Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфәт Зиннуров: “Узган ел әбигә ясаган бүләк 10 елга җитәрлек булды”

10 Июль 2017 1692
8 июль көнне Зөлфәт Зиннуров өчен икеләтә бәйрәм булган. Кечкенә кызы Зифага – 1, әбисе (хатынының әнисе) Розага – 60 яшь тулган.
– Зөлфәт, кызың белән әбиеңә (хатынының әнисе) нәрсәләр бүләк иттең?

– Кызыма бүләк: торт, шарлар, бәйрәм рухы. Тагын нәрсә бирәсең инде? Хәзерге вакытта аның бөтен әйбере дә бар бугай. Әбигә бүләк итеп үзебезнең йортта юбилеен оештырдык. Чәчәк белән каршы алдым. Аңа иң зур бүләк узган ел булды инде. Туган көненә – онык, Зифаның тууы. Әле шундый бүләктән соң минимум 10 ел бүләк бирмәскә була (көлә).

– Әбиеңә “әни” дип эндәшә алыр идеңме?

– Әбигә “әби” дип эндәшәм мин. Безнең якларда “әби” дип күнегелгән бит. Ә менә Яшел Үзән якларында “әни” дип әйтәләр икән. Әгәр дә мин шул якларда үскән булсам, “әни” дип эндәшер идем. Ничек күнегәсең инде...

– Ә сиңа кем ди?

– “Зөлфәт”, йә “кияү”, ди. Безнең бер-беребезгә баллы телләнеп, “Кияү балакаем”, “Әбием-бәгърем” дип төрләндереп торганыбыз юк.

– Роза апаның кайсы сыйфатлары ошый?

– Ул – туры сүзле, “боевой”, җебеп тора торганнардан түгел. Әби минем молодец!


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ