Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфия Мансур: "Бер рәхәт күрмичә гомер үтте дә китте"

28 Август 2017 2562
Шушы көннәрдә җырчы Рәфинә Ганиуллина әнисе язмышын чагылдырган “Ялгыз хатын” җырына клип төшерү белән мәшгуль. Клипның режиссеры, идея һәм сценарий авторы – Зәмирә Рәҗәпова.
Үзенең “Инстаграм” битендә җырчы клиптан бер өзек (тизер) тәкъдим итеп, болай дип язган:

“Тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр иҗатта, гомумән сәнгатьтә яши аламы? Ялгызлык... бәлки кайбер мизгелләрдә безгә бу халәт ошыйдыр да... бәлки без аны ирекле яшәү белән бутыйбыздыр... Язмыш җилләре шулай искәндер инде, әниебез Зөлфия без биш кызны кечкенәдән берүзе үстерде. Беренче карашка моның искитәрлек җире юк сыман, ачы сугыш елларында итәк тулы бала-чага ятим, дөм ятим булып үскәне, үсмәгәне бихисап...Ә без – "әтиле ятимнәр"... Ә иң үзәкне өзгәне, никтер безнең ишеләр күбәйгәннән күбәя.
Безнең әниебез – Зөлфия Мансур-Ганиуллина, гомере буе көндәлек (дневник) алып барды, 2016 ел, 5 сентябрь – дәфтәр битендә соңгы язма. Инсульт, больницадан больницага берничә ай күтәреп йөргән чаклар куркыныч төш сыман тоела. Өйгә чыккач әкренләп утырырга, басып торырга, сул кул белән ашарга өйрәнде, хәтта "тәпи китте", теле дә ачылса... Яңадан көчле рухлы Кеше булуын исбатлап, “инде бу сынауны да җиңәм”, дип көрәшеп яши. Тормышны бик яратканга микән, Ходай әниебезнең гомерен саклап калды. Барыбыз өчен дә зур бүләк булды бу, Аллага шөкер!”




Шулай ук әнисе көндәлегеннән дә бер хатирә белән уртаклашкан ул:

"...Хәерчелек басты, муеннан бурычка баттым. Ул бурычлар, элмәк сыман, торган саен сулышны катырак кыса. Ни балаларга, ни үземә өс-баш юнәтерлек мөмкинлек юк, колготки, носкилар алырга да кот чыгып тора. Өс-башың кешечә булмагач, кеше арасына керергә дә оят. Ул арада оны бетә, мае бетә, писүге бетә... Булдыксызлыгым өчен үземне сүгәм, аз гына да ярдәм күрсәтәсе дип белмәгән Рәфәгатьне сүгәм; киләчәк буынны – талантлы балаларны хәерчелектә яшәргә мәҗбүр иткән хөкүмәтне сүгәм. Уйлап карасаң, бер рәхәт күрмичә гомер үтте дә китте. Ялгыз тормыш өстерәүләре шулхәтле авыр! Җитмәсә, авыруым да елдан-ел баса. Аллага тапшырдык!"

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ