Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфәт Зиннуровның ак күлмәге Башкортстанда сафлыгын ничек югалткан?

11 Январь 2017 916

Бервакыт Зөлфәт Туймазы якларына гастрольләр белән килде, ә мин ул вакытта шул районның бер авылында яшәүче апамда кунакта идем. Көндез апам тәбикмәк пешерде һәм Казан артистын кунак иттек. “Ак күлмәгем пычранды, кунакханәдә аны юарга уңайсызрак, кыен булмаса, юып, концертка килгәндә алып килмәссең микән?” – ди Зөлфәт. Ничек каршы килим инде? Зөлфәтне озаттым да, күлмәкне юып, саф һавага кибәргә элеп куйдым. Язгы көн, тиз арада кибәр дидем. Бераздан чыгып күз салсам... Чыпчыклар йомышларын “йомышлап” китмәсенме! Күлмәкнең ак җире дә калмаган! Яңадан юып, тиз арада үтүк белән киптерергә булдым. Апам киңәшләрен биреп тора: “Марля аша үтүкләсәң саргаймас”. Әмма марля таба алмыйм бит әле... “Ак яулык кына бар, шуны куеп булса да үтүклә...” – ди. Тиз генә күлмәкне үземчә киптердем. Карасам, ак яулыкның вак кызыл чәчәкләре күлмәккә йоккан. Тиз генә күлмәкне тагын бер кат юдым, әмма кайбер урыннарында чәчәкләре барыбер калды. Ни булса булыр дидем дә, кичен Зөлфәткә күлмәген тапшырдым. Зөлфәт карады да, чәчәкләрне күреп: “Зәйнәп, кызыл иннегең күлмәккә буялган”, – ди. “Зөлфәт, гомердә дә иренне кызылга буямыйм, гримеркада пычрангансыңдыр”, – дим. 

Ул көнне тамаша залында апам белән концерт карадык. Зөлфәт сәхнәгә чыккан саен көләсе килә: әле бит көндез генә ул кигән күлмәккә чыпчыклар...

 Зөлфәт – бик кешелекле һәм кече күңелле. Бу сыйфатлары өчен аны аеруча хөрмәт итәм. Ә тагын миңа исем кушканы өчен дә аңа рәхмәтлемен. Милләтпәрвар Зөлфәт: “Минем дуслар арасында рус исемле бер кеше дә юк, шуңа да, менә сиңа өч исем, ошаганын сайла: Зәлия, Зөлфия, Зәйнәп”, – диде. Озак уйлаганнан соң, Зәйнәпне сайладым. Казанга килгәч, Зөлфәт мине   “Кол Шәриф” мәчетенә алып барды һәм рәсми рәвештә Рөстәм хәзрәт миңа шул исемне кушты. Хәзер инде элеккеге исемем – “Зоя” дип бик сирәк эндәшәләр. Хәтта татарча бер авыз сүз белмәгән дусларым да, ягымлы итеп, “Зәйнәп” ди.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ