Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфәт Зиннуров: "Койма тотмыйм, капкам да юк"

15 Март 2018 2206
“Башваткыч” тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров белән “Акчарлак” редакциясендә очраштык.
– Зөлфәт, күптән түгел бер хата кылдың. Нинди икәнен барыбыз да белә, бу хакта янәдән сүз кузгатасым килми һәм сине хурладылар. Болай булыр дип уйламаган идеңме?

– Юк.

– Борчылма дип әйтүчеләр булдымы?

– Аллага шөкер, яклап чыгучылар күп булды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да бу гамәлгә толерант күзлектән карады.

– Бу хәлләрдән соң нинди нәтиҗә ясадың?

– Моның ише әйберләр белән шаярмаска икән, дидем.

– Машина синең өчен дәрәҗәме?

– Юк. Бар шундый кешеләр – фатиры юк, әмма затлы, 5-6 миллион сумлык машинасы бар. Мәгънә кайда соң монда?! Машинам эш өчен кирәк, микроавтобус.

– Машинаңа күпме китә? Газда йөрисеңме?

– Солярка. Бер литры – 42 сум. 2017 елда соляркага 100 меңнән артык (телефонына язып бара икән) акча киткән, әз түгел бит.

– Ыштаның да җитмәс монда.

– Нишләтәсең инде...

– Хатын аңлыймы соң, ашамыймы?

– Хатын-кызның бөтенесе бер­төрле инде ул. Һәр хатын-кыз: “Теге кирәк, бу кирәк!” – дип чукып кына тора.

– Никах вакытында нинди хис­ләр кичердең? Аллаһы Тәгаләдән нәрсә сорадың?

– Бәхетле булуымны! Никахны Мәлик хәзрәт укыды.

– Хатының кайсы яктан?

– Чаллы кызы.
– Әти-әниләре кемнәр?

– Әнисе – икътисадчы, әтисе – Россия­нең һәм Татарстанның атказан­ган спорт мастеры, автокросста «Багги»да 8 тапкыр Россия чемпионы, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, полиция полковнигы Бәдретдинов Фәрит Таҗи улы. Бүгенге көндә «КАМАЗ-мастер»да баш инженер.

– Кияү буларак син нинди, алар белән уртак тел таптыңмы?

– Аллага шөкер, яхшы кияүдерме-юкмы, ләкин кызларын рәнҗетмим, кыйнамыйм, оныкларын яратам.

– Ничә бала әле синең?

– Икәү. Балаларны яратам, алар белән вакыт үткәрергә тырышам, китаплар укып утырабыз. Олысы Зәлиянең (6 яшь) теле бик иртә ачылды, яшь ярымда такылдый иде. Зифага яшь ярым, әле нигәдер бик ачылып китә алмый.

– Хатының кем булып эшли?

– Балалар стоматологы, әлегә декретта.

– Гөлназның нинди булуын теләдең?

– Балаларыма яхшы әни булуын. Йөргән вакытта кызларның пөхтәлегенә карыйсың. Мин вакчыл кеше. Әни әйтә: “Вак бет”, – ди. “Бар, хатын-кызлар сыман вакланып йөрмә әле”, – ди.

– Нәрсәгә бәйләнәсең?

– Иң бәйләнә торган әйберем: өстәлдә ипи ачык килеш калса. Кибеп тора. Шуңа ачуым килә.

– Ә ник үзең капчыкка тыгып куймыйсың?

– Куясың инде, ләкин син каяндыр кайттың, раковинада табак-савыт өелеп тора – җенем сөйми. Вакчыллыктыр. Кеше сукмак көри, мин өй киңлегендә кар көрим. Кар явып тора, чыгып көрәп торам. Кар яуганда иртә белән күп булмасын дип төнлә дә чыгып көри алам.

– Җырчылар арасында чын дуслык була алмый, диләр...

– Нигә булмасын, була торгандыр ул! Минем җырчылар арасында җан дустым юк бугай. Башка өлкәдә бар. Автоэлектрик булып эшләүче дус егетем бар. Яхшы бер дус егетем заводта эшли, ракеталар җитештерә. Берсе – эшмәкәр.

– Яңа җырларың юк соңгы арада.

– Берничә җыр яздырдык, бер­ничәсе эшләнеп ята. Аларны ишет­терү өчен акча кирәк. Радиога бирәм дисәң – акча, телевидениега бирәм дисәң – клип, худсоветтан үтәргә, үткәч тә клибың өчен түләргә һ.б.
– Акча жәллисеңме?

– Жәллим. Акчаны башка әйбергә тотасым килә. “Болгар” радиосында хит-парадта катнашу өчен әллә 30 мең түләргә кирәк инде... хәтерләмим...

– Нинди акчага яшисең?

– Юбилейлар, туйлар.

– Бизнесың бармы?

– Бар инде бәләкәй генә, нәрсә икәне кирәкми.

– Туйлар булмаса нишлисең?

– Тешеңне тешләп түзәсең, җыел­ган акчаңны туздырып торасың.

– Картаябыз бит, киләчәгеңне уйлый­сыңмы?

– Уйлыйм. Уйламасаң яшәве рәхәтрәк, чәчең дә агармый (Зөлфәт 1982 елгы). Койма тотмыйм, капкам да юк. Костюмнар да тектермим, клиплар да төшермим. Алар бер көнлек, бүген бар, иртәгә юк. Бар бит шундый кешеләр – акча эшләгән саен өенә тыга: 10 меңлек диван урынына 100 меңлеген ала. Ләкин ул бит сиңа киләчәктә акча китерми, популярлыгың беткәч, 100 меңлек диваныңны кочаклап елап ятып булмый бит инде. Диваныңны сата да алмыйсың.

– “Минем тапшыруны тартып алды бу”, – дип, Җәвит сиңа рәнҗеп калмадымы икән?

– Юк инде. Кискен рәвештә: “Башваткыч” тапшыруын алып барырга кирәк!” – дип чакырып алдылар. Җәвит абый китә, диделәр.

– Җәвит белән кычкырыш булмадымы?

– Юк.

– Зөлфәт, соңгы вакытта нинди китап сатып алдың? Укыганың бармы? Дөресен әйт әле...

– Дөресен әйтәм, балага сатып алдым. Үземә сатып алганны хәтерләмим.

– Китап укырга вакытың юкмы?

– Суфиланып утырмыйм – юк. Күптән китап укыганым юк.

– Теләк тә юкмы?

– Кайвакыт уяна ул. Соңгы тапкыр интернеттан Галимҗан Ибра­һимовның “Адәмнәр”ен, Аяз Гый­ләҗевның “Тәрәзәләр”ен укыдым.

– Камил Кәримов: “Бөтен кеше дә китап укырга тиеш түгел!” – ди.

– Укуның начар ягы да бар, кеше шул фикер белән яши башларга мөмкин, анысы куркыныч. Язучы бит сиңа үз фикерен тага. Син анализлап үз фикереңне тудырырга тиеш. Әмма кеше анализламыйча китаптагы фикер белән яши башларга мөмкин. Дөресме-юкмы икәнен кем белгән әле аның?!
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ