “Киленнәрем кайткач, дөньялар яктырып китә”

23 Ноябрь 2017 2435
Җырчы Салават Миңнехановның әнисе Зөлхия апа үз йорты белән Азнакай шәһәрендә гомер итә. Ике катлы өй, зур бакча. Виноград, карлыган, бөтен яшелчә-җиләк җимешен, дүрт сутый җирендә бәрәңгесен дә үстерә ул. Җәйгә чыккач, әйләнә-тирә чәчәккә күмелә. Пенсиядә булса да, эшен дә бөтенләй ташлап бетермәгән. Быел “права”га укып, руль артына да утырган. Кызганыч, узган елның кышы Миңнехановлар гаиләсенә зур югалту алып килә. 74 яшендә гаилә башлыгы Рәис абый хастаханәдә вафат була. 20 көн эчендә биш операция кичерә ул.
– Рәиснең яшәүгә дәрте бар иде әле, – дип искә ала Зөлхия апа. – “Терелеп чыккач, диетага утырасы булыр инде”, дип планнар корды. “Әнисе, держись!” – дип бармакларын бер йодрыкка төйнәп, операциягә кереп китте... Бик юксындыра. “Нихәл, әнисе?” – дип кайтып керер төсле... “Берүзең генә калгач, нәрсәгә кирәк инде сиңа шуның кадәр мәшәкать?” – ди инде балалар. Бакчага үлән чәчеп ятып булмый бит инде, дим. Балаларга йомырка җибәрергә дип кенә җәен тавыклар да алам. Аннан, калдык-постык әйберне дә ташларга кызганыч бит...

– Зөлхия апа, йортыгыз бигрәк зур. Ничек җыештырып бетерәсез?

– Икенче катына гөлләргә су сибәргә генә менәм. Киленнәрем кайтып, бөтен дөньяны ял иттереп китә. 88 яшьлек әниемне мунчага алып киләм. Аның да өстәге бүлмәләргә менеп ятасы килми. Балалар кайтмаганда тормыш беренче катта гына кайный безнең.

– Рәис абыйның үлеменнән соң, аның авыр язмышы турында сөйләвегезне тетрәнеп тыңлаган идем...

– Рәис дөреслек өчен көрәшә торган кеше иде. “Әтисе, сине президент итеп кенә куясы. Син башлык булсаң, дөнья бөтенләй икенче булыр”, – дия идем. Шул ук вакытта көчле, белемле, фәлсәфәче, бик төгәл иде. Татарстанның берничә районында урман хуҗалыгын җитәкләде. 1970 елда Азнакайга кайтып төпләнеп, нефть чыгару идарәләрендә инженер булып эшләде.

Каенатам 1941 елда сугышка китә. Бу вакытта Рәис ике айлык күкрәк баласы булып бишектә кала. 1943 елда әтиебез чолганышта калып, тоткынлыкка эләгә. Мең михнәтләр белән дошман тырнагыннан котылып, үзебезнекеләр ягына чыккач, “немец шпионы” дигән ярлык тагылып, 10 елга концлагерьга сөрелә. Ә Рәискә 1991 елга кадәр “халык дошманы баласы” дигән “мөһер”не күтәреп йөрергә туры килде. Мәктәптә укыганда сыйныфта иң яхшы укучы булса да, аны октябрятка да, пионерга да, комсомолга да алмыйлар. “Гарьләнүдән җирне тырный-тырный елаган чакларым булды”, – дип сөйли иде. Каенатам үзенең бер гаепсезгә репрессия корбаны булуын, вакытлар узгач аклануын белмичә, 82 яшендә вафат булды...

          ире бн.jpg

...

– Милләт язмышы, телебезнең киләчәге өчен дә һәрвакыт борчылып яшәде Рәис. 1990-93 елларда үзе кебек кыю милләтпәрвәрләрне җыеп, дистәләгән автобусларга төялеп, Казанның Ирек мәйданында митингларда катнашты. Хәтер көннәрен оештырды. Мәктәпләрдә татар сыйныфларын ачу өчен хакимият сукмакларын да аз таптамады. Телефоннан янаулар, “эшеңнән куабыз” дип куркытулар да еш була иде. Хәтта бервакыт эшенә барган чагында саклап торып, өйрәтелгән этләрдән талаттырдылар. Аягында ул этләрнең эзләре бетмәде. Ләкин нинди генә аяк чалучылар булмасын, берсе дә аны куркытмады, ирем артка чигенмәде. Үз дөреслеге белән алга барды. Рәис белән горурланып яшәдем. Бүген дә горурланам.
– Ә танышуыгыз ничек булды?

– Муса Җәлилнең тууына 70 ел тулу уңаеннан зур фестиваль узды. Йомгаклау чарасын мин алып бардым. Шул чарадан соң бер таныш булмаган кешедән хатлар килә башлады. Рус телендә язышабыз. “Хат алышканчы, очрашыйк. Мин дус кызым белән булам”, – дидем. Ул исә дус егете белән килергә вәгъдә итте. Автовокзал янында күрешергә сүз куештык. Менә берзаман алдан берсе, арттан икенчесе атлап килә. Беренчесе миңа ошамады. Анысы хат язганы икән. Ә арттагысы, киресенчә, ничектер күңелгә якын булды. Очрашу вакытында да дус кыз миңа хат язган егет белән, мин Рәис белән аралаштым. Аннан дустыннан качырып кына Рәистән хат килеп төште: “Сез миңа бик ошадыгыз. Сезне кайчан алып китәргә? Өйләнешкәч, өч малаебыз булуын һәм аларның исемнәре “Э” хәрефенә башлануын телим”, – диелгән иде анда. Үгезне мөгезеннән тотып ала торган кеше булып чыкты ул. Март аенда танышкан идек, ноябрьдә туебыз булды. Без өйләнешкәндә миңа – 23, аңа 35 яшь иде. Яшь аермасы – 12 ел. Ләкин мин аерманы беркайчан сизмәдем.

– Яратып кияүгә чыктыгызмы?

– Әллә нинди шашкын хисләр булды дип әйтә алмыйм. Рәиснең дөньяга карашы, фәлсәфәсе ошады. Таң атканчы урамда сөйләшеп йөри идек. Иң кызыгы: егет чакта бер генә тапкыр да үпкәне булмады. Туганнарыбызның печәнен чабарга кайткач, шалашта йокларга туры килде. Анда да черки тешләмәсен дип, төне буе шуларны куып утырды. Тәртипсезлек дигән нәрсә уенда да юк иде.
– Гомер иткәндә нинди кеше булды?

– Гафу итә белми иде Рәис. Шуңа миңа ялгышырга ярамады. Коллектив белән бәйрәмнәр була иде, беркайчан да үзем генә йөрмәдем. Юк, Рәиснең каршы килүеннән түгел, киресенчә, “үзең генә бар” дисә дә, миңа аның белән бергә булу рәхәт иде. 40 ел бергә яшәү дәверендә иң зур таянычым, терәгем, ышанычым булды. Минем лидерлыкка беркайчан да аяк чалмады.

– Өч улына биргән тәрбиясе турында ни әйтерсез?

– Балалар һәрвакыт дөресен сөйләргә тиеш иде. Алар кыек юлдан китмәсен дип, музыка мәктәпләренә бирде. Гаилә ансамбльләре оештырып, төрле бәйгеләрдә, иҗади очрашуларда катнаштык. Малайлар эшкә өйрәнеп үссен дип, ике катлы дачаны үз көчләре белән салып чыктылар. Хәтта өй тирәсен уратып ала торган тимер чыбыкларга кадәр үзләре үрде. Балаларның һәркайсының үз яшелчә түтәле була иде. Чүпләрен утап, сулар сибеп, ярыша-ярыша яшелчә үстерделәр. Шахмат уйнарга да өйрәтте. Югары сыйныфларда да математикадан дәресләрен хәзерләште әле аларга Рәис.

                  улларынын кечкенэ чагы.jpg
                  (Малайларының кечкенә чаклары: Эдуард (уртада), Салават (уң якта), Азамат (сул якта).

– Инде Салаватка килсәк...

– Биш яшендә абыйсына ияреп мәктәпкә йөри башлады, дәресләренә кереп утыра иде. Ләкин мәктәпкә яше җиткәч кенә бирдем. Директор: “Бу малайдан зур кеше чыгар”, – дип әйтә иде. “Бишле”гә генә укыдылар. Бервакыт әтиләре: “Чирекне “бишле”гә генә тәмамласагыз, Мәскәүгә алып барам”, – дип кызыктырды. И, сөенеп кайтып, көндәлекләрен ачып күрсәтүләре әле дә күз алдымда тора. Горурлык инде! Салават 1нчедә, Эдуардның 3нче сыйныфта укыган чагы булды микән... Шуннан әтиләре: “Мәгез, улым, сезгә ун сум. Барыгыз Мәскәүгә!” – дип кулларына акча тоттырды. Мин инде “югала бит инде болар хәзер” дип пошманга төштем. “Тик тор, әнисе!” – дип Рәис күз кыса. Көндәлекләрен кыстырып, автовокзалга киттеләр. Без күзәтеп барабыз. Касса янына килгәч, көндәлекләрен ачып күрсәткәннәр дә: “Менә, безнең “бишле”ләр генә. Безгә Мәскәүгә ике билет бирегез”, – диләр икән. Чиратта торучылар рәхәтләнеп көлешкән инде. Аннан балаларны җыеп бакчага, чүп утарга алып киттек. Ләкин соңыннан барыбер Мәскәү күрсәттек без аларга.

– Салават белән Гүзәлем иҗат өлкәсендә сезнең белән киңәшләшәләрме?

– Концерт сценарийларын карап чыгам, фикерләремне әйтәм. Сүзләремә олак салалар. Салаватның элекеге элитный клиплары барыбер күбрәк ошый иде миңа.

                  кодагые бн ялда.jpg
                                                       (Кодагые Фәридә белән ялда)
  
– Киленнәрегез турында сорамыйча кала алмыйм, Зөлхия апа...

– Балаларыма да, киленнәремә дә рәхмәттән башка сүз юк. Киленнәрем: “Әни, өйне сат та безнең янга Казанга күчен”, – диләр. “Юк инде, сезнең дә кайтып сыеныр җирегез бар, мунчалар кереп, рәхәтләнеп ял итеп китәсез. Картайгач килермен, дим. Алар кайткач, дөньялар яктырып китә. Улларымның берсе дә хатыннарын сайлап ялгышмады. Бер бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Хәтта акчалата ярдәм итеп торалар. Мин инде ул акчаны ничек тә әкренләп, җайлап кына, берәр әйбер алыпмы, кире кайтарырга тырышам. Үземнеке үземә җитә, Аллага шөкер. Әтиләре гел: “Йөргән кызыгызның өенә барып, әти-әниләре белән танышыгыз башта. Әгәр әнисе әтисенә кычкыра икән, бер минут та тормагыз, араларны өзегез. Кызы да шундый булачак. Менә әниегез кебекне сайласагыз, ялгышмассыз”, – дип киңәшләрен бирергә яратты.
 
Гүзәлемнең әти-әнисен дә, үзен дә кечкенәдән беләм. “Әни, әни” дип кенә тора, үз өендәге кебек йөри. Аңа да җиңел булмагандыр, “бик усал ул” дигәннәр аңа минем турында. “Бер дә усаллыгыңны күрмим әле, әни”, – дип йөри. Бик акыллы, тәрбияле бала.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ